Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Ак Барс Кайбыч-3”нең Иске Чәчкаб бүлегендә бөртекле сабан культураларын чәчү төгәлләнде

    Районыбыз кырларында чәчү гөрли. "Ак барс Кайбыч-3" җәмгыятенең Иске Чәчкаб бүлекчәсендә дә чәчү кампаниясенең иң кызган чагы. Бүген, 9 майда, биредә сабан бодаен чәчүне төгәлләп киләләр иде.

    Җитәкчесе Радик Миңнуллин сүзләренә караганда, бу хуҗалыкта сабан культуралары 500 гектар мәйданны били. Шуның 100 гектарын бодай, 230ын - арпа, 170ен - борчак тәшкил итә. Моннан тыш, 400 гектарда чөгендер, 100енә кукуруз чәчәләр.

    Без барганда Рамил Вәлиәхмәтов тракторына таккан чәчү агрегатында Алмаз Шәмсетдинов, Ринат Тлепов, Айдар Сабиров совхоз ягындагы юл буендагы басуда бодай чәчәләр иде.

    --Чәчүгә 3 майда чыктык. Кырларда тугыз берәмлек техника эшли. Болар - бөртеклеләрнең соңгы гектарлары. Механизаторларыбыз иртәнге 6дан кичке 7гә кадәр кырда. Һәр көнне 45 гектар мәйданда чәчү эшләрен башкаралар. Рәис Шаһиев катоклап бара. Бөртеклеләрне чәчү белән беррәттән, чөгендер басуында эшлибез. Андрей Иванов ашлама сибә, Марат Аллаяров компактор белән туфрак эшкәртә, Георгий Лазарев чәчеп бара. Чәчүче механизаторларыбыз белән беррәттән, агроном Ринат Гыйльманов, бригадир Илнур Гыйсмәтуллинның да кырдан кайтып кергәннәре юк. Алар, чәчелгән участокларга казыклар кагып, билгеләп бара. Авыл хуҗалыгы институтында укучы егетебез Рәнис Газыймҗанов та, елдагыча,чәчүдә булышырга дип, практикага кайтты, - диде Радик Миңнуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: