Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Багай авылында яшәүче Федор Крайновның гаилә фермасында эшләр ничек бара?!

    Авыл кешесенең эшлекле активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү - бүгенге көннең иң мөһим бурычларының берсе булып тора. Авыл җирлекләрендә фермер хуҗалыкларын үстерү юнәлешендә күп эшләр башкарыла.

    Әлеге язма герое - Багай авылында яшәүче Федор Крайнов гаилә фермасын үз көче белән башлап җибәргән. Ә аңа кадәр колхозда, агрофирмада, юллар төзү-ремонтлау оешмасында эшләгән.
    - Башта шәхси хуҗалык­та өчәр сыер, үгез, ике тана асрадым. 2012 елда үз гаилә фермамны ачу турында уйлана башладым. Авыл җирлегеннән арендага 30 гектар мәйданда җир алдым. Шул җирдә ферма төзү өчен банктан бер миллион сум күләмендә кредит алырга туры килде. Төзелеш тәмамлангач, 2013 елның февралендә шәхси хуҗалыктагы малларны шунда күчердем. Март ахырларында тагын өч сыер сатып алдым. Мал саны күп булгач, аларны терлек азыгы белән тәэмин итү өчен транспорты да кирәк. Шуңа да искерәк кенә "ЗИЛ" автомобиле сатып алып, яхшы итеп ремонтладым. Йөк ташучы машина булгач, авыл халкы да еш мөрәҗәгать итә башлады. Әмма ул әллә ни табыш китермәде, терлекчелек белән генә шөгыльләнергә булдым, - диде гаилә фермасы хуҗасы.
    Бала чактан ук эшкә өйрәнеп үскән Федор озак еллар дәвамында юл төзү-ремонтлау оешмасында грейдерчы, соңрак гараж мөдире булып эшләгән әтисе Александр Константиновичка бик рәхмәтле. Техника серләренә өйрәтеп калдырган ул аны. Колхозда савымчы булып эшләгән әнисе Зинаида Григорьевнага булышырга фермага да йөргән. Ул вакытта Федор әнисенә ярдәм итсә, хәзер, киресенчә, әнисе төп булышчысы. Килене Татьяна белән бергә фермаларындагы 14 сыерны савалар. Шәхси хуҗалыгында өч һәм аннан да күбрәк сыер тотучыларга Сабан туенда савым аппаратлары тапшыр­ганнар иде. Крайновлар да алды ул аппаратны. Хәзерге вакытта 23 сыерның 9ы бозауларга тора. Аларның 2 таналары, 17 бозаулары, 20 баш сарыклары да бар.
    - Сөт җыючы Рафаэль Щукинга көндә 235 килограмм сөт тапшырабыз. Күбрәк тә тапшырыр идек тә, авыл халкының яртысы диярлек бездән сөт сатып ала. Узган елның декабрендә Чүпрәле районында авыл җирлекләре башлык­лары, гаилә фермалары хуҗалары катнашында зона киңәшмәсе булган иде. Шул киңәшмәдә "Ел фермеры" номинациясендә җиңгән өчен диплом һәм 50 мең сум күләмендә акча да бирделәр. Ул акча кредит капларга ярап куйды, - ди фермер.
    Утыз гектар җирен эшкәртү өчен техникасы, агрегатлары, нинди культуралар чәчүе белән кызыксындым.
    - Техника җитә, - диде Федор Крайнов. - "ДТ-75", "МТЗ-80", "ЮМЗ", "Т-25" тракторлары, "ЗИЛ", "Газель" автомобильләре, җир эшкәртү, терлек азыгы урып-җыю өчен барлык агрегетлар да бар. Алты гектарда күпьеллык үлән, 15 гектарда бөртек­ле культуралар, биш гектарда берьеллык үлән чәчәм. Игенне урып-җыю өчен күрше Танай авылы фермеры белән берләшеп "Нива" комбайны сатып алдык. Узган ел ашлык склады, гараж төзедем, Салтыйган авылыннан ерак түгел җәйге лагерь төзеп куйдык. Җәйге чорда маллар барысы да шунда була. Унөч, унике яшьлек улларым Данил белән Дима каникул вакытында бозаулар көтә. Хәзер техниканы җылы гаражда ремонтларга мөмкин. Күпьеллык, берьеллык үләннәрне катнаштырып сенаж салабыз. Минем кул астында тагын өч авылдашым эшли. Алар белән бергә райондагы башка фермерларның күпьеллык үләннәрен урып, рулоннарга төреп бирәбез. Алар безгә печән белән исәп-хисап ясый.
    Фермерның киләчәккә планнары турында да сораштым.
    - Бозауларга аерым бина төзергә телим. Дуңгызлар үрчетергә дә исәп бар. Боларын да үз көчем белән башкарырга туры киләчәк, чөнки дәүләт тарафыннан бер миллион сум акча савым сыерлары торагы төзелешенә генә бирелә. Малларның баш саны артса, тагын җир кирәк булачак. Шуңа пай җирләрен рәсмиләштерер­гә исәп. Планнар зурдан, аларны тормышка ашыру өчен вакыт кирәк, - ди Федор Крайнов.
    Мингазиз Сөнгатуллин

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: