Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Авылның кадерен белеп яшиләр

    "Кайбыч таңнары" газетасына абунә чорында без Чүти авыл җирлегенә керүче Зур Тәрбит авылына да яратып барабыз.

    Мәлки аша узганда урамда Мәлки почта бү­леге начальнигы Мария Акрымованы очраттык. Төш­тән соң бөтен коллективлары белән урманга яфраказык җыярга дип планлаштырганнар икән.

    - Безнең авыл җирлеген­дә яшәүчеләр эшләргә дә, укырга да ярата, ел­ның-елына газета-журналларга язылу планын үтәп киләбез. "Кайбыч таңнары"на язылмыйча калучылар булса да, бармак белән генә санарлыктыр, - диде Мария Васильевна.

    Ырым елгасы буенда урнашкан урамда яшәүче Лидия һәм Георгий Дол­гов­лар да, аның сүзләрен раслагандай, район газетасының һәр санын көтеп алуларын әйттеләр. Агымдагы елның икенче яртыеллыгы өчен дә инде күп­тән язылып куйганнар. Долговлар белән безне язмыш юкка гына очраштырмагандыр, сөйләшә торгач, аларның катлаулы тормыш юлы узуын, Лидия Ивановнаның биш бала белән тол калган иргә кияүгә чыгып, ятимнәрне үз баласыдай карап үстерүләре турында да белдек. Бу хакта укучыларыбызны газетаның алдагы саннарының берсендә таныштырырбыз әле.

    Зур Тәрбиттә без Канаш урамында яшәүче укучыларыбызны барладык. Авылда тырыш халык яшәве йорт-җирләреннән үк күренә. Абзар тутырып терлек асрыйлар, бакча үстерәләр. Монда биргәнне генә көтеп ятмыйлар, болын-тугайлардан печән дә чаба башлаганнар. Табигать муллыгыннан файдаланып калучылар булуы, әлбәттә, шатлыклы хәл, хәзер чалгы бе­лән печән чабарга бик атлыгып тормыйлар шул.

    Пенсия яшендәге Елизавета апа Драндрова да кызы белән кияве чабып кайткан печәнне таратышырга урамга чыккан иде, ике сыер асрыйлар. Алар да безнең газетаның даими укучылары. Савымчы Лидия Малова "Кайбыч таңнары"на язылырга өлгермәгән булып чыкты, шуңа да безгә язылды. Тормыштан ямь һәм тәм табып, читтә гомер кичерүче балаларының уңышларына шатланып яшәүче Роза һәм Алексей Корниковлар да икенче яртыеллыкта безнең белән булачак. Халык белән аралашканда без кемнәрнең матбугат белән дус, ә кайсыларының газеталарны бөтен­ләй укымавын тиз ачыклыйбыз. Чөнки аларның пенсия, социаль түләү­ләр, медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы сорауларына җаваплар без­нең газетада яктыртылган була инде. Газета халык бе­лән хакимият арасын бәй­ләүче күпер дә әле ул. Журналистларның төп бу­рычы бүгенге вәзгыятьне дөрес итеп халыкка җиткерүдән гый­барәт. Газетаның эчтәлеге дә шуннан формалаша. Югыйсә, авылларда яшәүчеләр арасында районда алып барылучы сәясәтне бө­тенләй бел­мәү­челәр дә очрый. Алар, гадәттә, безнең районда юллар, тө­зелешләр, башкалар буенча зарларын җиткерә. Газетаның һәр санында диярлек без болар турында язып киләбез.

    «Кайбыч таңнары» газетасының сайты турында да белмәүчеләр бар. Өй­ләрендә компьютерлары булучыларга бу сайт ае­руча уңайлы. Чөнки райондагы иң соңгы яңалыклар көннеке-көнгә шунда яктыртылып бара. Үз эшен җиренә җиткереп һәм белеп башкаручы система администраторы Марсе­ля Нәҗиева сайтны вакытында төсле фоторә­семнәр белән тулыландыра. Үз сайтыбыз булу газета укучыларының ге­ографиясен тагын да ки­ңәйтә. Безне Россиянең төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче якташларыбыз да укый ала.

    Газета-журналлар бик күп хәзер, теләгәнеңә языл гына. Шулай да арада «Кай­быч таңнары»на өс­тенлек бирергә теләүче­ләр күп булырга тиеш дип уйлыйм. Чөнки ул район сулышын һәрбер йортка җиткерүче бердәнбер һәм кадерле газета.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: