Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Ак Барс Кайбыч-1” (“Заволжье») җәмгыятендә узган алдынгылар слетыннан репортаж

    Матур традиция буенча хуҗалыкларда алдынгылар слетлары башланып китте. Аның иң беренчесе "Ак Барс Кайбыч-1" ("Заволжье») җәмгыятендә узды. Слетны уздыру урыны итеп Олы Кайбычтагы кафены сайлаганнар, матур сервировкалы мул табыннар артында җырлар тыңлап бәйрәм итте алар бу көнне.

    Җәмгыятьләрдә хезмәт хакларының вакытлыча тоткарлануы слетны үткәрмәскә бернинди дә сәбәп була алмый. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хезмәт алдынгыларын котлавын әнә шундый сүзләр белән башлап җибәрде. Чөнки авыл хезмәтчәннәре бернинди финанс кризиска да карамыйча, һәр көнне фермага килә, табыннарыбыз мул булсын дип ит-сөтен җитештерә, корылык дип тормыйча, игенен үстерә, уңышын җыеп ала.
    - Авыл хуҗалыгы тармагында беркайчан да җиңел булмады. Бүген сезнең арада утыручыларның күбесе әллә ничәшәр ай хезмәт хакларын түләмәгән чакларны, электрикларга бурычлар булу сәбәпле, кайбер фермаларны утсыз калдырган чорларны да әле онытмаганды, диде ул. - Мин үзем ел ярым берьюлы ике агрофирма белән идарә иткән идем. Яшермим, ул елларда хәзергегә караганда күпкә кыен­рак иде. Бурычлар зур, аны дуңгызлар сатып түли идек, терлек азыгы җитәр-җитмәс булды. Әмма авыл кешесе, нинди генә авырлык булуга карамастан, киләчәккә йөз тотып эшли. Без хезмәт хак­ларын вакытында түләүне җайга салу буенча максатчан эш алып барабыз һәм аның уңай чишелеш табачагына ышанам. Сезнең җәмгыятьтә дә үсемлекчелек, терлекчелек тармагы, шикәр чөгендере үстерү буенча узган елдагы күрсәткечләр начар түгел. 2015 елда Кече Мәмедә ферма ачылу авылда өстәмә эш урыннары булдырырга ярдәм итте. Дөрес, башкарасы эшләр бик күп әле. Кайбер тармакта технологияне яхшыртырга, эшкә карашны үзгәртергә кирәк.
    Җәмгыять директоры Илгиз Саттаров чыгышыннан күренгәнчә, былтыр игенчеләр 19180 тонна иген җыеп алган, бу 2014 ел күрсәткеченнән 10 процентка артыг­рак, уңдырышлылык һәр гектардан 24,3 центнер. Кыш­лату чорына бер баш терлеккә 37 центнер мал азыгы әзерләнгән. Төрле авылларда 12 фермалары бар. Сөтне 2014 ел күрсәткеченнән 265 тоннага артыграк - 4953 тонна җитештергәннәр. Ә ит җитештерү күрсәткечен, киресенчә, 30 тоннага киметкәннәр. Терлекчелекне табышлы итү өчен файдаланылмаган мөмкинлекләре зур булуын үзләре дә таный.
    - Бүгенге көндә без көн саен 250 мең сумнан артыг­рак суммага сөт тапшырабыз. Бу сумманы бермә-бер арттыру максатын куеп эшлик. 2016 елда үсемлекчелек продукция­се сатудан 224 миллион сум, сөт сатудан 92 миллион сум акча эшләүне максат итеп куябыз. Бер сыердан савымны 5800 килограммга җиткерү өчен дә шартлар бар бездә. Авыл хезмәтчәннәренең уртача хезмәт хакы - 16 мең 474 сум, - диде Илгиз Саттаров.
    Хезмәт алдынгыларын котларга килүчеләр арасында "Ак Барс" холдингы генераль директорының киңәшчесе Рафаэль Әбүзәров та бар иде. Ул да авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтен белдерде, язгы чәчүне уңышлы башкарып чыгуларын теләде. Районның баш аграрие Фиргать Басыйров районның терлекчелек буенча республикада буенча беренче унлыкта баруы һәм марканы төшермәскә өндәде.
    Алдынгыларны бүләкләү мизгелләре дә күңелле узды. Кече Мәмедә озак еллар механизатор булып эшләгән Владимр Черновка Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты, ә Кошманнан бозау караучы Люзия Гыйсмәтулинага, Ябалактан ферма мөдире Илсөяр Әхмәтҗановага Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазьләре тапшырылды. Слетны алып баручы Михаил Серяков Люзия ападан фикерләрен сорагач, ул болай дип җавап бирде:
    - Фермада эшли башлавыма икенче елга 30 ел була. Хезмәтемне яратып башкардым, шулай булмаса, бер урында шулкадәр эшли алмас идем. Фермага яшьләр килсен иде, - диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: