Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Без- халык иминлеге сагында

    1922 елның 15 сентябрендә Халык комиссариатының "Республиканың санитар органнары турында" гы декреты нигезендә профилактик медицина системасына нигез салына.

    Татарстанда 1920 елның 26 сентябрендә ТАССР Наркомздравы каршында 13 санитар врачны берләштергән санитар эпидемиологик секция оештырыла, ә 1939 елда Зәйдә районара санэпидстанция ачыла, бераздан ул Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләрендә дә оеша. 1941 елда Кайбыч районы сырхауханәсе каршында санитар эпидемиологик бүлек эшли башлый. Ә инде Кайбыч яңадан мөстәкыйльлеген алган 1991 елны районда санэпидстанция ачыла. РСФСР да санитар-эпидемиологик күзәтчелек буенча Дәүләт комитеты үзгәртелү сәбәпле, ул 1994 елда дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек бүлеге итеп үзгәртелә. 2005 елда Татарстанда дәүләт санитар-эпидемиология хезмәтенең үзгәреш кичерүе нәтиҗәсендә яңа контроль күзәтчелек орган- Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе барлыкка килә. Татарстанда идарәнең 17 территориаль бүлеге оеша. "Татарстан Республикасында дәүләт санитар эпидемиологик күзәтчелеге үзәге" федераль дәүләт учреждениесе һәм шәһәр-районнардагы эпидемиология күзәтчелеге үзәкләре "Татарстан Республикасында гигена һәм эпидемиология үзәге" бердәм Федераль дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенә әйләнә.

    2010 елда лабораторияләр челтәрен оптимальләштерү кысаларында Кайбыч бүлегендә дә бактериологик лаборатория ябыла.

    Дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелеге булмаган җәмгыятьне күз алдына да китерүе авыр. Эпидемиологларның тәҗрибәсе, осталык, белеме җирдә, диңгездә генә түгел, космоста да кирәк.

    Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан егерменче гасыр профилактик медицина гасыры дип игълан ителде. Һәркем сәламәт булырга, авыруларны тиз җиңәргә омтыла. Чир синнән ерак йөрсен өчен профилактик чараларны эшкә җигәргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Сәламәтлек- иң зур байлык ул. Безнең эшчәнлек тә шул байлыкны саклауга юнәлдерелгән.

    "Татарстан Республикасы Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәренең гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Кайбычтагы филиалында җиде кеше хезмәт куя. Алар арасында югары белемле белгеч, югары квалификацион категориядәге врач бар, бишесе- махсус урта белемле. Бүлек белгечләре санитар-эпидемиологик иминлекне лаборатор тәэмин итү буенча максатчан эш алып бара. Агымдагы елның сигез аенда, мәсәлән, 1694 лаборатор тикшерү үткәрелде. Әйләнә-тирә мохитта физик факторлар буенча 690 үлчәү алынды, болардан тыш 1454 проба Яшел Үзәндәге филиалдагы бактериалогия һәм санитар- химик лабораториягә җибәрелде.

    Бөер синдромлы бизгәк авыруын профилактикалау максатында йогышлы авыруларның табигый учакларында кимерүчеләргә каршы көрәш алып барылды. Өч торак пункт тирәсендә 230420 кв.м. мәйданда эш иттек. Алдан төзелгән килешү нигезендә, ай саен 90 объектта дезинсекцион һәм дератизацион чаралар үткәрелә. Малярия авыруын булдырмау буенча да профилактик эш алып барыла.

    Санэпидемиология системасындада эшләгән И.Касыймов, А.Кузьмина, C.Солтанова, А.Евстафьева, шулай ук Рузия Гыйләҗева, Валентина Сәлахиева, Халидә Хәмидуллиналар- безнең горурлыгыбыз. Бүгенге хезмәт коллективы алар эшен уңышлы дәвам итә, медиклар алдына куелган бурычны уңышлы үти.

    Фәймә Җиһангирова, " ТР Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең Кайбычтагы бүлеге мөдире

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: