Авылның кара мунчасы да якын

Бар ягыннан да - стенасы, ишеге, түбәсеннән төтен чыгучы мунча игътибарымны җәлеп итмичә калмады. Капка төбенә чыккан йорт хуҗабикәсе моны тыныч кына күзәтеп басып тора, каударланмый да, каушап та төшмәгән.
- Нишләп төтен торбадан чыкмый соң? - дип сорадым мин. - Ни булды?
- Кара мунча бит бу.Торбасы мунча өй алдыннан чыга, анда казанда су кайнатабыз, - дип җавап бирде ханым.
Сөйләшүе бер дә Хуҗа Хәсән авылында яшәүчеләрнең сөйләшенә охшамаган иде аның, шуңа да читтән кайткан кешедер дип уйладым.
- Сез әле һаман да кара мунчада парланасызмы? Хәзер авылларда да саунага өстенлек бирәләр бит, - дидем мин, фотоаппаратымны сумкамнан чыгарып.
- Без дә әби-бабайларыбыз кебек төтен исе аңкып торган кара мунча яратабыз шул. Төтен бөтен инфекцияләрне бетерә ул. Тәмле исе сеңсен дип, керне дә мунчага элеп калдырам, - диде дә, кулымдагы фотоаппаратымны күргәч, өенә кереп китте.
Безнең сөйләшүне ишетеп, йорт хуҗасы да урамга чыкты. Ачык йөзле, аралашырга яратучы кеше булып чыкты ул. Журналист сиземләвем алдамаган булып чыкты: Чумановлар Хуҗа Хәсәнгә күченеп кайтканнар икән. Юрий Иванович миңа хатыны Ольга Петровна белән 1972 елда Новочебоксарск шәһәренә китүләре, бер-берсен кечкенәдән белүләре, бер класста укулары турында сөйләде. Авылга өч ел элек, беренче группа инвалид булган авыру әниләрен карарга кайтканнар. Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортында яшәгән инвалид абыйлары Геннадий быел җәй вафат булган. Ике авыруны карарга читен булгач, аны шунда урнаштырган булганнар. Биредә директор булып эшләгән Салих Маннановны җылы сүзләр белән искә алалар алар. Авыл Советы рәисе дә, ферма мөдире дә булып эшләгән әтиләре Иван Романович та гүр иясе инде. Апалары да вафат. Әниләре Любомила Семеновна урын-җир өстендә генә ята, чит кеше ярдәменә даими мохтаҗ. Бүген мунчаны да әниләрен салкыннарга кадәр юындырып калыйк дип якканнар. Хәер, авыл мунчасын үзләре дә яраталар.
- Ванна керүне мин аны юынып чыгуга санамыйм да. Сихәтле авыл мунчасына җитми инде. Без кайттык, авыл һавасыннан һәм мунчасыннан башка ничек яшәдек икән дип уйлыйбыз. Яңадан шәһәргә китәсе килми, яшь чакта барыбер иде, туган як үзенә тарта, ул йөрәккә якын, - ди Юрий Иванрвич.
"Кайбыч таңнары" газетасын да яратып укыйлар алар, 2013 елның беренче яртыеллыгына да язылып куйганнар.Чумановлар турындагы язма белән газетаның алдагы санында тулырак таныша аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.900
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.2300
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.1900
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.12700
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.21800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.62300
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.10600
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.31600
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43300
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44100
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51000
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14500
-
5 гыйнвар 2021 - 11:45Кайбыч быел утыз еллык юбилеен каршыларга җыена Быел Кайбыч районы оешуга 30 ел тула Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан районда ниләр көтелә?15300
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены уздыЯбалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.4400
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана 18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.21800
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.12700
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены узды Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.4400
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.2300
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.1900
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика