Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • "АК калфак"лар Актанышка җыелды. Фоторепортаж

    «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Актанышта узган күчмә утырышы халкыбызның гореф-гадәтләрен, биюләрен, шул якның күренекле шәхесләрен, авылларның тарихын һәм яшәешен өйрәнүгә - авыл туризмын үстерүгә багышланган иде. Күңелдә матур мизгелләр калдырган искиткеч сәяхәт булды ул!

    Актанышның кунакчыл халкы 13-15 июль көннәрендә 150 кешелек делегацияне якты йөз белән каршы алып, үзен һәрьяк­лап күрсәтте. Әлеге чарага Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән вәкилләр, Таҗикстан, Ашхабад, Австралия, Беларусь, Польша, Казахстаннан ак калфаклы хатын-кызларыбыз җыелды. Анда районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәкъдиме белән Кайбыч районы җирлегеннән ике вәкил: Актаныш кызы - "Кайбыч таңнары" газетасының баш мөхәррире Луиза Сөнгатуллинага һәм миңа катнашу бәхете елмайды. Безне балаларның "Бүләк" лагерена урнаштырдылар. Бөтендөнья Татар конгрессы каршында эшләүче "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова үзе дә шушы районда туып-үскән. Аның халкыбыз­ның затлы кызы, милләтебез өчен янып-көеп йөрүче шәхес булуына сок-ланып кайттым.
    Кунакларны Актанышның мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән җырлы-биюле композиция белән каршы алдылар. Төшке аштан соң район үзәгендә экскурсия оештырылды. Иң беренче "Туган якны өйрәнү" музеена юл тоттык. Музейда экспонатлар бик күп һәм кызыклы, эчтәлекле экскурсия һәрбарчабызның күңеленә хуш килде. «Балалар иҗат үзәге»ндә балалар үзләренә бик күп төрле шөгыль үзләштерә. Монда декоратив гамәли сәнгать, кисү-тегү, чит телләр, театр түгәрәкләре эшли. Шулай ук Җиңү паркында, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта, "Умыр­зая" балалар бакчасында булдык. Кич Киров авылына юл тоттык, андагы халык театры спектаклен карадык.
    Икенче көнне биш төркем биш юнәлеш буенча авылларга таралышып, татар халкының матур йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштык. Луиза апаны туган авылы Иске Байсар авыл җирлегенә билгеләгәннәр иде. Анда алар электән «земская больница-госпиталь» дип йөртелгән, хәзер профилакторий булган сәламәтлек үзәгендә, мәктәптә булган, Сабантуйга сөлге җыю йоласы белән танышкан, аннан соң Яңа Әлемдә фермерлык хуҗалыгын караган, хәзер инде юкка чык­кан Тимеркул авылы урынына да алып барганнар. Ә безнең төркемнең сәяхәте Яңа Кормаш авыл җирлегеннән башланып китте. Иң элек "Газиз" мәчетенә тукталдык. Аның имам-хатыйбы Мөнәвир хәзрәт үз чыгышында: "Мәчетебездә һәр атна саен җомга намазлары үтә, ә пәнҗешәмбе көнне хатын-кызлар җыела. Балаларны иманга тарту максатыннан, мәчет каршында лагерь да оештырылды, анда укучылар теләп йөри. Җитәкчеләре Нур хәзрәт Хөсәенов" - диде. Кәлтәү, Түбән Карач, Югары Карач авыллары тарихы белән танышканнан соң, Мари Суыксуы һәм Татар Суыксуы авылларына юл тоттык. Бу авыллар урынында элек кеше аяк басмаган урманлык булган. Мари милләтендәге кешеләр, эзәрлекләүләрдән качып, шушы төбәккә килеп урнашкан. Урманнарны төп­ләп, уңдырышлы туфракта басу-кырлар булдыралар. Тирә-якта авыллар юклык­тан, мариларга үзләренә генә яшәү авыргарак туры килгән. Шуңа да алар татарларның килеп урнашуына каршы булмый. Бу 1700 еллар тирәсе була. Татар Суыксуына нигез салынган чор әнә шушы еллар дип исәпләнә. Марилар алдан килеп урнашып, авыл Суыксу дип йөртелгәнлектән, татар авылы Татар Суыксуы, ә мари авылы Мари Суыксуы дип йөртелә башлый. Татар Суыксуының беренче кешеләре төрле авыллардан күчкән крестьяннар була.
    Мари Суыксуының "Йушто-Памаш" чишмәсендә безне "Шии Памаш" ансамбле каршы алды. Төрле дару үләннәреннән әзерләнгән чәйләр белән сыйлап кына түгел, шушы үләннәр җыелган кечкенә капчыкны безгә дә бүләк иттеләр.Татар Суыксуы авылында килен төшерү һәм балага исем кушу йолалары белән таныштык. Без бу авылларда ике милләт вәкилләренең дус-тату яшәвен күрдек.
    Юлыбыз Теләкәй авылына дәвам итте. Монда без "Орчык өмәсен" карадык, җырлап-биеп күңелле ял иттек. Туризм маршрутындагы барлык авылларда да ипи-тоз, чәкчәк, мул табыннар белән каршы алдылар.
    Биш юнәлеш буенча йөргән аккалфаклылар, Агый-дел елгасында очрашып, теплоходта күңелле ял иттеләр. Теплоходта сәяхәт вакытында мин Татарстаныбызның гүзәл табигатенә тагын бер кат сокландым. Бу көнне "Агыйдел" дәүләт җыр-бию ансамбле бинасын ачу тантанасын, ансамбльнең концертын карадык. Төнлә "Актаныш" күле аша салынган озын басмадан баянчылар белән чыгу, фонтан ачу тантанасы булды.
    15 июль көнне пленар утырышка җыелдык. Әнәк авылына барып, Минтимер Шәймиевның әтисе Шәрип Шәймиев музеенда булдык. Анда безне беренче Президентыбызның апасы, туганнары, авыл халкы каршы алды.
    Актанышта без дару үләннәре, дәвалау үзлекләре белән таныштык, калфак тегү серләренә өйрәндек. Бу якта чыннан да кунакчыл халык яши икән. Аларның "бармаем", "җырлаек", "нәмәгә" дип сөйләшүләре, монда гына пешә торган тәбикмәкләре, үзеннән кечерәкләргә "апаем", "акыллым", "үскәнем" дип эндәшүләре...тиз генә онытылмас әле.
    Йомгаклап шуны әйтәсе килә: без, аккалфаклылар, бу йолаларны сакларга тиешбез. Актанышта күргән йолалар, гореф-гадәтләр, туристларга күрсәтерлек авыллар, тарихи урыннар гүзәл Кайбычыбыз­да да бар. Безнең максат шушы йолаларны саклау, татар халкының яшәешен өйрәнү, аны түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшыру.
    Ак калфаклар киеп, ак алъяпкыч бәйләп,
    Күңелләргә сафлыйк юллыйк без.
    Ак әниләр булып, бердәм-тату яшәп,
    Гомер юлын бергә узыйк без.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: