Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җырчы Алинә Давыдова һәм аның әтисе авылдашларын «Кайбыч таңнары»на яздыртты

«Гөбенә» Сабантуенда очраштык без алар белән. Әле яз башларында гына әтисенең туган авылы Иске Тәрбит авылында бушлай концерт куеп киткән Алинә милли бәйрәмгә дә җырларга кайткан иде. Кайбыч хәбәрләре белән газетабызның "Вконтакте" группасында даими танышып баручы җырчы "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең "Туганнарыңны газетага яздыр", "Әти-әниеңне яздыр" акциясе игълан ителүе турында бездән ишетте....

-Үзем Казанда туып-үссәм дә, каникул вакытларында гел Иске Тәрбиткә кайта идем. Бу авылның кешеләрен дә, табигатен дә яратам. Матбугат кешегә рухи азык бирә, шуңа үзем дә газета-журналлар укырга яратам. "Кайбыч таңнары" минем дә иҗатымны яктырта, сездә тырыш журналистлар эшли, сайтыгыз да район яңалыкларына бай. "ТАТМЕДИА" акциясенә кушылам, хат ташучы ярдәмгә мохтаҗ кешене яздыртыр,- диде яшь җырчы.

Кызының иҗатын үстерү өчен янып-көеп йөрүче әтисе Олег та бу акциянең бик кирәкле чара икәнлеген әйтеп узды һәм хат ташучыга акча калдырды. Иске Тәрбит авылы хат ташучысы Лилия Давыдова Давыдовларның хәйрия акчасына Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Елизавета Наумованы, балачактан инвалид Михаил Степановны, ялгызы гына яшәүче өлкән яшьтәге кеше Николай Шәймиевны район газетасына яздыртуы турында хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җырчы Алинә Давыдова һәм аның әтисе авылдашларын «Кайбыч таңнары»на яздыртты