Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Багайның уңган кызы

    Май аенда савымчылар бәйгесенә барып кайтканнан бирле әлеге һөнәр ияләренә карата хөрмәтем көчәйде. Анда катнашучыларның барысының да җитез һәм сөтлебикәләрне яратучы, үз һөнәрләренең остасы булуы мине сокландырды, аларның һәрберсе турында аерым язасы килү теләген уятты. Чираттагы язмам Багай фермасы савымчысы Тамара Шулаева хакында.

    Шунысы куандырды: савымчылар бәйгесендә катнашучыларның күбесе яшьләр иде. Димәк районыбызның киләчәге өметле, авыл үзен яратучы әлеге тырыш яшьләргә таяна ала. Ярыш вакытында сиңа ничәмә-ничә пар күз сынап карый бит, каушата, чөнки савымчыларның иң-иңнәре, үзләренең авыл фермасында җиңгәннәре җыелган. Ә Тамара Шулаева дулкынлануын сиздермәде, сабыр гына бөтен биремнәре үтәп тә чыкты. Ул әлеге ярышта район буенча икенче урынны яулап, Рәхмәт хатына һәм акчалата бүләккә лаек булды.

    - Мондый ярышта беренче тапкыр гына катнаштым, башта бераз курыккан идем, аннары тынычландым. Барысы да көн саен үзем яратып башкара торган эшләр бит: аппаратны да үзем сүтеп җыям һәм юам, сыерларны да савам. Эх, кайчандыр шушы акыллы малкайларны калдырып шәһәргә киткән идем бит мин! - диде Тамара.

    - Ни өчен янәдән авылга кайтырга булдың? - дип сорыйм мин аннан.

    - Казанда кибеттә сатучы булып эшли башлаган идем, яратмадым гына бит ул эшне. Озак еллар фермада савымчы булып эшләгән әнием Галинаның һөнәре мине туган авылыма, сөтлебикәләр янына тартып кайтарды. Гомумән, каладагы шау-шуга, ыгы-зыгыга ияләшә алмадым мин. Авылга кайтып, фермада сыер сава башладым, алты ел инде шушы эштә.

    Бер-бер артлы ике бала - кызы Ксения белән улы Александрны таба Тамара. Декрет ялында да өч ай гына утыра ул, яңадан эшкә чыга, кечкенә балаларын әнисе караша.

    - Хезмәтемнән озак аерылып тора алмыйм мин. Ике көн ял итсәм, ике ай эшләмәгән кебек булам. Группамда 52 сыер, барысына да кушаматлары белән яратып дәшәм. Мулатка, Ксюша, Дочка, Сабрина, Марта, Рушана, Октябрина һәм башкалары, барысы да якын алар миңа, - диде яшь савымчы.

    Бала чагыннан ук әнисенә ярдәм итеп үскән Тамараның быел мәктәпкә баручы кызы Ксения дә савымчы һөнәренә битараф түгел икән.

    - Хәзер йөгереп фермага килеп җитә ул, минем сыерларны ничек итеп сауганымны карап тора, эшем белән кызыксына. Кызыма карап, мин үземнең бала чагымны, әнием янына фермага булышырга йөргән вакытларымны исемә төшерәм.

    Алдынгы савымчылар бәйгесендә беренче мәртәбә генә катнашса да, Тамара Шулаеваның бүләкләре шактый. Район җитәкчелеге тарафыннан бирелгән өч Рәхмәт хаты бар

    аның, шулай ук Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе дә бирелә савымчыга.

    - Быелгы Сабантуйда миңа ярымавтомат кер юу машинасы бирделәр. Аны рәхәтләнеп кулланам, мәшәкатьләремне күпкә җиңеләйтә ул минем.

    Чыннан да, буш вакыты юк диярлек Тамараның. Икенче ел рәттән урып-җыю чорында үлчәүче булып та эшли әле ул. Хуҗалыкларында үгез, дуңгызлар һәм куяннар да асрыйлар, әнисенә аларны карарга ярдәм итә. Барысына да ничек өлгерәдер, исең китмәле!

    - Шундый тырыш һәм җитез, алынган эшенә намус белән җитди караучы кеше ул безнең. Хезмәтен яратучы алдынгы савымчыбыз. Туплаган тәҗрибәсен үзеннән яшьрәкләр белән уртаклаша, һәркемгә хәленән килгәнчә ярдәм итә ул, - диде Багай фермасы мөдире Владимир Дмитреев.

    Үзең белгәнне башкаларга өйрәтү - мактауга лаек. Димәк Тамара Шулаева тырышлыгы белән уңышка да ирешә, үзеннән яшьрәкләрнең дә эшкә өйрәнеп, югары үрләр яулавы өчен тырыша. Шундый яшьләргә сокланмый мөмкинме соң? Гомумән, Багай үзенең «авыл» дип җан атучы яшьләре белән горурлана ала!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: