Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Без бәхетле идек, Мин хәзер дә бәхетле!»

    Районыбыз авылларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган хатыннары яшәүче йортларны эзләп табасы авыр түгел. Аларның барысы да бер проект белән төзелгән. Ак кирпеч, түбәсе профнастил белән ябылган ул йортларның залы, кухнясы, йокы бүлмәсе, ваннаcы, уңайлыклары бар, газ мичләре яхшы җылыта.

    Хуҗа Хәсәннән 89 яшьлек Фаина Габделсабирова да быелгы кышын әле уз­ган җәйдә генә Казан шә­һә­рендәге "Аристон" тө­зе­леш фирмасы төзи башлап, тиз арада сафка бастырган ветеран йортында үткәрә. Фирма җи­тәк­чесе Галимҗан Зәкиянов төзелешнең сыйфатлы итеп башкарылуын даими контрольдә тоткан, ә йортны Иске Тәрбиттән Василий Федоров бригадасы төзегән. Иске йортны әлегә сүтмәгәннәр, әби белән бергә картайган җиһазларны да шунда калдырганнар. Кызлары ярдәме белән бүлмәләр­не артык тыгызлап тормаслык итеп кенә яңача җиһазландырганнар, стенага матур картиналар элгәннәр. Кыскасы, Фаина Захаровнага, үзе әйт­меш­ли, шәһәрдәге кебек уңайлыклары булган бу йортта яшәү оҗ­мах булып тоела. "Картлык көнебездә безгә шулай кадер күр­сәтүче­ләргә рәхмәтнең иң зурысы", - ди ул, бәхетле елмаеп. Ләкин ветераннарны торак белән тәэ­мин итү программасына башта ук эләкми әле Фаина Захаровна. Моның өчен суд юлларын да үтәргә туры килә.

    Иваново - кәләшләр шәһәре

    Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы эшли башлагач, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева үзләрендәге шушы категориягә керүчеләрнең барысының да документларын туплый.

    Әмма төгәлсезлекләре булу сәбәпле, Фаина Захаровнаның документларын районнан кире боралар. Кызлары да, безнең әнигә йорт эләкмәс инде, дип, төшенкелеккә бирелә.

    Әбинең чыннан да тузган торакта яшәвен күреп торган Светлана Петровна, өметсезлеккә бирелмәскә кушып, документларны яңадан тупларга кирәклеген әйтә. Куш-Күл авылында яшәүче кызы Раиса Родионова, мин икенче группа инвалид дип тормый, шушы эшкә тотына. Сугыш чорындагы фактларны дә­лилләү өчен шактый йөрергә туры килә аңа. Ә төп төгәлсезлек - сугыш уты кичкән әтиләренең исем-фамилиясендә. Никахлашу таныклыгында аның исеме Сабиров Тимофей Насыйрович дип язылган, гәрчә ул Габделсабиров Габделразыйк Габделнасыйрович булса да. Балалары хәзер дә Тимофеевич булып йөри. 1982 елның февралендә вафат булган ирнең үлеме турындагы таныклыгында аның исемнәре дөрес язылган, башка документларында ул гел Тимофей булып бара. Фаина әбигә үзенең чыннан да Габделразыйкның хатыны икәнлеген раслату өчен Кайбыч район судына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Чөнки бу мәсьәләне бары суд кына хәл итә. 2010 елның 23 июлендә узган суд утырышында ул тормыш иптәшенең 1942-1943 елларда Смоленскийда партизан отрядында бүлек командиры булып хезмәт итүе, сугыш вакытында аның турында мәгъ­лүматлар язганда фамилиясе, атасының исеменең кыскартылуы, ә исемен русчалатып язулары турында сөйли. Әнә шулай ул Сабиров Тимофейга әй­ләнә. Фашист илбасарларына каршы көчле сугыш вакытында һәр көнең яшәү белән үлем арасында булганда грамматик хаталарга игътибар итүче булмагандыр шул. Гомер буе Хуҗа Хәсәндә яшә­гән бабайны авылда да Тимофей дип йөртәләр, аның Габделразыйк икәнлеген бөтен­ләй белмәгәннәрдер дә әле. Суд Фаина Захаровна белән Габделразыйк Габделсабировның 1946 елның 17 июнен­дә законлы никахка керүе, никахның Иваново шәһәрендәге ЗАГСта теркәлүен раслый. Ә судка ка­дәр район ЗАГСы начальнигы Рафия Гайнуллина бу шә­һәрдәге ЗАГСка, фактларга ачыклык кертүне үтенеп, запрос җибәрә. Җавап хаты озак көттерми - Иваново шәһәре ЗАГСы һәм Иваново өлкәсенең архив бүлегеннән аларда Сабиров Тимофей Насыйрович белән Данилова Фаина Захаровнаның никахы 1730 нчы номер белән теркәлүе, никахтан соң "Сабиров", "Сабирова" фамилиясе бирелүе турындагы язма саклануы турында язып җибәрәләр. Аларга никах турындагы документ шәхесне раслаучы реаль документтан башка гына бирелгән, шунлыктан хата килеп чыккан. Суд Фаина Сабированың гаризасын канәгатьләндерә һәм алар­ның никахларын тер­кәү актына тө­зәтмәләр кер­тү турында карар чыгара. Шулай итеп, 1946 елдан бирле Сабирова булып яшәгән әбинең фамилиясе озыная - Габдел- килеп өс­тә­лә, ирнең дә исемнәрен ата-анасы кушканча язалар.

    - Без ЗАГСка булачак иремнең партизан книж­кәсе белән барган идек шул, - ди Фаина әби яшьлек елларын искә төшереп.

    Ул партизан кенәгәсен әби әле дә кадерләп саклый. Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссариатыннан да Габделсабировның 1941 елдан 1945 елның маена кадәр 24 нче танк полкы составында сугышта катнашуы турында мәгълү­мат бирә­ләр. Шулай итеп, йорт төзелешенә юл ачыла.

    Фаина + Габделразыйк = мәхәббәт

    Керәшен кызы Фаина бе­лән башкорт егете Габделразыйк арасында гый­шык уты ничек кабына соң? Мәхәббәт тарихына күз салыйк. Сугышның иң дәһшәтле 1943 елында 20 яшьлек Фаина кебек йөзләрчә Татарстан кызларын Иваново шәһәренә электростанция төзелешенә җи­бә­рәләр.

    - Әллә ничә вагонга шыплап тутырдылар безне. Кайбычтан гына бер вагон идек. Авылдаш кызларыбыз да күп иде. Хәзер алар арасыннан бер Василиса Черемисова гына исән калды инде. Юлда ике атна бардык, әниләр төреп җибәргән ризык җитте. Эш авыр булды, әмма тамак ягы зарланырлык түгел иде. Карточкага 700 грамм икмәк, 600әр грамм май, шикәр бирделәр. Бу безгә җитеп барды. Эшкә соңга калсаң, карточкаңны кисә­ләр. Ә менә өстебезгә юньле кием юк иде,- дип искә ала ул авыр елларны Фаина Захаровна.

    Яралы кулын муенына ас­кан кара чәчле егет тү­гәрәк йөзле, эшчән, чибәр Фаинага бер күрү­дә гашыйк булгандыр. Шулай булмаса, бераз дуслашып йөргәннән соң, өй­лә­нешергә тәкъдим яса­мас иде. ЗАГС та язылышалар, кайтуларына дуслары тыйнак кына табын да корып куялар. Сугыш утын кичеп кайткан солдатларны да Ивановога эшкә җибәргән булалар. Габделразыйк 1945 ел­ның 28 маена ка­дәр өч ай госпитальдә дәваланган. Бу хакта СССР Оборона министр­лыгының хәрби-медицина музееннан би­рел­гән белешмәне дә әби әле­дән-әле кулына ала. Анда взвод командиры, өлкән сержант Габделсабировның дошман пулясыннан яраланган кулына катлаулы операция ясаулары турында язылган.

    Фаина башкорт егетенә кияүгә чыгуы турында әни­­сенә хат язарга курка. Шулай да, мин бер чуваш егетен яраттым, авылга, мөгаен, аның белән кайтырмын, дип яза. Мөселман икәнлеген кайткач кына әйтермен дип уйлый. Канашка кадәр поездда, аннан соң "попутка"да атта кайталар. Иске Тәрбиттә берәүдән бәлә­кәй арба сорап, әйберләрен шунда төйиләр дә, Хуҗа Хәсәнгә кадәр җәяү кайталар. Бу 1946 елның августы була. Ә апрельдә Фаинаның 12 ел гамәл­дәге армиядә хезмәт иткән, Япония сугышында катнашкан әтисен җирлә­гән­нәр. Башкорт егетен яраталар Хуҗа Хәсәндә. Шу­шы кайтуыннан туган ягы - Башкортстанның Борай районындагы Каенлык авылына кунак булып кы­на кайтып йөри инде ул. Җиде балага гомер бүләк итәләр. Аларга Роза, Валентина, Рәшит, Галина, ә игезәкләргә Рәй­сә, Рифкать, соңыннан туган кызга Сара дип исем кушалар. Сара алты айлык ча­гында, ә Рәшитләре ал­ты ел элек вафат булган. Балалары туган нигезгә эзне суытмый. Фаина Захаровнаның 20 оныгы, 15 оныкчыгы бар.

    36 ел керәшен авылында яшәгән, эшләгән башкорт егетенә, син башка мил­ләттән дип, ник берсе сүз тидерсен. 1982 елда мәң­гелеккә күзен йомган ул.

    Бөек Ватан сугышы ветераны Габделразыйк бе­лән тыл ветераны Фаина Захаровнаның тормыш юлы күпләргә үрнәк.

    - Олы Кайбыч авылына барган саен мәчеткә кереп, хәер бирәм, мулладан әтиемнең якты рухына дога укытам, - ди кы­зы Рәйсә.

    Милләтләр дуслыгы, толерантлыкның ачык чагылышы шушы була инде ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: