Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә?

    Календарьдан августның ахыргы көннәрен өзәбез. Тагы берничә көн (их, алары да яңгырлы булырмы икән?!) һәм бакчалардан чәчәкләр өзә торган, өйдә күңелле шау-шулар кузгаткан, әби-бабайның изге теләкләр теләп кала торган, яңадан мәктәп кыңгыравы чыңлаган, әле генә мәктәп ишеген ачып кергән нәниләрнең белем ачкычын кулына алыр көн - 1 сентябрь килеп җитәр!

    Ә әлегә әти-әниләр укучы балалары белән бергәләп шау-гөр килеп мәктәпкә барырга әзерләнә. Формаларны яңарталар, пенал-карандаш, дәфтәр-көндәлек барлана.

    Хәзер мәктәпкә форма белән килү таләп ителә. Хәтта укытучыларга да! Кием тыйнак һәм җайлы булырга тиеш. Инде җәй уртасында ук, берничә фирма районга килеп формалар тәкъдим итеп заказлар да җыеп китәргә өлгерде. Берәүгә дә сер түгел - мәктәпкә әзерлек вакыты - әти-әнинең акча янчыгы шактый бушый торган чор инде ул. Нишлисең, мәктәп кирәк-яраклары бигрәк күп бит хәзер. Һәр заманның үз таләбе. Ә бер генә әти-әнинең дә баласын башкалардан ким-хур итәсе килми.

    Хезмәттәшем икенче класска күчә торган улына костюм-чалбар-жилеттан торган мәктәп формасын 3300 сумга алган. Болар янына әле ак бәйрәмчә күлмәк, алмашка кия торган чалбар, аяк киеме, җылы кофта, спорт костюмы, ранецны да өстәсәң... Ай-һай әти-әнигә тырышырга кирәк булып чыга. Уку әсбапларына күчик. Бала кечерәк булган саен әйберләр күбрәк кирәк: пластилин, таякчыклар, буяулар... Иң гади дәфтәрне 2-4 сум, калынракларын (битенә карап) 12 сумнан башлап алырга була. Белгечләр, дәфтәр тышлыклары мөмкин кадәр гади, бала игътибарын тартып торырлык булмасын диләр. Ә менә көндәлекне матурны алырга киңәш итәләр. Ул шундый матур булсын, баланың аны кадерләп, саклап кына торасы, яхшы билгеләр белән бизисе килеп торсын. Әлбәттә, беренче чиратта төпле белем, ныклы укытучылар коллективы, мәктәптән баланың киләчәккә әзер, заманга яраклашкан шәхес булып тәрбияләнеп чыгуы. Тик соңгы елларда баланы кәнфит итеп киендерүгә көч түккән әти-әнинең, йөрәк парәләренең рухи халәте азрак кызыксындыра бугай. Хәер, монысы инде алдагы саннарга язар өчен башка тема. Ә әлегә әниләр кибеттән-кибеткә йөгерә-йөгерә, укучы баласын куандырам дип соңгы чиккә кадәр тырыша. Әйдәгез, кайбер әниләрнең фикерен тыңлап карыйк әле.

    Диләрә ВӘЛИЕВА:

    Бишенче класска бара торган кызым Азалиягә яңа форма - жилет белән итәкне 3000 сумга алдык, күн аяк киеме 2000 сум булды. Яңаны бик теләсә дә, сумкасы узган елныкы калды. Канцтоварлар, 300 сумлык бик шә-ә-әп көндәлек алдык, дәфтәрләр, карандашлар, тышлыклар, музыка мәктәбенә кирәк-яраклар... Ләкин аласы әйберләр бик күп әле. Узган елгы кофта-водолазка-блузкаларын агартырга махсус порошок алырга кирәк, спорт формасы кечерәйгән, кроссовкасы да кечкенә, аларын да аласы булыр. Буяу, пумалалар, альбом... Ай, куркып та куям хәтта...

    Марина РУСОВА:

    Балабызны беренче класска әзерлибез. Канцтоварларны июль аенда ук алып куйдык. Хәзерге бәяләр белән чагыштырып караганда, алдан алып кую отышлырак икән дигән фикергә килдек без. Улыма форманы районга килгән бер фирмадан заказ биреп алып куйган идек. 4300 сумга төште. Ахырдан бу фирма яңадан килеп ярминкә уздырды, товарларын заказ белән алдырган бәядән юньгәрәк сатты. Алай эшләүләре әти-әниләргә бер дә ошамады инде. Спорт формасы, галстук, аяк киемнәре, күлмәкләр, башка вак-төяк тагы 10-12 меңгә төште. 2000 сумга ранец алдык. Саный башласаң күп җыела шул. Әле балалар бакчасыннан да бүләк итеп төрле мәктәп кирәк-яраклары биргәннәр иде.

    Гүзәл САФИНА:

    Минем кызым унберенче класска бара. Күп әйберләр узган елдан калган, аласы әйбер күп булмады. Совет чорындагы мода буенча тегелгән көрән төстәге форма күлмәге алдык. Ак һәм кара алъяпкычы белән бергә 2500 сум булды. Мондый форма уңайлы да, җайлы да. Быел унберенчеләр ел әйләнәсе шундый форма киеп йөрергә килешкәннәр. Канцтоварларны Кайбычтан гына алабыз. Казаннан алгандагыга караганда үзебездә күпкә юньгәрәк килеп чыга дип исәплим.

    Надежда МАЛАНЬЕВА:

    Быел бишенче улыбыз мәктәпкә бара. Күп балалы гаилә булсак та, мәктәпкә әзерлек чорында әллә ни авырлык кичермибез. Киемнәр бер малайдан икенчесенә күчә бара. Кайсын кыскартабыз, кайсын озынайтабыз шунда. Малайлар бик пөхтә безнең, киемне әллә ни туздырмыйлар. Мәктәпкә әзерләнгәндә район да булыша, анысы өчен дә зур рәхмәт. Иң мөһиме - балаларның таза-сау булып, сәламәт йөрүләре.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: