Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Без бүген киләчәгебезне сайлыйбыз”- ди кайбычлылар

    Кайбыч районында Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау оешкан төстә башланып китте. Район териториаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина хәбәр иткәнчә, безнең районда 32 участок сайлау комиссиясе эшли.

    Иртәнге сәгать җидедә аларның барысы да сайлаучылар өчен үз ишекләрен ачты. Район буенча барлыгы 10784 сайлаучы исәпләнә, иртәнге сәгать унга шуларның 5868е үз тавышын бирде инде. Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Афанасьевка, Олы Кайбыч, Федоровское, Кошман авылларындагы сайлаучылар аеруча зур активлык күрсәтә. Районда барлыгы 153 яшь сайлаулаучы беренче тапкыр сайлауда катнаша. Хуҗа Хәсән, Иске Тәрбит, Корноухово, Афанасьевка, Салтыйган, Бәрлебашы авылларындагы сайлау участокларында сайлаучылар электрон юл белән тавыш бирә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гаиләсе белән бергә, иң беренчеләрдән булып, үзе яшәгән Бәрлебашы авылы сайлау участогына килде.

    -Мин Кайбыч районында сайлаулар оешкан төстә узар дип ышанам. Бүгенге сайлау республиканың киләчәген билгели. Шуңа да анда катнашу барыбыз өчен дә мөһим. Бу безнең гражданлык бурычыбыз. Бердәм булганда гына без матур уңышларга ирешә алабыз,- диде ул.

    Бу участоктагы сайлау комиссия әгъзасы Гөлнара Идрисова 25 елдан артык инде шушы комиссиядә.

    -Бездә сайлаулар һәрвакыт гадел уза. Бу юлы да шулай булачак.

    Барлык сайлау участокларында да полиция хезмәткәрләре дежур тора, алар сайлауның гадел һәм чиста булуын күзәтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: