Багай савымчысы Татьяна Портнова былтыр 191 тонна 490 килограмм сөт сауган

Кайбыч савымчыларының уңган-булган икәнлеге бөтен Татарстанга билгеле. Алар республика буенча алдынгылар сафында атлый.
"Ак Барс Кайбыч- 2" җәмгыятенең Багай филиалы савымчысы Татьяна Портнованың да уртак хезмәткә керткән өлеше зур. Әле мәктәптә укып йөргән елларында ук әнисе Александра Куприянова янына фермага эшкә йөргән яшь терлекче хезмәттәшләре арасында абруй казана. Укуны тәмамлагач та башка дус кызлары кебек авылын ташлап шәһәргә чыгып китми, язмышын туган җире белән бәйли. 2005 елда фермага эшкә килгән кыз эшче һөнәрен сайлаганына бер дә үкенми.
- Безнең хезмәт җиңел түгел. Кыш көннәрендә авылда сукмакны беренче булып без салабыз. Таң белән бергә уянып, иртәнге сәгать биштә фермада эш урыныбызда булабыз инде. Хәзер минем группада 45 сыер бар. Алардан тәүлегенә 500-550 шәр килограмм сөт савам.
Сыерларның һәрберсенең үз исеме, характеры бар. Мәсәлән, "Казачка" иң сөтлесе, тәүлегенә 23 килограммга кадәр сөт бирә. Соңгы елларда савымчыларның эше күпкә җиңеләйде, хәзер сөтне бидоннар белән ташымыйбыз, сөтүткәргечләр аша гына сөт блогына җыела. Хезмәт хакларыбыз да югары, - диде савымчы эш тәртибе белән таныштырып.
Татьяна Портнова былтыр 191 тонна 490 килограмм сөт савып алган. Продукция җитештерү буенча планнарын тормышка ашырганда җәмгыять шундый уңган савымчыларга таяна. Гаиләсендә дә үрнәк ана ул. Тормыш иптәше Юрий белән ике бала үстерәләр, алар балалар бакчасына йөри.
"Ак Барс Кайбыч- 2" җәмгыяте 2013 елда терлекчелек продуктлары җитештерүдә югары күрсәткечләргә иреште. Биредә узган ел барлыгы 73704 центнер сөт җитештерелгән. "Ак Барс Кайбыч- 3" тә ул - 94864, "Ак Барс Кайбыч- 1" дә 44782 центнер тәшкил итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.10500
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.19800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.56200
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.10100
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.29600
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43100
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.43900
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.50700
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14300
-
5 гыйнвар 2021 - 11:45Кайбыч быел утыз еллык юбилеен каршыларга җыена Быел Кайбыч районы оешуга 30 ел тула Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан районда ниләр көтелә?15000
-
3 гыйнвар 2021 - 13:09Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы "Туган тел" олимпиадасында җиңде «Гаилә һәм мәктәп» журналының КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән берлектә «Туган тел» олимпиадасы үткәргән иде.47900
-
3 гыйнвар 2021 - 12:20Альберт Рәхмәтуллин: "Яңа ел каникулын хәрәкәттә үткәрегез" Яңа ел каникуллары дәвам итә. Бу көннәрне файдалы үткәрү буенча район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларга киңәшләрен бирде.45400
-
2 гыйнвар 2021 - 16:35Кайбыч Яңа елга әзерлек буенча республика комиссиясен каршы алырга җыена Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләрен һәм башка рәсми затларны үз эченә алган комиссия Кайбычка 4 гыйнварда килергә җыена.27500
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.20000
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана 18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.20000
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.19800
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.10500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика