Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Балаларның күзләрен ничек сакларга?

    Бу дөньяның гүзәллеген күрә алу- зур бәхет. Әлеге бәхетне кешегә күзләр бирә. Шуңа да аларны сакларга, кайгыртырга кирәк. Соңгы вакытларда күз табибына йөрүче өлкәннәрне генә түгел, балаларын җитәкләп килгән әти-әниләрне дә еш очратырга мөмкин. Район үзәк сырхауханәсенең күз табибы Айсылу Нигъмәтуллина белән әңгәмәбез күзнең күрүе начарлану сәбәпләре һәм балаларның күзләрен...

    - Айсылу Нурисламовна, балаларның күзләре күрү начарлануның сәбәпләре нидә?

    - Төп сәбәп - күрү органнарына көч килү. Үзегез уйлап карагыз, элегрәк укырга мәктәптә өйрәтсәләр, хәзер балалар бакчасыннан ук. Кайчандыр балалар барысы да буш вакытларын урамда, саф һавада уздыра иде, хәзер алар телевизор һәм компьютер экраныннан аерыла алмыйлар, уеннар белән мәшгуль. Тагын бер сәбәп - дөрес тукланмау, бу аз керемле генә түгел, тиешенчә тәэмин ителгән гаиләләрдә дә күзәтелә. Аналарның: балам эремчек ашамый, кишер яратмый, йомыркадан аның диатез дигәнен еш ишетергә туры килә. Нәтиҗәдә, бала организмына күрү органнары өчен кирәкле макро һәм микроэлементлар, витаминнар керми. Шулай ук нәселдәнлек тә мөһим роль уйный. Ата-ананың берсендә генә дә күрәкараулык булса, балага әлеге чир күчәргә мөмкин.

    - Балаларның начар күрә башлавының билгеләре нинди?

    - Күп кенә ата-аналар балаларның яхшы күрү-күрмәвен сизмиләр дә, бигрәк тә бала әле укырга кермәгән булса. Кечкенә бала сөйләшә белми, ләкин уенчыкларны кулында ничек тотуы, йөзенә якын китерү-китермәвеннән чыгып, аның күзләре ничек күрүен билгеләргә мөмкин. Нинди дә булса шик туган очракта, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кечкенә балаларда шулай ук кылый күзлелек тә булырга мөмкин. Ата-ана моңа җитди карарга тиеш, чөнки тора бара күрү органнары белән бәйле төрле күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин.

    Мәктәпкәчә яшьтәге балалар исә күзләрен җыерса, уса, маңгай астыннан караса, яктылыктан качу, күзләре яшьләнү күзәтелсә, күрү органнары сәламәт булуына шикләнергә җирлек туа. Мәктәп яшендәге балаларның укыган чагында китапны күзенә якын китерү, тиз ару билгеләре буенча күзләре сәламәт булу-булмавын билгеләргә мөмкин.

    - Күзләрне еш тикшертергә кирәкме ?

    - Беренче тапкыр табиб баланың күзләрен бер яшь тулгач тикшерә. Әгәр дә ата-анада яки башка белгечләрдә шик яки сораулар туса, иртәрәк мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чираттагы тикшерү балага өч яшь тулгач үткәрелә, бу гадәттә баланы бакчага урнаштырганда медицина күзәтүе үткәрү белән тәңгәл килә. Алга таба табиб баланың күзләрен мәктәпкә укырга керер алдыннан карый, ә укучыларныкы исә елга бер мәртәбә тикшерелә. Шулай да соңгы елларда әле биш ел элек кенә булмаган хәл - мәктәпкәчә яшьтәге балаларның да күрү сәләте кискен начараю күзәтелә. Моңа төп сәбәпче - телевизор, компьютер, смартфон һәм планшетлар. Смартфоннар аеруча зыянлы, чөнки аларның экраны кечкенә һәм шрифты бик вак. Шуның өчен әле укырга кермәгән баланы да елга бер күз табибына алып барырга киңәш итәм.

    - Күзләргә зыян килмәсен өчен бала телевизор һәм компьютер каршында көненә күпме утырырга тиеш?

    - Биш яшькә кадәр бала компьютерга якын да килергә тиеш түгел, телевизорны исә аңа көненә унбиш минут каратырга мөмкин. 5 яшьтә компьютерда утыру җиде минут, 6-7 яшьләрдә ун минут, 8-10 яшьтә унбиш минут, 11-13 яшьтә 20 минут, 14-15 яшьләрдә егерме биш минут, 16-17 яшьләрдә ярты сәгать рөхсәт ителә. Телевизор каршында 5-7 яшьләрдә балага көненә ярты сәгать, 8-10 яшьлекләргә бер сәгать, 11-13 яшьлекләргә 90 минут, 14-15 яшьлекләргә ике сәгать, 16-17 яшьтә исә өч сәгать утырырга ярый. Хәтта олы кешегә дә 30-40 минут компьютерда эшләп, 10-15-20 минут дәвамында күзләрне ял иттереп алу киңәш ителә.

    - Күзләрнең күрүен нинди продуктлар яхшырта?

    - Күрү сәләтен яхшырту һәм профилактика өчен кишер төсендәге һәм караңгы яшел төстәге продуктлар куллану мөһим. Караҗиләк исә күз өчен иң файдалы җәйге җиләк. Аны бер сезонда кимендә ун стакан ашарга тәкъдим ителә. Ләкин караҗиләкне туңдырырга киңәш ителми, чөнки ул үзенең дәвалау үзлеген югалта. Абрикос та күзләргә уңай тәэсир итә, аны күрәгә, сок, өрек рәвешендә кулланырга мөмкин. Киви, әфлисун һәм гөлҗимеш С витаминына бай. Күзнең күрүен яхшырту өчен рациональ туклану продуктларына шулай ук йомырка һәм балык та керә. Балаларның күзләре көлеп торсын, барыгызга да сәламәтлек телим! Район үзәк сырхауханәсенә күзләрне тикшерү өчен яңа җиһазлары кайтарылды. Бу исә үз чиратында күз авыруларын профилактикаларга һәм вакытында ачыкларга мөмкинлекләр тудыра.

    - Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Айсылу Нурисламовна!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: