Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Авыл денс» - Кайбычның визит карточкасы

    Безнең Кайбыч үзенең бер гасырлык имәннәре белән генә түгел, оста биючеләре белән дә данлыклы.

    Сезне үзебезнең «Авыл денс» бию коллективы белән таныштырырга телим. Әңгәмәдәшләрем - әлеге бию коллективының әйдәп баручы солистлары Диана АЛЕКСАНДРОВА һәм Гүзәл САФИУЛЛИНА. ТЫРЫШКАН ТАБАР, ТАШКА КАДАК КАГАР! Безнең районда оста биючеләр күп. «Крези данс»ны әле дә хәтерлим: өздереп биюләренә сокланмыйча мөмкин түгел иде. Бу төркем озын гомерле булды, үзенең биюләре белән сөендереп торды. Аңа алмашка өр-яңа коллектив килде. «Авыл денс» оешканнан бирле, аларның уңышлы чыгышлары турында әледән-әле ишетеп торабыз. Биюләре күзне иркәли, гаҗәпләндерә, сокландыра. Олы Кайбыч мәктәбе укучыларын берләштергән «Авыл денс» коллективы барлыкка килгәнгә дә дүрт ел булды. «Бию теле»н шактый өйрәнгән, сәнгатьнең бу төренә баш-аягы белән чумган инде төркемдәге егет-кызлар. Райондагы бер генә чараны да аларның чыгышыннан башка күз алдына китереп булмый. Кайбычка килгән кунаклар да чыгышларын мактап туймый. Киләчәгеңнең нинди буласын беләсең килсә, үткәннәреңә борылып кара дигәнне ишеткәнем бар. Мин дә коллективның үткәне белән кызыксынып алырга булдым. Кызлар белән сүзне коллективның оешу тарихыннан башлап җибәрдек. ГҮЗӘЛ: Ул көнне яхшы хәтерлибез. 2011 елның көзе иде бу. Без, кызлар- егетләр, мәктәптән кайтып барабыз. Һич көтмәгәндә телефоныма мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова шалтырата. «Бүген кич белән Казаннан хореограф кайта, мәдәният йортына кеше җыярга иде, Гүзәл!» диде ул. Әлбәттә, мин риза булдым һәм янымдагы иптәшләремә дә шушы куанычлы хәбәрне җиткердем. Башка танышларыбызга да әйттек, шулай итеп кичке сәгать алтыга мәдәният йортына җыелдык. Шәһәр кунагы - танылган балетмейстер Ренат Хәйруллин икәнлеген шунда гына белдек. Ул безне шәп биюе белән таң калдырды. ДИАНА: Ренат абый төркемебезгә гүя икенче сулыш өрде. Бию төркеменең иҗади тормышы шуннан башланып китте. Аллага тапшырып, бер елдан соң, «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә инде без «Печән өсте» һәм «Маленький ирландец» исемле биюләр белән чыгыш ясадык һәм икенче урынны яуладык! Сөендек, билгеле! Шулай итеп, ел саен әлеге фестивальдә чыгыш ясап килдек. 2013 елда «В горах Адыгея» һәм «Сабантуй» биюеләре белән өченче урынны алдык. Тагын бер елдан соң, ниһаять, «Шома бас» биюен беренче урынга лаек дип таптылар. Шуннан үзебезгә максат куйдык:тырышырга, тагын да ныграк эшләргә һәм «Пирамида» сәхнәсендә чыгыш ясарга! Быел без «Йолдызлык»ның «Сосновый бор» шифаханәсендә оештырылган лагереның кышкы сменасында булдык. Шомардык, күп нәрсәләргә өйрәндек. Фестивальнең зона этабында беренче урынга лаек булдык һәм Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узган гала-концертта чыгыш ясадык. Анда республика буенча икенче урынны яуладык. Тырышлыгы булган кеше барысын да эшли ул, күрәсең, максатыбызга ирештек! - Төркемегезнең исеме бигрәк кызыклы, аны ничек сайладыгыз соң? ГҮЗӘЛ: Дөресен әйтим: ул исемне Ренат абый үзе генә уйлап тапты. Беренче биюебез әзер булгач кына исемебезнең «Авыл денс» икәнлеген белдек. Кызык килеп чыкты. Исем барыбызга да ошады, чөнки ул, чыннан да, бик үзенчәлекле! - Сездә гел берүк биючеләр генәме? ДИАНА: Состав еш алмашынып торды. Әмма һәр яңа кешене җылы кабул иттек, киткәннәргә үпкәләмәдек, дустанә мөнәсәбәттә булдык. - Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара, диләр. Биюче булыр өчен, минемчә, Ходай биргән сәләт кенә түгел, тырышлык та кирәк. Коллективка яңа кешеләр эзләгәндә нинди сыйфатларны күздә тотасыз? ДИАНА: Әллә нинди башка сыймаслык шартлар куймыйбыз инде: 100 процент тырышлык һәм теләк кенә таләп итәбез. - «Авыл денс»та ызгышлар булып аламы? ГҮЗӘЛ: Булмыйча! Без ич әле балалар, каныбыз кайный! Кайчак тәртип тә бозабыз, әрләшәбез дә... Ләкин кысалардан чыкмыйбыз, тизрәк дуслашу ягын кайгыртабыз. - Чыгышларыгыз үзенчәлекле, күз тимәсен. Репертуарны ничек сайлыйсыз? ГҮЗӘЛ: Репертуарны бергәләп, түгәрәк өстәл артына утырып сөйләшәбез, бер-беребезнең киңәшләрен тыңлыйбыз, аннары уртак фикергә киләбез. Дөрес, репертуар сайлау җиңел түгел. Күп очракта бу мәшәкатьне җитәкчебезгә тапшырабыз. ДИАНА: Әйе, репертуар сайлау буенча күбрәк Рамилә апа белән Ренат абый шөгыльләнә. - Укуга да, биюгә дә өлгерүе кыендыр инде? ГҮЗӘЛ: Төрлечә була. Репетиция, дип, дәресләр калдырган очраклар да күп булды. Чөнки Ренат Хәнифович сирәк кайта. Кайткач, бертуктаусыз 6-7 сәгать биетә ул безне! Аннары инде төнге сәгать бер-икегә кадәр яисә иртәнге биш тә торып өй эшләрен әзерлибез. Укытучылардан да эләгә! Җиңел түгел... Ләкин кая барасың? Түзәсең! Зур нәтиҗәләргә ирешәсе килә бит. ДИАНА: Миңа, мәсәлән, буш вакытым азрак булган саен, барысына да өлгерәсе җиңелрәк. Теләгең булса, бар нәрсәгә дә өлгереп була.- Төркемегездә кечкенә Раил Сөнгатуллин да бар бит. Ул биюе белән бөтен кешене үзенә карата, гел игътибар үзәгендә. Аның турында да беләсе килә... ДИАНА: Раил инде ул безнең кечкенә йолдызыбыз, бүтән бию төркемнәреннән безне аерып торган сәләтле «җимешебез». Өченче классны тәмамлады, бик тә тырыш үзе, биюгә җаваплы карый. Үзебез дә, район халкы да, тамашачылар да, хәтта фестиваль жюрие дә үз итә аны! Әмма Раил борынын күккә чөйми, гадилеген югалтмый, күз тимәсен! 18 КӨН КОЯШ АСТЫНДА Бу каникулда «Авыл денс» егет-кызлары җитәкчеләре Рамилә Әбләзова белән берлектә гүзәл Кырымда ял итеп кайтты. Алар «Созвездие-Йолдызлык» ның республика командасы һәм фестивальдә җиңү яулаган балалар белән бергә Кырымдагы Казакеевич исемендәге лагерьда иҗади сменада катнашты. Әңгәмәдәшләрем, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, анда үткән көннәре турында сөйләде. ГҮЗӘЛ: Җәннәткә тиң Кырымда ял итү мөмкинлеге бүләк иткәне өчен, без «Йолдызлык» фестиваленә һәм Рөстәм Миңнехановка бик рәхмәтле! Кырымдагы 18 көнебез яшен тизлеге белән үтте дә китте! Безне диңгездә су кереп, кояш астында кызынып кына яткан дип уйламагыз тагы. Өч атна эчендә без биш зур концерт куярга өлгердек, чын-чынлап эшләдек. Җыр- биюләребезне Севастополь шәһәрендәге диңгезчеләргә дә күрсәттек, «Артек» та ял итүче балалар янына кунакка бардык, Бакчасарай шәһәрендә, Казакеевич исемендәге лагерьда, Балаклава шәһәрендә концерт куйдык. Көн саен репетицияләр, мастер-класслар... Буш вакытыбыз булмады да диярлек. Кичләрен кызыклы чараларда катнаша идек. Ялтада, Севастопольны геройларча саклаучылар хөрмәтенә ачылган тарихи-мемориаль музей комплексында, кызыл мәгарәләрдә экскурсиядә булдык. Әйткәнемчә, барысы да кызыклы һәм мавыктыргыч иде. ДИАНА: Кырымга баруыбыз гомергә истә калыр инде. Күбебез диңгезне дә беренче тапкыр шунда күрде бит! Табигате дә үзенчәлекле, һәркемне таң калдырырлык. Үземә бигрәк тә мондагы халыкның кунакчыл, гади булуы ошады. Без биегәндә көчле алкышларын, мактау сүзләрен дә кызганмадылар. Әле Бакчасарайда концерт куйганда безнең белән Кырым татарлары да чыгыш ясады. Алар белән уртак телне тиз таптык. Бер милләт, бер кан бит без! Үзләре дә ачык йөзле, киң күңелле, мөлаем. Гомумән, барысы да бик-бик ошады! Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, «Йолдызлык» фестиваленә, Рамилә апабызга зур рәхмәт! Киләчәктә дә «Авыл денс» төркеме безне яңа уңышлары белән сөендерсен, Кайбычыбызны республикага, Россиягә танытсын, район данын тагын да күтәрсен иде. Уңышлар сезгә, егетләр-кызлар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: