Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Багайда һәм Надеҗдинода авыл хужалыгы белгечләре катнашында киңәшмә узды

    Хәзерге вакытта механизаторлар туңга сөрү, шикәр чөгендере алу белән мәшгуль. Кыр эшләреннән бушаган техниканы чистартып, кышкы саклыкка куйдылар.

    Ә фермаларда малларны кышлату оешкан төстә бара. Әле шушы араларда гына Багайда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, агрофирма һәм хуҗалык җитәкчеләре, инженерлар катнашында узган киңәшмәдә дә сүз авыл хезмәтчәннәре алдына куелган мәсьәләләр хакында барды. Җәмгыять директоры Рифкать Басыйров машина-трактор паркында техниканы кышкы саклыкка кую, тырмалар ремотлау барышы белән таныштырды.

    - Бездә ремонт алып бару өчен механизаторларга уңайлы шартлар тудырылган. Электр энергиясенә чыгымнарны киметү максатында авыл хуҗалыгы машиналарын да, тракторларны да агрофирманың Багай бүлекчәсендәге паркта ремонтларга булдык. Монда техник хезмәт күрсәтү пунктын җылыту өчен җайланмалар да, токарь, эретеп ябыштыру, тимерче хезмәте дә бар, - диде ул.

    - Һава шартлары мөмкинлек биргәндә, тырма, чәчкеч, культиваторларны ремонтлауны ноябрь башына төгәлләргә кирәк. Декабрьдә машина-трактор паркларын бикләп кую зарур. Запас частьләр алып кайткач, тракторларны яңа елдан соң ремонтларга була. Бу җәмгыятьтә техниканың кадерен беләләр. Парк территориясе дә яхшылап җыештырылган. Димәк, булсын дип эшләгәннәр, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, җәмгыять хезмәтчәннәре эшчәнлегенә югары бәя биреп.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев район буенча техниканы ремонтлап, кышкы саклыкка куюга тулы анализ ясады.

    Терлекчелек белгечләре катнашындагы киңәшмә үз эшен Надеждинодагы фермада дәвам итте. Җәй айларында үткәрелгән ремонттан соң, фермалар ялт итеп тора. Фермадан бераз гына читтәрәк иркен итеп карда да ясап куйганнар. Район башлыгы биредәге савым сыерларының чиста, көр булуына басым ясады. Сыерларны юуны башка җәмгыятьләрдә дә оештыру бурычын куйды.

    Ульянково бүлекчәсендә дә терлекчелек биналарында да тулы тәртип урнаштырылган. Биредә терлекчеләр йорты танымаслык булып үзгәртелгән, җиһазлар урнаштырылган. Кыскасы, авыр хезмәттән соң терлекчеләргә ял итү өчен шартлар булдырылган.

    - Бүген без икенче филиал эшчәнлеге белән таныштык, тагын бер айдан башка бер филиалда шундый ук киңәшмә үткәрәчәкбез. Кыскасы, ай саен бер җәмгыятьтә эш барышын карап чыгачакбыз. Җәйге чорда кышлату өчен җитәрлек күләмдә югары сыйфатлы азык запасы булдырылды. Һәр җәмгыятьтә терлекчелек белгечләре җитәрлек. Быел кырчылыкта да, терлекчелектә дә ирешкән уңышларыбыз бар. Иң мөһиме - ирешелгәннәрне сакларга кирәк. Моның өчен булган азыкны баланслап, төрле катнашмалар, ферментлар белән баетып ашатырга, фермаларда контроль савым үткәреп, сыерларны раздойга куярга кирәк. Үзегез күрдегез, бу җәмгыятьтә паркта да, фермаларда да зур көч куелган, рәхмәттән кала башка сүз әйтерлек түгел, - диде район башлыгы киңәшмәгә йомгак ясап.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: