Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Алексей Бичарин әнисе һөнәрен дәвам итә

    Замана хатын-кызларының ир-атларныкы кебек тоелган эшләр башкаруына без инде күнегеп барабыз. Нәфис затларның күпчелеге «тимер атны» йөгәнли, хокук саклау органнарында, төзелешләрдә хезмәт куя, хәтта эретеп ябыштыручы һәм автомәктәптә инструктор булып эшләүче гүзәл затларның булуы да мәгълүм. Ә инде ир-атларның хатын-кызларга гына хас дип кабул иткән һөнәрне үзләштерүенә без гаҗәпләнеп карыйбыз....

    Дөрестән дә, Алексей Бичарин Мәлки фермасында савымчы булып эшли.

    - Ә нишләп эшләмәскә ди, аның бер кыенлыгы да юк. Бездә бөтен шартлар да тудырылган, хезмәт хакын вакытында түлиләр, тырышып эшләп, күп итеп сөт саусаң, акчасы да бик яхшы чыга, - диде савымчы ир-егет.

    Алексей бала чагында ук фермага, әнисе Нинага ярдәм итәргә килә торган булган, аннан күреп ул тәҗрибә туплый, эшкә өйрәнә. Шул рәвешле савымчы һөнәренә мәхәббәте уянган тырыш егет үзе дә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач фермада сыер сава башлый.

    - Әнием Нина кырык ел буе савымчы булып эшләде, әтием Лев та терлекче иде, җәй айларында көтү көтте. Хәзер алар икесе дә лаеклы ялда, - диде савымчы әти-әнисе һөнәрен сайлавы белән горурланып. - Гомумән, мин эшне ир-атныкына һәм хатын-кызныкына бүлмим, әнием олы яшьтә булганга, өйдәге сыерны да үзем савам, бакча һәм өй эчендәге эшләрдә дә ярдәм итәм.

    Кияүдә булмаган кызлар колагына сер итеп кенә әйтәм: Алексей әлегә үзенең насыйп ярын тапмаган.

    - Яшь бит әле мин, бары тик утыз тугызда гына! - диде уенын-чынын бергә кушып мәзәкчән савымчы.

    - Алексей Бичарин хезмәттәшләре белән уртак тел табып эшли, тәртипле, тырыш кеше ул. Аны туганнан бирле фермада дип әйтергә була. Ул барлык сыерларның кушаматын белә, барысын да таный. Фермада 300 баш сыер булса, хәтта үз хуҗалары да белеп бетермәгән сөтлебикәләрнең кемнеке булуын дөрес итеп әйтеп бирә. Быел яшь таналарны өйрәтеп, үзенә яңа группа туплады, - диде ферма мөдире Сергей Егоров.

    Район күләмендә үткәрелгән савымчылар бәйгесендә дә дүрт мәртәбә катнаша тырыш егет. Агымдагы елда алдынгылар слетында агрофирма директоры Юрий Осипов аңа диплом белән акчалата бүләк тапшырган.

    - Җиңел түгелдер инде фермада эшләүләре, савымчы һөнәрен сайлавыңа үкенгән чакларың буламы? - дип кызыксынам Алексейдан.

    - Яраткан эш авыр була алмыйдыр ул. Әлеге эшемне егерме дүрт ел башкарам, бер генә тапкыр да үкенгән чагым булмады, мин үземне белә башлаганнан бирле фермада, башка һөнәр иясе булуымны күз алдына да китерә алмыйм. Савымчы - иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Алар табыннарны сыйлы итүдә үзләреннән зур өлеш кертә бит, - диде «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән девиз белән күп еллар элек сайлаган тормыш юлыннан ышанычлы атлаучы Алексей.

    Хезмәт казанында кайнаудан тәм табып, ләззәт алучы әлеге кешегә «Афәрин!» диясе килә. «Эш юк!», дип, һавадан төшкәнне көтеп, вакытларын бушка уздыручы кешеләргә Алексей Бичаринны мисал итеп китерергә була. Барлык һөнәрләр дә яхшы, бары тик җаның теләгәнен сайларга һәм ялкауланмыйча тырышып эшләргә генә кирәк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: