Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Утырыш үткәрелде

Бүген Кайбыч муниципаль район Советының 19 нчы утырышы үткәрелде.

Әлеге утырышның көн тәртибенә кертелгән беренче мәсьәлә буенча чыгыш ясаган район финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова депутатларны агымдагы елның беренче кварталында бюджет үтәлеше белән таныштырды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, бу вакыт аралыгында финанс органы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан коллегия утырышында куелган мәсьләләрне хәл итүгә йөз тотып эшләгән. Беренче кварталда консолидацияләнгән бюджетка 51 миллион сумнан артык акча кергән. Бу- планның 26,6 процентын тәшкил итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин физик затлардан җир салымын җыюны активлаштыру бурычын куйды. Бу төр салым җыю планы үтәлмәгән өчен Казанда 25 апрельдә узган җыелышта Кайбыч тәнкыйтькә дә эләккән. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров капиталь ремонт, юллар төзелеше, спортны үстерүгә өстәмә финанслау кирәк булачагы, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова муниципаль хезмәткәр турындагы нигезләмәгә кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде. Утырышта район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең яңа составы расланды. Хәзер аның белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Фатыйм Бикбова җитәкчелек итәчәк. Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия