Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Һавада вертолет күрсә, Геннадийның йөрәге әле дә җилкенеп китә

    Авыл өстендәге аяз күкне гөрелдәтеп, күз күрерлек биеклектән очкан дәһшәтле бомбардировщикларның мәгърур шәүләләре һавага караш ташлаучы малайлар күңеленнән тиз генә сызылмады.

    Арада:
    - Их, ат өстеннән төшеп, самолет кабинасына утырып карасаң икән?! - дип хыялланучылар байтак күренде.
    Казаннан кайтып, Иске Тәрбит урта мәктәбендә малайларны солдат хезмәтенә өйрәтүче майор Г.Кузьмин үзе дә 1981 елгы чыгарылыштан җиде яшьтәшнең очучыга укырга теләвен белеп шаккатты.
    Әмма район комиссариа­ты Волгоград өлкәсендәге Качинский хәрби училищесына, истребитель очучысы булырга юлламаны ике Степановка - Кайбыч районындагы Камыллыдан Геннадийга һәм Иске Тәрбиттән Сергейга гына бирде. Тик Казанда - Татарстан хәрби комиссариатында, буй кыскарак булу сәбәпле, Геннадийга гаризаны яңадан язарга туры килде. Юллар Саратов училищесына ялганды. Урынга килгәч, монда хәрби вертолет очучылары әзерләнү билгеле булды. Конкурс тәртибендә, 2500 егеттән 500 курсант сайлап алынды.
    Биредә 1981-1985 еллардагы уку вакыты да тоташ сынаулардан гына торды шикелле. Ягъни, 500 курсантның 400енең генә диплом алу көненә килеп җитүен истә тотсак, ике Степановка сафта калу өчен күп көч түгәргә туры килде.
    Эш урынына билгеләгәндә дә колхозчылар Николай белән Прасковья улы Геннадий Степанов өстенлеккә өметләнмәде. Юлламасын кулына тотып, 1985 елның ноябрендә Одесса хәрби округын эзләп тапты. Штабтан Херсонга аерым хәрби вертолет транспорты полкына очучы-штурман итеп җибәрелде. Тәҗрибәле экипаж командиры, очкычның "яшәү сулышын" гел күз уңында тотучы борт-техник белән бер сүздә булып, "Ми- 8"дә эшли башлады.
    Казанда җитештерелгән әлеге транспорт буш килеш 7 тонна чамасы авырлыкта. 24 сугышчыны сыйдырды. 5 тонна йөкне күтәрде. 3600 литр ягулык салынгач, тукталышсыз 700 чакрым ерак­лыкка очты. Хәрби транспорт, кирәксә, су- гышчыларны таныш булмаган тукталышта калдырды. Аерым нокталарга бомба ташлап, дошманны кысрык­лауда катнашты. Диңгезгә яки далага десант төшерде.
    Вертолетчы башка бурычларны үтәүгә дә тартылды. Мәсәлән, Чернобыль атом электр станциясендә күзәтелгән көтелмәгән шартлауга бәйле рәвештә 1986 елның 26 апрелендә бер сәгатьтә юлга кузгалды.
    Монда Геннадийга кургашын пластинка белән уратылган саклангыч кос­тюм бирелде. Әмма ул, таш тутырылган капчык сыман авыр булгач, өскә киелмәде. Астан ыргылучы күзгә күренмәс нурларга киртә булыр дип, идәнгә җәелде. Иртәнге алтыдан кичке җиделәргә кадәр аяк астында аунады. Ә вертолет өч тонналы ком яки таш төргәген ыргакка эләктереп өскә күтәрелде. Парашютлы йөк 110-130ар метрлы биек­лектән аска ыргытылды. Соңыннан Одесса госпиталендә тикшерү-дәвалау чаралары уздырылды.
    Август аенда курку белмәс Геннадий Степановка боерыкның яңасы бирелде:
    - Әфганстанга 4 вертолетлы звенога очучы-штурман булып барасың! - диделәр. Хәрби вертолетчы Кабулда 50нче катнаш авиация полкында хезмәт итәргә кереште. 1987 елның 10 сентябренә кадәр десантчыларны тауларга, авылларга төшерде.
    Гадәттә, бортка 12-15 сугышчыны утыртты. Аларның һәркайсы аркасына кырыгар килограммлы биштәр асты. Һөҗүм итү, саклану өчен автомат, пулемет, гранатомет, патрон кирәк кадәр алынды. Каршы якның кая урнашуын ачыклау өчен очучы радиоразведкага да еш җәлеп ителде.
    Безнең вертолетлар, истребительләр каршы як тарафыннан бәреп төшерелгәч, Геннадий коткару эшләрендә дә катнашты. Яралыларны, һәлак булучыларны алып кайтты. Билгеле, юлда төрле хәлләргә юлык­ты. Шулай берчакны Паншер тарлавыгындагы һөҗүм вакытында ягулык савыты тишелеп 760 литр керосин агып бетсә дә, калган ике бактагы ягулык белән аэродромга кайтып җитте. Батырлыгы өчен, 1987 елның май аенда, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде.
    Аңа, Кабулның хастаханәсенә эләккәч, әкияттәге кебек, Иске Тәрбит урта мәктәбендә бергә укыган классташы Валентина Никитинаны да очратырга туры килде. Яшьтәше,Чабаксарда медицина училищесын тәмамлагач, Әфганстанга эшкә китәргә батырчылык иткән икән. Нәтиҗәдә язмыш ике сыйныфташны таулар-үзәннәр илендәге палатада күрештерде.
    Кеше ышанмаслык әлеге очрашу 1986 елның декабрь ахырында күзәтелде. Шул вакытта табибларның 5 гыйн­варга кадәр ял итәчәкләре дә билгеле булды. Моннан файдаланып, Геннадий Степанов туган ягына кайтып килергә рөхсәт сорады. Яңа ел күчтәнәче булып, туган авылына кайтты. Моны ишетеп, Валяның әнисе дә килде.
    - Биш йон йомгагы алып килгән идем, - диде ана. - Шуны кызыма тапшыр әле!
    - Ярар.
    Әфганстанда хәрби хезмәте төгәлләнгәч, утлы гарасаттан исән-имин чыккач, Геннадийга 45 көн ял бирелде. Шул вакытта госпиталь башлыгы чибәр, акыллы, эшчән татар егетен кызы белән таныштырырга - ярәштерергә теләде. Матур киләчәк вәгъдә итте.Тик вертолетчы дәрәҗәле каенатага ышыкланып югарыга үрмәләргә теләмәде. Туган ягында сөйгән яры көткәнлекне әйтеп, Камыллыга ашкынды. Казанда төзелеш техникумын тәмамлаган Галина Ананьевага өйләнде. Туйдан соң, Херсонга хатыны белән китте.
    Монда, Украина кызы булып, Лена дөньяга килде. Әмма балага өч ай тулгач, хәрби очучыга чираттагы боерык бирелде. Геннадий 1988 елның октябрендә, "интернациональ бурычны үтәү" дигән фәрман белән Сүриягә җибәрелде. Шул ил солдатларының формасын киеп, Израиль белән ике арада килеп чыккан низагны бетерүдә катнашты. Дөресрәге, радиоэлектрон көрәшкә кушылып, ел дәвамында вертолеты белән хәрби кизүдә торды.
    Утлы нокталарда, хәвефле почмакларда чыныгу алган штурман 1993 елгы Абхазия бәрелешенә дә җәлеп ителде. Грузиянең Кутаиси шәһәренә җибәрелде. Ике тау арасындагы Кадор тарлавыгында өч елга торыр­лык өч атнаны уздырды. 14 вертолетчы белән бергә сугыштан качып килүче меңәрләгән бәлагә таручыны Кутаисига илтте, яки тау­ның аргы ягына чыгарды.
    Херсондагы аерым хәрби вертолет транспорты полкында хезмәт итү вакыты, кенәгәдә 2600 сәгатьлек очышны теркәтеп, 1995 елның маенда өзелде. Аннары, гадәттән тыш хәлләр вакытында ярдәмгә җибәрү туктатылгач, һавага күтәрелергә ажгырып торган вертолет белән җирдә утырып калгач, Геннадий Николаевич Степанов ялга -пенсиягә китте. Фатирын сатып, хатыны,кызы Ленаны, улы Андрейны алып, Казанга күченде.
    Ни кызганыч, аңа вертолет җитештерелгән Татарстанда очучы эше генә табылмады. Отставкадагы капитан сыкрап-сыкрап күктән җиргә бөтенләйгә төште. Башта сак хезмәтенә урнашты. Аннары төзелеш әлифбасын үзләштереп, эшчедән тәрәзә-ишек ясау цехы башлыгы, прораб, директор урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелде.
    Әмма карашы әле дә күккә үрелә. Бишьеллык тәнәфестән соң очышка рөхсәт бирелмәүне белеп торса да, һавада вертолет күрсә, Геннадийның йөрәге әле дә җилкенеп китә. Күңеле һаман биеклеккә омтыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: