Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төньяк Осетиядә хезмәт итүче Хуҗа Хәсән егете биш айлык сеңлесе белән очрашуны өзелеп көтә

Халыкара гаилә көнендә район ЗАГСы әйтерсең лә бәби исе белән тулды. Бу көнне биредә икенче, өченче балаларын алып кайткан дүрт гаиләгә тантаналы төстә Ана (гаилә) капиталына сертификатлары тапшырылды.


Гаилә - ул һәркем өчен җылы учак. Без шатлыгыбыз булса да, кайгы-хәсрәт килсә дә, иң якын кешеләребезнең җылысын тояр өчен гаиләбезгә сыенабыз. Гаиләнең дәвамчылары- балалар. Буыннар чылбырын дәвам итүчеләр дә, киләчәктә әти-әнинең таянычы да алар. Һәр көн җиребез күгендә кояш калка һәм бата, көннәрне төннәр, айларны еллар алмаштыра, тормыш агымының һәр мизгелендә гаҗәеп могҗиза тормышка аша: кеше туа. Әлеге очрашуның сәбәпчеләре дә әле бу көннәрдә генә якты дөньяга авыз салган сабыйлар. Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Рафия Гайнуллина чыгышын әнә шулай дип башлап җибәрде һәм безне тантана кунаклары белән таныштырды.



Иске Чәчкаб авылында яшәүче Зөлфия һәм Әнәс Галиуллиннар, абыйсы Зөлфәткә, апасы Әминәгә сеңелкәш итеп, нәни Камиләне алып кайтканнар. Зөлфия район мәгариф бүлегендә, Әнәс район Советында шофер булып эшли. Авылдашлары- Илсия белән Дамир Фәхретдиновлар гаиләсенә 11 апрельдә икеләтә шатлык килгән: игезәкләре Илмаз белән Илназ якты дөньяга аваз салган. Ун яшьлек уллары Дәниф әнә шулай итеп берьюлы ике энекәшенең абыйсы булган да куйган! Шатлыкларынын уртаклашырга ЗАГСка Илсиянең хезмәттәшләре - район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре килгән иде. Китапханәчеләр тагын бер хезмәттәшләрен котладылар әле бу көнне. Иске Тәрбит авылындагы китапханәче Лариса Васильева да өченче тапкыр әни булган бит! Автобус шоферы булып эшләүче тормыш иптәше
Владислав белән хәзер алар күп балалы гаиләләр сафында. Мәктәптә укучы уллары Сергей белән Константинга күптән сеңлекәш сорап аптыратканнар инде. "Нәни Дарьяны кулларыннан да төшермиләр",- ди әнә әниләре. Хуҗа Хәсәннән Муллиннар гаиләсе дә тырыш, тәртипле гаиләләрнең берсе. Гаилә башлыгы Михаил читкә китеп эшли, хатыны Венера халыкка сәүдә хезмәте күрсәтә. Олы уллары Павел хәзерге вакытта Төняк Осетиядә Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. Игорь белән Эльвиналары мәктәп яшендә. Гыйнвар салкыннарында туган Софияләре өйнең кояшы, барысы да бәби тирәсендә бөтерелә. дөньяга авыз салган.
-Павел армиядән көзгә генә кайта әле. Сеңлесен күргәне юк әле, фотодан гына күреп белә. Телефоннан сөйләшкән саен бәбине сорый, мин кайтканчы үсмичә торсын әле, кечкенә чагын күрәсем килә, дип шаярта.,-ди Венера ханым.
- Гаиләдә һәр бала үз бәхете белән туа, диләр. Сезнең дә балаларыгыз гаиләләрегезгә бәхет, куанычлар алып килсен. Гаиләләргә игътибар зур хәзер. Чөнки ныклы гаилә - ил терәге. Без, район җитәкчелеге дә, демографияне үстерү ягында.Шуңа да сезгә ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзербез. Сабыйларыгызга бирелгән Ана капиталы матди хәлегезне тагын да ныгытсын, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гаиләләргә балаларының туу турында таныклыкларын, ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырып.
Ә әти-әниләр балалары туу турындагы актлар язуына имзаларын куйдылар. Аларга сабыйларының беренче рәсми документы - туу турында таныклыклары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төньяк Осетиядә хезмәт итүче Хуҗа Хәсән егете биш айлык сеңлесе белән очрашуны өзелеп көтә