Беренче олауны илткән шофер дүрт ятим бала да үстерә

Авыл хуҗалыгы җаваплы чор кичерә: кырлардагы игенне түкми-чәчми җыеп алып, Ватан амбарларына тапшырырга кирәк. Алтын бәясенә торган вакыт бу. Гомер юлын авыл белән бәйләгән "КамАЗ" шоферы Равил Бикчәнтәев әйткәнчә, кылны кырыкка ярыр чак.
Туган ягында тырышлыгы белән генә түгел, игелекле җан булуы белән дә танылу алган Равил белән без быел да иген басуында очраштык. Безне күрүгә әллә кайчангы танышларын очраткандай шат елмаеп исәнләште дә, озаклап сөйләшеп торырга вакыты юклыгын да шунда ук сиздереп куйды. Ике арба таккан машинасына зур байлык - ашлык төялгән, аны тизрәк Колаңгыдагы ашлык кабул итү пунктына илтеп тапшырырга кирәк.
- Быел уракка иң беренче булып безнең агрофирма комбайнчылары кереште. Ашлык кабул итү пунктына тәүге олауны илтү бәхете исә миңа елмайды. Үзебезнең Кайбыч кырларында үскән икмәкне бик кадерләп кабул иттеләр, кулың җиңел булсын, дип, рәхмәтләр әйтеп, бүләкләр биреп каршы алдылар, - диде Равил.
Сиксәненче еллардан бирле шофер булып эшләүче Равил Бикчәнтәевны игелекле җан дип атавым да юкка гына түгел. Үзләренең дүрт балалары үсеп җиткәч, Яшел Үзәндә приютта тәрбияләнүче кызны һәм Кайбыч җирлегендә ятим калган өч бертуган баланы Хәмдиясе белән үз канатлары астына алдылар. Ике йөрәк җылысы сигез җанга җитә!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 апрель 2021 - 15:13“Китап” радиосы туган тел сагында тора “Китап” радиосының эш юнәлеше һәм максаты нидә?3200
-
9 апрель 2021 - 14:41Кайбычта язгы кыр эшләренә старт бирелде Традиция буенча, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хуҗалыклардагы техниканың әзерлегенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы карары белән махсус оешкан комиссия бәя бирә.29600
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.28500
-
5 апрель 2021 - 10:08Кайбыч пенсионерларына сөенеч: 1 апрельдән пенсия арта 1 апрельдән дәүләт пенсион тәэмин ителешендәге, шул исәптән, социаль пенсияләр 3,4 процентка арттырыла. Бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә.30000
-
3 апрель 2021 - 07:52Хуҗан Хәсән авылының оста куллы кызлары Асыл җепләр белән чигү чигә кызлар.32100
-
2 апрель 2021 - 11:16Кайбыч сәхнәсендә- Түбән Кама артистлары Кайбыч сәхнәсендә – Түбән Кама шәһәрендәге Туфан Миңнуллин исемендәге татар Дәүләт драма театры артистлары.14200
-
1 апрель 2021 - 11:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #17 / "Н" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.50200
-
1 апрель 2021 - 09:50Чүтидән Щукиннар гаиләсе Казанда фермерлар өчен уздырылган тантанада катнашты Татарстанда фермерлык хәрәкәте оешуга утыз ел тулды.29600
-
1 апрель 2021 - 09:43“Кайбыч таңнары”на ташламалы бәядән язылабыз! "Россия почтасы" газета-журналлар укырга яратучылар өчен менә дигән мөмкинлек тудырды: 5-15 апрель көннәрендә агымдагы елның икенче яртыеллыгына матбугатка ташламалы бәядән язылырга мөмкин. «Кайбыч таңнары»на ташламалы язылу бәясе – 712 сум 62 тиен.9300
-
31 март 2021 - 15:49”Никах” китабы Кайбычта сатыла ”Никах”- “Казан утлары” сериясендә “ТАТМЕДИА” ярдәме белән чыккан өченче китап.22300
-
31 март 2021 - 09:25Яшь каратэчылар Чаллы шәһәрендә чыгыш ясады “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында Владислав Васильев җитәкчелегендә эшләп килүче каратэ секциясенә егермеләп бала йөри.16400
-
29 март 2021 - 11:20Кайбычлылар, хәрби хезмәт буенча сорауларыгыз бармы? Хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокуклары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачыла.16700
-
27 март 2021 - 15:58Кайбычта туган як тарихын өйрәнүчеләр Уфага барды Без кемнәр? Тамырларыбызда кайсы кавем-ыру каны ага?28200
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
6 апрель 2021 - 09:42Кайбычта санитар- экологик икеайлыкка старт бирелдеБар җиһанны ап-ак карга төргән салкын кышлар да узып китте.14000
-
12 апрель 2021 - 15:13“Китап” радиосы туган тел сагында тора “Китап” радиосының эш юнәлеше һәм максаты нидә?3200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика