Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урманнарга керсәң, сызгырып кер

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен "Кайбыч урманчылыгы" Татарстан Республикасы дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе-урманчысы Хаффазов Илгиз Хаффаз улы Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.

Районның баш урманчысы Илгиз Хаффазовка Хөкүмәтнең әлеге зур бүләген Урманчылар көненә багышлап 15 сентябрьдә "Корстон" күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.Ул көнне анда республиканың барлык төбәкләреннән алдынгы урманчылар җыелган иде. Тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.Төбәгебезнең урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Фиргать Каюмов, Владимир Быков, Ирек Лотфуллин, Ирек Гыйбадуллин, Марат Закиров, "Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы" директоры Фәнис Гыйльметдинов та бәйрәм кунаклары булдылар. Алар тантанадан күтәренке кәеф белән кайтты: республиканың урман хуҗалыкларына бирелгән 38 УАЗ машинасының икесе "Кайбыч урманчылыгы"на бирелде бит.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Илгиз Хаффазовның урман хуҗалыгы тармагында эшли башлавына быел нәкъ илле ел тулган. Ярты гасыр дәвамында табигать сагында торучы фидакарь җан Кайбыч урманчылыгының данын еракларга күтәрде. Кайбыч муниципаль районында Россия һәм Европа дәрәҗәсендәге "Россия имәнлекләре" проектын тормышка ашырырга җыенулары да шуны раслый. Сүз Федоровскоеда эре фәнни-производство үзәге төзелеше турында бара. Илгиз Хаффазович әйтеп узганча, бу проектны тормышка ашыру өчен якынча 550 миллион сум акча кирәк булачак. Финанслауда Федераль урман агентлыгы һәм Татарстан катнаша.

-- Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы- Татарстан Республикасындагы иң эре урман хуҗалыкларының берсе. Урман фондының гомуми мәйданы 25292 гектар тәшкил итә. Урман хуҗалыгы составына Балтай, Бәрлебашы, Күгәй, Урсак участок урманчылыклары да керә. Питомникларыбызда ел саен өч миллион тө имән, чыршы, каен, нарат, акация, өрәңге, тупыл һәм башка агачларның үсентеләрен үстереп, республика районнарын да тәэмин итәбез. Максатыбыз- яшел бишегебезне саклау, аны тагын да үстереп, киләчәк буыннарга бай мирас калдыру. Белгәнегезчә, Кайбыч урманнары үзенең имәннәре белән данлыклы. Петр патша боерыгы белән безнең имәннәрне корабльләр төзү өчен күпләп кисүләре тарихтан билгеле. Бу урманнар гасырлар дәвамында Россия флотына хезмәт иткән. Проект Кайбыч имәннәренең данын еракларга тарату, Россиядә имәнлекләрне торгызу максатында тормышка ашырыла. Әлбәттә, безнең җирлектә шушы ел ахырларына таба башланачак зур төзелештә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме зур. Президент урманчыларның табигать сагында торуын бик яхшы аңлый, чөнки үзе дә атаклы урманчы Нургали ага Миңнехановның улы, урманнарны сакларга, баетырга кирәклеген балачагыннан тоеп үскән . Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган киңәшмәдә Федераль урман агентлыгы җитәкчесе Владимир Масляков та үз чыгышында үзәкне нәкъ менә Кайбычта төзелүнең отышлы булачагын әйтте. ,-ди Илгиз Хаффазович.

Кайбыч урманчылыгында әзерләнгән имән чикләвекләре Россиянең төрле почмакларына орлык сыйфатында озатыла. Кайбыч- Татарстанда йөзъяшәр имәнлекләр сакланган бердәнбер урын. Алар арасында 350 елдан артыграк үскәннәре дә бар. Имән орлыгын җиде-тугыз елга бер бирә икән, ә имән утыртырга орлык ел саен кирәк. Имән чикләвеген гади юл белән саклавы читен, ә суыткычта биш ел сакларга була. Шуңа да имән чикләвекләре өчен зур суыткычлар төзергә булганнар Фәнни-производство үзәге төзелгәч,.Кайбыч урманчылары Россиядә имәнлекләр үстерү өчен урманчылыкларны ябык тамыр системалы үсентеләр белән ел әйләнәсе тәэмин итә башлаячак. Бу идеяне аларга Дрездендагы техник университет белгечләре җиткергән. Былтыр алар үзләре дә, Кайбыч урманчылыгына килеп, безнең урманнарны күреп сокланган. Россия урманчыларына тәкъдим ителүче ысул үзләрендә киң файдаланыла икән. Технология серләре белән уртаклашырга вәгъдә иткәннәр, ә идеяне тормышка ашыру өчен гигант суыткыч-ангар корылмасы кирәк. Әнә шулай Дрезден галимнәре һәм урман үстерү серләрен биш бармагыдай яхшы белүче практик Илгиз Хаффазов бер-берсе белән аңлашу тапкан. "Россия имәнлекләре" фәнни-җитештерү үзәге тулы бер комплексны үз эченә алачак: анда суыткычлар да, питомниклар да ,фәнни лабораторияләр, кунакханә комплексы, укыту класслары һәм башкалар да булачак.

Кайбыч урманчылыгында төзеләчәк фәнни- производство үзәге имәнлекләрне торгызу буенча дөньяви белемнәр һәм тәҗрибә туплауда халыкара мәйданга әйләнергә тиеш. Илгиз Хаффазович әйткәнчә, республика җитәкчелеге ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына проект-смета документларны эшләргә кушкан, акча бүленгән, бу үзе генә дә якынча 15 миллион сумга төшәчәк. Димәк, хәзер уйлаганнарны тормышка ашырасы гына кала. 4 октябрьдә Казаннан ике проектлаучы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле һәм "Кайбыч урманчылыгы" җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Хаффазов башта Швециягә, аннан соң Польша, Чехославакиягә китәчәк. Максатлары- Кайбычта төзеләчәк үзәк өчен җиһазлар карап кайту, алар тәҗрибәсен өйрәнү. Димәк, "Кайбыч урманчылыгында җитештерелгән" дигән марка сугылган товарларның дөньяга чыгуын көтәсе генә кала. Бу туган ягыбызның данын тагын да еракларга тарату да әле.

"Урманнарга керсәң, сызгырып кер,

Шауламаган агач калмасын"-,

- дип җырлый халкыбыз. Баш урманчы Илгиз Хаффазов кул астында эшләүчеләр дә урманнар гел шаулар торсын өчен армый-талмый эшли. Алар табигатнең тере һәйкәлләрен саклаучылар.

Фото ТР Хөкүмәте порталыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч урманчылыгы”

2
X