Авыл яме – яңа йортларда

Багай авылында яшәүче Елена һәм Илсур Сәлаховлар гаиләсе өчен узып баручы ел мәшәкатьләргә бай булып истә калачак. Шөкер, күңелле мәшәкатьләр. «2012 елга кадәр авылның социаль үсеше» федераль программасында авылда яшәүче яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүгә зур урын бирелә. Әлеге яшь гаилә 2008 елда ук салынган нигездә...
Өй туен алдагы җәйдә үткәрерләр, мөгаен. "Алтын кырлар" җәмгыятенең Багай филиалында агроном булып эшләүче гаилә башлыгы Илсур бүген шундый уй-хыяллар белән яши. Тормыш иптәше Елена Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә тарих фәнен укыта. Яңа нигездә, бәлки, әлегә балалар бакчасына йөрүче алты яшьлек уллары Рамилгә энекәш-сеңелкәшләр дә алып кайтырлар.
Өч ел элек салынган нигез үз чиратын көткән арада, Сәлаховларның, "төзеп чыга алырбызмы икән" дип, күңелләренә шик кергән чаклары да була. Шуңа күрә, төзелеш башлану белән эшне "якасыннан эләктереп" алганнар. 120 квадрат метр мәйдан биләгән ике катлы йорт Багай авылының киләчәге өметле булуына тагын бер дәлил. Шулай дим, чөнки бу йорт авыл җирлегенә караган авылларда федераль программа буенча салынган йортларның инде унберенчесе. Авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова сүзләренә караганда, яшь гаиләләрне тораклы итүгә дәүләт күрсәткән ярдәмнең уңай нәтиҗәсе буларак, һәр йортта диярлек, сабыйлар үсә.
Сәлаховлар җирле җитәкчеләргә, район башлыгы Җәүдәт Гаффаровка аеруча рәхмәтле. Өй салуның ние бар, дисә дә халык мәкале, мондый зур эшне читтән ярдәм булмаса, башкарып чыгып булыр идеме икән?!
Агроном булып эшләүче Илсурга урып-җыю, көзге чәчүнең кызган вакытларында төзелештә бертуган энеләре Алмаз белән Булат ярдәм иткән. Икенче елга шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен ташламалы кредит алырга җыена. Максаты - лапас-сарайлар төзеп, терлек асрау.
Багай урамына ямь биреп калыккан яңа йорт янәшәсендә тагын бер нигез үзенә чират җитүен көтә. Монысы Татьяна белән Михаил Чиклеевларныкы. Туган ягыбызның тырыш, уңган ул-кызлары менә шулай авылларыбызның йөзе булган яңа йортлар төзи.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 май 2022 - 09:09Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасы чыгарылышлары өчен бәйрәм узды Бакча бинасында капиталь ремонт бару сәбәпле, чыгарылыш кичәсе Балалар сәнгать мәктәбе бинасында үтте.16200
-
21 май 2022 - 08:42Кайбычта “Өченче буын” пенсионерлар спартакиадасының муниципаль этабы узды Анда барлык авыл җирлекләреннән дә диярлек йөзгә якын өлкән кеше катнашты.10800
-
15 май 2022 - 10:24Кайбычта яшь армиячеләр йорты ачылды Районда 16 яшь армиячеләр отряды 457 баланы колачлый. Аларның бергәләп җыелу урыны барлыкка килде.21100
-
13 май 2022 - 17:06Кайбыч районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырдылар Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Ак Барс” банкның “Кайбыч №1” өстәмә офисы җитәкчесе Илсия Хафизова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашты.22500
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.36300
-
10 май 2022 - 21:02Мөрәле авылы өлкәннәре Кәрим Тинчурин исемендәге театрга Җиңү көне уңаеннан күрсәтелгән спектакль карарга барды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Без хәтерлибез!» хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен спектакль күрсәтелде.17200
-
10 май 2022 - 21:00Соравылның мәдәният хезмәткәре Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган күргәзмә әзерләгән - Авылыбызда китапханәче дә, клуб мөдире дә үзем. Күпфункцияле үзәкнең фоейсында урнашкан күргәзмәне китап укучылар да, клубка килүчеләр дә кызыксынып карый.9600
-
9 май 2022 - 15:05Кайбычта ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларын кафеда хөрмәтләделәр Иске Чәчкабтан Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин, Олы Кайбыч авыл җирлегендәге тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, 9 Май – Җиңү көне уңаеннан оештырылган парадтан соң, бәйрәм табыны артына җыелды.19200
-
7 май 2022 - 14:40Кошманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды Ул " Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Укучылар һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары фотоларын күтәреп, урам әйләнде.47000
-
7 май 2022 - 13:31Чүти авылында Җиңү бәйрәме узды Чүти авылы уртасында урнашкан батырлар һәйкәле янына авылның олысы-кечесе җыелган.43100
-
2 май 2022 - 20:49Олы Урсак авылында яшәүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте Моннан туксан ел элек, җиһанга җылылык һәм ямь алып килгән май аеның икенче көнендә, Апас районы Югары Акхуҗа авылында Гөлсинә исемле кыз дөньяга аваз сала.41800
-
2 май 2022 - 17:01Кушкүл авылы клубы мөдире Лилия Муллина: ”Май бәйрәмнәрендә эшләргә дә, күңел ачарга да өлгерәбез” “Авыл халкы май бәйрәмнәрен, тоташ ял көннәрен зарыгып көтеп ала.35000
-
2 май 2022 - 05:00Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Ураза гаете котлы булсын!” Мөселманнар өчен изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. 2 майда – Ураза бәйрәме.20100
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
20 май 2022 - 10:55Федоровское мәктәбе волейболчылары республика ярышында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яуладыФедоровское мәктәбе волейболчылары республиканың волейбол лигасында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яулады! Әлеге ярышлар тарихында мондый уңышның булганы юк иде әле.8200
-
21 май 2022 - 09:09Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасы чыгарылышлары өчен бәйрәм узды Бакча бинасында капиталь ремонт бару сәбәпле, чыгарылыш кичәсе Балалар сәнгать мәктәбе бинасында үтте.16200
-
21 май 2022 - 08:42Кайбычта “Өченче буын” пенсионерлар спартакиадасының муниципаль этабы узды Анда барлык авыл җирлекләреннән дә диярлек йөзгә якын өлкән кеше катнашты.10800
-
20 май 2022 - 10:55Федоровское мәктәбе волейболчылары республика ярышында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яулады Федоровское мәктәбе волейболчылары республиканың волейбол лигасында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яулады! Әлеге ярышлар тарихында мондый уңышның булганы юк иде әле.8200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика