Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Алар икесе дә иминлек сагында. Абыйлы-энеле Хәялиевларның уртак хезмәт юлы турында укыгыз!

    Форма киеп, погоннарында йолдызлар ялтыратып йөргән, әллә нинди куркыныч җинаятьчеләрне дә кулга төшерә белгән полиция хезмәткәрләре турындагы киноларны егетләр генә түгел, хәтта кызлар да карарга ярата. Герое нинди бит аның! Чып-чын батыр, җиңүче! Андый геройлар телевизор экраннарында гына түгел, үзебезнең янда да яши. Әнә, бер гаиләдә ике формалы батыр ир-ат...

    Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган Фәниснең авылдагы җәйге матурлыкны калдырып, башка классташлары кебек бер дә Казанга чыгып китәсе килмәгән. Ул вакытларда Мәскәү пропискасы булдыру модасы була. Күпмедер вакытын авылда уздыргач, ул да Мәскәүгә китә. Анда төзелеш училищесына укыр­га керә. Әмма туган якның тарту көче нык була шул, язмыш аны яңадан Кайбычка кайтара. Ул арада егетнең армиягә китәр вакыты да җитә. Ике ел Кытай чигендә чик сакчысы булып хезмәт итәргә туры килә аңа. Армиядән кайткан елны Кайбыч эчке эшләр бүлегенең хезмәткәрләр кабул итү чоры була. Язмыш сукмагы аны үзеннән-үзе менә шулай эчке эшләр бүлегенә кертеп җибәрә. Милиция хезмәтендә күпмедер чыныгу алгач, Фәнис Хәялиевны Олы Урсак авыл җирлегенә участок уполномоченные итеп куялар.
    - Яңа гына гаилә корган чагым. Тормыш иптәшем Гүзәлия белән алты айлык улыбызны алып, бер белмәгән чит авылга килеп урнаш­тык. Көн саен авылның бер урамын өйрәнеп кайтам, эш күп. Монда сиңа судья итеп тә, прокурор итеп тә карыйлар. Авыл участковые ул - барлык хокук органнарының бер вәкиле кебек, халык сине шулай кабул итә. Төнлә килеп тә тәрәзә шакыйлар, ял көннәрендә дә эштә булырга туры килә. Яши торган өйнең әле пәрдә-челтәрләре дә эленмәгән, ә син халык иминлеген кайгыртып йөрисең. Шундый бер чор булды, авылдагы алюмин торбаларны урлый башладылар. Каравылчылар белән сөйләшеп куйдым, нидер сизсәгез, шунда ук өйгә шалтыратыгыз! Төнлә телефон шалтырады. Билгеле бер урында караклар торба урларга килгән! Мин тиз генә тордым да, утлы коралымны алып, шунда йөгердем. Урамда кыш, утыз градус салкын... Тик минем башта бер генә уй: ничек тә җинаятьчеләрне качырмаска! Кирәк вакытта коралым да эштән чыкты. Тик аны сиздерү юк, чит милеккә кул салучыларны тотып, тиешле урынга озаттым. Ә иртәгәсен начальниктан каты шелтә алдым, эшне дөрес тәртиптә оештырмаганмын икән... Менә шулай криминал кинолардагы кебек, эшнең төрле чагы булды. Минем бит хәзер авылдагы кушамат та "Участковый". Нишләтәсең, эшләп алган исем... - дип үткән хезмәт юлын искә ала үзе.
    Эчке эшләр хезмәте подполковнигы Фәнис Хәялиев бүгенге көндә Апас районы полициясендә шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы. Олы Урсак авылында хатыны Гүзәлия ханым белән өч ул тәрбия­ләп үстерәләр.
    - Хезмәтемнең уңай ягы - хезмәт хакын вакытында алабыз, - ди Фәнис Хәялиев. - Тырыш хезмәт белән халык арасында абруйга ирешәсең. "Формалы кеше" дигән исеме генә дә ни тора! Әмма полиция хезмәтенә бөтен дөньяң белән бирелергә кирәк. Гаиләгә, шәхси тормышка кайчак бөтенләй вакыт калмый. Горурлыгым - улларым үсә. Минем алар өчен иң үрнәк әти буласым килә. Малайларның үсешендә дә, өлгерешендә дә, физик әзерлегендә дә әтинең гаиләдә "җитмәве" бик тиз сизелә ул! Шулай да улларымның берсе булса да, энекәшем белән мин сайлаган һөнәрне дәвам итүләрен теләр идем.
    Милиция майоры, Кайбыч полиция бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсенең өлкән опер­уполномоченные Радик Хәялиевка тормыш үрнәге инде кечкенәдән әзер була.
    - Абый кебек буласым килү хыялы мине һәрчак ымсындырып йөрде. Җинаятьчеләрне тоту, гел формада булу - алдыма куйган максатларымның берсе иде. Мин барыбер полиция хезмәткәре булам, дип үстем, - ди ул.
    Радик Хәялиев эчке эшләр системасына 2006 елда килә. Полиция эшенең горурланырлык яклары күп булса да, бу - чын ир кешеләр генә уза ала торган шактый тырмалы юл. 2009 елның август аенда Радик Хәялиевка Чечняда хезмәт итеп кайтырга дигән хәбәр килеп ирешә... Андагы күңелсез сугыш афәтләрен бик еш ишетеп торгангадыр инде, Чечня сүзен без әле дә тыныч кына кабул итә алмыйбыз. Бу хәбәрне ишеткән егетнең күңеле ниләр кичергәндер ул чорда. Исән-сау кайтырга вәгъ­дәләр биреп, тәвәкәлли егет. Чечня Рес­публикасының Гудермес шәһәрендә хезмәт итәргә туры килә аңа. Трассаны сак­лау, урманнарда боевикларны сагалап тоту, патруль поч-та хезмәте... Гудерместа уздырган көннәрнең һәрберсе күңел көндәлегендә саклана. "Чечнядан кайткач, тормышка җитдирәк һәм җаваплырак итеп карый башладым," - ди Радик Хәялиев. Хатыны Илсинә, кызлары Наилә һәм Нәргизә белән Иске Чәчкаб авылында бәхетле гомер кичерә ул хәзер.
    Бүген форма кигән Хәялиевлар эчке эшләр системасының җаваплы хезмәткәрләре. Бер гаиләнең бербөтен уллары булып, сафта горур атлый алар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: