Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Белем диңгезендә 35 ел капитан

    Фәһим абый белән Илүзә апаның хезмәт елларын бергә кушсаң - йөз елга туладыр мөгаен. Алар - гомер буе укытучы булып эшләгән фидакарь кешеләр. Укыткан елларның, дәресләрнең исәбе булса да, балалар күңеленә салган шәфкать орлыкларының, ай-һай, исәбе-саны, аерым үлчәме юктыр ул. Хәреф танырга, формулалар кулланырга, тигезләмәләр чишәргә генә өйрәтү түгел шул...

    Сигез бала арасыннан гаиләдә ул гына укытучы һөнәрен сайлый. Укытучылык - Гыйниятуллиннар нәселенә хас сыйфат. Фәһим абыйның әтисенең абыйсы Хикмәтулла да укытучы булган кеше бит. Мәктәпне тәмамлау турындагы аттестатны алгач, Казан дәүләт педагогия институты студенты булу бәхетенә ирешә. Күңелле студент еллары тиз уза, инде дип­ломлы белгеч булгач, Кайбычка җибәрәләр. Кече Мәмедә бер ел укытканнан соң, егеткә зур өметләр баг­лап, Апас районы Сатламыш мәктәбенә директор урынбасары итеп куялар. Нәкъ менә шунда эшләп йөргәндә Дәвеш авылы кызы, булачак тормыш иптәше, гомерлек таянычы, төпле киңәшчесе Илүзәсе белән таныша ул. Икесе дә укытучылар, уртак тел тиз табыла. Шулай итеп, яшь укытучылар гаиләсе барлыкка килә. Аннан соң, аны Дәүләки авылы мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Яшьлекнең канатлы чоры, зур хыяллар белән яшәгән чак бит! Планнар зурдан, көч-дәрман, егәр дә җитәрлек. Биш ел эшләгәннән соң, Фәһим Гыйниятуллинны Олы Урсак мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Ул килгәч биредә зур үзгәрешләр башлана: мәктәпкә капиталь ремонт ясау, укучыларны ашатуны җайлау, мәктәптә буфет ачу, мәктәп яны участогында яшелчәләр үстерүне оештыру. Тагы бер җитди проблема ачыклана: авылда аракы эчү белән мавыгучы гаиләләр күп икән бит. Аларның балалары, әлбәттә, мәктәпкә эленке-салынкы йөри, өйдә тиешле тәрбия җитми. Иң әйбәт тәрбия чарасы - хезмәт булыр, дип карар кыла Фәһим абый ул чакта. Һәм мәктәп яны участогында һәркемгә эш бүленә. Гаиләсенә, балаларына салкын карашта булган әти-әниләрне мәктәпкә тәрбия дәресләренә, төрле әңгәмәләргә чакыра. Шул чорда мәктәпләргә райком куйган таләп тә бар: дуңгызлар карап үстереп тапшырырга! Анысын да җиренә җиткереп үти алар, ел саен йөзәр дуңгыз тапшыралар. Ул арада мәктәп янында алмагач бакчасы да үсеп чыга. Бу эшләр барысы да укытучылар һәм укучылар тырышлыгы белән башкарыла.

    - Эштән кайтып кермәгән, гел мәктәп тормышына бирелеп яшәгән чаклар күп булды. Ихлас күңелеңне биреп эшләгәндә генә зур эшләр алып барып була бит ул. Янымда ул чакта мине аңлаучы тормыш иптәшем - Илүзәм булмаса, бу эшләрнең барысына да өлгерә алыр идемме икән, белмим. Илүзә - татар теле укытучысы иде. Аның укучылары бик күп тапкыр республика олимпиадаларында призлы урыннар яулады. Бергәләп 38 ел гомер кичердек. Кызганыч, каты авыру аны берничә ел элек безнең арадан алып китте шул, - дип искә ала кадерле кешесен Фәһим абый.

    Гыйниятуллиннарның нәсел дәвамчылары - ике уллары Фәнис һәм Илназ бүген әтиләренең төп төрәге булып яши. Әле сөйләшүебез дә килене Миләүшә әзерләгән тәмле чәй өстәле артында булды. Изге эшләрең тулы үткәнең, бәхетле картлыгың булу - иң зур сөенечтер инде ул! Шунысы да куанычлы, остазының эшен дәвам итүче укучылары, горурланып сөйләрлек дәвамчылары да бар. Берәм-берәм Фәһим абыйның Мактау кәгазьләрен барлыйм. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевтан алынган рәхмәт хаты да, ВЛКСМ язулы, Ленин портреты төшкән грамоталар да бер кочак... Сөйләшә башлаганнан бирле тел очымда һаман бер сорау бөтерелә:

    - Фәһим абый, мәктәп директоры булып кына да 35 ел эшләгәнсез, гомуми укытучылык хезмәте - 47 елга сузылган. 1966 елда башланган хезмәт юлы 2011 елда гына төгәлләнә. Бу чорда илдә, укыту сис­темасында күпме үзгәреш булган, пионерия, комсомол законнарына ышанып яшәгән кешегә, яңалыкларны кабул итү бик җиңелләрдән булмагандыр?!

    - Чыннан да, пионерия җимерелү - мәктәпләрдәге тәрбия эшенә зур зыян салды дип саныйм. Совет чоры уку системасы белән хәзерге чор бик нык аерыла. Әмма шул үзгәрешләрне кабул итеп, аларга җайлаша белү үзе бер тормыш дәресе, үзе бер зирәклек бит инде ул. Гомеремне укытучылыкка багышлаганыма һич үкенмим. Укытучы хезмәте - авыр хезмәт. Тик һөнәреңне яратсаң - барлык авырлыкларны да җиңеп чыгып була дип уйлыйм! - диде горур итеп гомерлек укытучы, белем диңгезе капитаны Фәһим абый Гыйния­туллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: