Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Багай савымчысы ни өчен авыл тормышын сайлаган?

    Хәзерге заманда күп кенә яшьләр, җиңел тормыш эзләп һәм рәхәтрәк дип уйлап, шәһәргә ашкына. Ә менә Багай авылында яшәүче Татьяна Портнованы, киресенчә, авылның күкрәк тутырып суларлык саф һавасы, җәен хәтфәдәй яшел үләнгә төренгән, ә кышын көмешсыман кар ябынган болын-кырлары үзендә калдыра. Яшәү ямен авылдан, яраткан эшеннән таба ул.

    Әле егерме тугыз яшендә генә булган Татьяна Портнова менә инде ун елдан бирле савымчы булып эшли. Фермада эш җиңелләрдән булмаса да, авыл җирендә туып-үскән бала гадәттә әти-әнисе хезмәтен гомерлеккә юлдаш итә. Колабирдедә туып-үскән Татьяна да әнисе һөнәрен сайлый.

    - Җиде яшемнән сыерлар янында инде мин! Без кечкенә чагында компьютер да, интернет та, кәрәзле телефоннар да юк иде бит. Савымчы булып эшләүче әниемә ярдәм итәргә фермага бара идем, әтием дә фермада эшләп лаеклы ялга чыкты, - ди Татьяна Портнова.

    Яшел Үзән районының Татар Танае мәктәбен тәмамлаганнан соң, яшь кыз Кайбыч һөнәр училищесында бер ел ЭВМ операторы һөнәрен үзләштерә. Туган авылы, аның фермасындагы кечкенәдән үк яратып өлгергән сөтлебикәләре аны үзенә тартып кайтара - кыз колхоз көтүен көтә башлый. 2005 елдан исә фермага сыер саварга килә.

    Багай авылы егете Юрийга тормышка чыкканнан соң Татьяна яраткан эшен әлеге авыл фермасында дәвам итә. Тормыш иптәше белән Анастасия исемле кыз һәм Степан исемле ул үстерәләр, каенанасы Юлия Ивановна - төп терәге, ул кечкенәдән балаларны караша. Балалары белән декрет ялында озак утырмый Татьяна - беренче баласын алты айлык, икенчесен ун айлык чагында каенанасына калдырып эшенә чыга.

    Гаиләнең шатлыгы эченә сыймый - агымдагы елда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча төзегән йортларына күченгәннәр. Хуҗалыкларында да сыер асрыйлар, үрдәкләре бар. Яшь чагында йокы бигрәк тә тәмле була бит, йокысы туямы икән, дип кызыксынам Татьянадан.

    - Сәгать дүрттә торам мин, эшкә киткәнче өйдәге сыерны савып алам, - ди уңган савымчы.

    Агымдагы елда район буенча үткәрелгән савымчылар бәйгесендә дә катнашты Татьяна Портнова, миңа аны әлеге бәйгедә күрергә насыйп булды. Хезмәткә мәхәббәте ташып торган шаян Татьяна бәйге биремнәрен үтәгән арада эшләү дәверендә булган кызыклы вакыйгаларны да искә төшереп алды.

    - Әй кызлар, әле яңа гына эшли башлаган чагымда белмичә бер тананы сауган идем, ә берсендә сыерларны куып чыгарган чагында бер сыер өстемә менә язды, - дип чырык-чырык көлде савымчы ул чагында.

    Тырышлыгы бәяләнеп, бүләкләргә дә лаек була Татьяна Портнова. 2012 һәм 2013 елларда Сабантуйда район башлыгының Рәхмәт хатын һәм плазмалы телевизор белән кер юу машинасы ала кыз, агымдагы елда да агрофирманың отчет җыелышында шундый ук Рәхмәт хаты белән акчалата бүләк бирәләр аңа.

    Багай фермасы мөдире Владимир Дмитриев та җылы сүзләр әйтте Татьяна турында.

    - Бик тырыш кеше, эшенә җаваплы карый. Ике баласы белән дә декрет ялыннан эшкә чакыртырга туры килде - каршы килмәде. Узган ел бер сыердан сөт саву буенча Татьяна лидер булды, - диде ул.

    Шәһәргә китүче яшьләр колагына шуны әйтәсе килә - авыл җирендә яшәп тә, куелган максатларга ирешергә һәм яңа үрләр яуларга мөмкин. Яшәү дәрте ташып торган Татьяна Портнова - моның ачык мисалы! Әлеге кыз кебек кешеләре белән ямьле туган җиребез! Шуңа күрә, китмәгезче, яшьләр, авылдан!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: