Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Бердәм Россия» партия­сенең республика конференция­сендә кайбычлылар да катнашты

    «Бердәм Россия» партия­сенең 2 июльдә үткән республика конференция­сендә партиянең җирле бүлеге секретаре Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә кайбычлылар да катнашты. Әлеге зур форумга аның урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Байморза авылы клубы методисты Зинаида Зайцева делегат итеп сайланган иде. Бу конференциядә партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина, беренчел бүлекчәләр секретарьләре дә...

    - Инде күптәннән "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы булып торсам да, Казанга барып, мондый зур сәяси чарада әле беренче тапкыр гына катнашуым, - диде Зинаида Зайцева. - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышларын зур игътибар белән тыңладым. РФ Дәүләт Думасына лаеклы депутатлар гына сайланыр дип уйлыйм. Мин үзем 23 ел инде Кыр Буасы һәм Байморза авылларын берләштергән сайлау комиссиясе әгъзасы, соңгы өч елда комиссия рәисе. Шуңа да сайлау өлкәсендә бай тәҗрибәм бар. Сентябрь сайлауларының оешкан төстә узачагына шигем юк. Чөнки бу партия­нең халык өчен башкарган эшләре санап бетергесез. Безнеке кебек кечкенә авылларга да игътибар зур. Мәлкидән Байморзага кадәр таш юл салынуына аеруча шатландык.
    Әйе, Кайбыч үсә, яңара. Район үзәге нәкъ шәһәрдәге кебек: бассейнлы спорт комплексы да, яшеллеккә күмелгән парклары да, матур архитектур корылмалары да бар. Яхшы яшәү өчен мөмкинлекләр арта бара.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: