Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Ак калфак» оешмасының Кошман авылы бүлекчәсе язучылар белән очрашу оештырды

    - Кошманнан без күңел җылысы алып китәбез. Авылыгыз бигрәк ошады, - диде язучы Гөлсинә Галимуллина. Бу сүзләргә Гөлүсә Шаһбан да кушылды.

    Кошман авылында "Ак калфак" оешмасының аерым бүлеге оешуын, андагы ханымнарның бик актив эшчәнлек алып баруын газетабызның алдагы саннарында язган идек. Инде менә "Күгәрчен оя корганда", "Томанлы төн", "Ефәк кулъяулык" кебек популяр китаплары булган, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тормыш юлына багышланган "Алтын ачкыч" китабы авторы Гөлсинә Галимуллина һәм "Кабатланмас безнең сөюләр" китабы авторы Гөлүсә Шаһбан белән очрашуны да нәкъ менә кошманлылар оештырды. Резидә Сайранова интернет челтәре аша язучы белән элемтәгә керде, китапханәче Гөлия Сафиуллина киләсе кунакларның иҗатларын тулысынча өйрәнеп, очрашу сценариесен әзерләде, Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина һәртөрле оештыру эшләрен үз өстенә алды. Әлбәттә, очрашуга халыкның килүе дә бик мөһим иде. Ни ди­сәң дә, язгы эш вакыты бит. Кошман китап укырга ярата торган халык булып чыкты, тамаша залында ак яулыклы әбиләрне дә, кече яшьтәгеләрне дә күрергә була иде. Үзләренең укучыларын бу очрашуга оештырып җибәргән Кошман һәм Борындык мәктәбенә дә, мөрәлелеләргә дә зур рәхмәт.
    Гөлсинә Галимуллина үзе дә гомере буе район газетасында эшләгән журналист. Беренче китабын суррогат ана белән танышканнан соң яза. Бер тарихка икенчесе өстәлеп, шуннан башка әсәрләр языла. Һәр китапта реаль кеше язмышы, чуалган тормыш сукмаклары һәм һәрберсендә татар гаиләсе нинди булырга тиеш, дигән сорауга җавап эзләнә. Чөнки кеше - хатын-кызмы ул, ир-атмы, үзенең гаиләсе белән генә чын мәгънәсендә көчле була ала. Шуңа күрә гаиләләребездә бәхет, иман яшәсен өчен без һәрберебез дә хәлебездән килгәнчә тырышырга тиешбез. Әле күптән түгел генә Бөтендөнья хатын-кызлар форумында катнашып кайтырга туры килде. Анда да нәкъ менә гаилә, бала тәрбиясенә кагылышлы темалар күтәрелүе миндә зур кызыксыну уятты. Чөнки үземнең дә иң зур теләгем - Кайбычта, яшь гаиләләргә ярдәм йөзеннән, "Гаилә мәктәбе" һәм ялгызлар өчен "Танышу клубы" оештыру. Районның киләчәге дә, бүгенгесе дә нык гаиләләргә бәйле бит. Ә бездә аерылышучы яшь гаиләләр дә, өйләнмичә йөрүче буйдак­лар да артып киткән, әнә. Язу­чылар белән очрашуда да гаиләдәге бәхет темасы бик еш күтәрелде.
    Гөлсинә ханым һәм Гөлүсә ханым белән бергә Кайбычка Җәлил хәзрәт Фазлыевның килүен көткән идек. Әмма дини форумда катнашу сәбәпле, баш казый килә алмады. Бәлки инде "Алтын ачкыч" китабы белән таныштыруны көзләргә таба район үзәгендә оештыра алырбыз, дигән нәтиҗәгә килдек. Ул арада кайбычлылар бу китап белән күбрәк таныша торыр?!

    Ә Кошмандагы очрашуга килгән һәркемгә "Ак калфак" оешмасы исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез! Кунакларны да буш итмәдек, алар безгә рухи азык алып килгән булса, без аларны Кошман юкасы белән сыйладык. Безнең җирлеккә генә хас булган бу камыр ризыгын аларның әле беренче тапкыр гына татып каравы икән! Кунак ашы - кара каршы булды, ә иң мөһиме бу көнне һәркем канәгать иде.
    Язучы Гөлсинә Галимуллина:
    Кайбыч районы Кошман авылы белән күңелдә калды. Гажәеп матур яклар! Авылда ике мәчет эшли. Мәдрәсәдә мәктәп балаларыннан алып, өлкән яшьтәгеләр дин гыйлеме нигезләрен үзләштерә. Авыл жирлеге башлыгы Лилия Рәшит кызы егерме ел җитәкчелек итү дәвамында Кошман авылын республикага таныткан. Бу авылга очрашуга барырга җыенып йөргәндә, төзек һәм бик матур авыл ул, дигән иде танышларыбыз. Бу сүзләрнең дөрес әйтелгәнен үзебез күреп, күңел тулы рәхмәт хисе белән кайттык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: