Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров Кайбычта урып-җыю барышына уңай бәя бирде

    Кайбыч кырларын куәтле техника иңли. Кыр кораблары талгын җилдә дулкынланган иген диңгезендә йөзә. Уҗым культуралары игенчене мул уңышы белән сөендерә.

    Районда урып-җыюның барышы белән танышырга "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров һәм аның урынбасары Камил Галиев вертолетта килде. Алар башта "Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе" эшчәнлеген карады. Эш барышы белән предприятие директоры Илгиз Моглиев таныштырды.
    - Без дүшәмбедән башлап яңа уңыш ашлыгын кабул итә башладык. Автомобильләрдәге иген иң элек лаборатор тикшерү уза. Тәҗрибәле лаборантлар аның дымлылыгын, чүплелеген ачыклый, классын билгели. Машиналар, автоүлчәгеч аркылы үтеп, игенне бушата. Ашлык тиешле дымлылыкка кадәр киптерелеп, саклыкка салына. Безнең предприятие барлыгы 60 мең тонна иген кабул итәргә сәләтле, - диде ул.
    Казан вәкилләре аннан соң, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә, вертолетта иген басуларын күзәтте. Чүти авылы кырында төштеләр, анда филиал җитәкчесе Юрий Осипов һәм белгечләр белән очраштылар.
    - 171 гектар мәйдан биләгән "Казанский-560" сортлы көзге бодай игелүче әлеге кырда һәр гектардан 33 центнер уңыш алына,- диде Юрий Осипов. - Биредә унбер комбайн эшли. Машиналар ашлыкны ындыр табагына берөзлексез ташып тора. Бездә бөртекле культуралар 5430 гектар мәйданны били. Шуларның 2622 гектары көзге культуралар, 2808ен сабан культуралары тәшкил итә. Механизаторларга хезмәт хакы түләү тәртибе, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре урып-җыю башланганчы ук җиткерелде, янгын сүндерү чаралары, махсус кием һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин ителделәр.Егетләр һәр минутны файдалы эшкә сарыф итәргә тырыша. Һава шартлары мөмкинлек бирсә, эшне озакка сузмаска исәп.
    - Кайбыч кырларында урып-җыю тулы көченә бара. Алга таба да эшне шулай зур оешканлык белән дәвам итегез, - диде Иван Егоров.
    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әңгәмәгә кушылып болай диде:
    - Төп максатыбыз - бөртеклеләрдән 100 мең тонна икмәк җыеп алу. Без үткән елларда да үз алдыбызга бу бурычны куеп эшләп килдек, ләкин һава шартларының коры, яңгырсыз булуы максатыбызга ирешергә мөмкинлек бирмәде.
    Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов та районыбызда урак барышыннан канәгать булып китте. Ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, үсемлекчелек буенча консультант Илһамия Нигъмәтҗанова белән берлектә Колаңгы янындагы борчак, Федоровскоеда шикәр чөгендере басулары карады. Багайда җәмгыять җитәкчесе Рифкать Басыйров каршы алды.
    - Әлеге кырда без уҗым бодае чәчкән идек. Хәзер генә комбайннар урып бетереп, икенче кыр­ га күченә башлады. Бодайның һәр гектары 39 центнер уңыш белән куандырды. Эштә бернинди дә тоткарлыклар юк, ремонт бригадасы да оештырылды, - диде ул.
    Аннан соң, "Подберезье" хуҗалыгының бөртеккә дип чәчелгән көнбагыш, арыш, сабан бодае, рапс кырларында булдылар. Илдус Харисович хуҗалык агрономы Алексей Акмаевтан кайсы басуга нинди һәм күпме күләмдә минераль ашламалар кертелүе, чүп үләненә, корткычларга каршы нинди препаратлар куллануларын сорашты, киңәшләрен бирде.
    Тулаем алганда, Кайбыч кырлары бик әйбәт, нинди генә культураны карасаң да, югары уңыш вәгъдә итә. Министр урынбасары да шул фикердә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: