Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Без язгы чәчүгә әзерме?

    Игенче-механизаторлар өчен имтиханнар якынлаша.

    Яз кояшы үзенең нурларын көннән-көн мулрак сибә. Көне ел туйдырырлык язгы кыр эшләре башланырга да күп калмый. Тиздән басу-кыр­­лар техника гөрелтесенә күмелер. Бу чорда авыл хуҗалыгы техникасының ватылмыйча эшләве мөһим. Шуңа да аның тө­зекле­генә зур игътибар бирелә. 26 мартта "Алтын кырлар" җәмгыятенең Ульянково филиалындагы машина-трактор паркында агрофирмалар, хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлар, баш агрономнар, техника куркынычсызлыгы буенча инженерлар катнашында үткән семинар-киңәш­мәдә сүз нәкъ шул хакта барды.

    Муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин техниканы агрегатлаштыруны тизләтү бурычын куйды. Моңа бер атна вакыт бирелде. Аннан соң махсус төзелгән комиссия хуҗалыклардагы һәр агрегатның әзерлеген тикше­рә­­чәк.

    - Яз барыбызны да оешканлыкта сыный. Хәзерге вакытта бар көчне язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы сафка бастыру турында кайгыртуга юнәлдерү зарур. Шул ук вакытта техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген дә истән чыгармау сорала, - диде Альберт Илгизәрович.

    "Алтын кырлар" дагы техниканың кыр эшләренә әзерлеге белән баш инженер Александр Сяплин таныштырып үтте. Аның сүзләренә караганда, биредә биш чәчү агрегаты эшләячәк. Техникалары нигездә әзер, бары өч "ДТ-75" чылбырлы тракторына ремонт кирәк.

    Агрофирманың баш агрономы Рәис Минһаҗиев кырларның чәчү структурасы, баш экономист Ольга Ветлугина кыр эшләре барышында хезмәт­кә түләү шартлары турында сөйләде. Альберт Илгизәрович барлык экономистларга да механизаторларны язгы чәчү вакытында хезмәткә тү­ләү шартлары, кызыксындыру чаралары белән таныштыру бурычын куйды. Алга таба семинар-ки­ңәш­мә Ульянково мәдәният йортында дәвам итте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров әйтеп узганча, барлык хуҗалыкларда эш ике сменада оештырылырга тиеш. Минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары кайтару, чәчүлек орлык белән тәэмин ителү мәсьәлә­лә­ре дә кузгатылды. Бүгенге көндә "Яңа юл", "Бакчачы", "Садриев", "Чекмарев", Закиров исемендәге җәмгыятьләрдә минераль ашлама бөтенләй юк. Инвестор карамагында эш­ләү­че җәмгыятьләрдә туфракны тукландыруга җитди игътибар бирәләр. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан субсидия дә каралган. Әче туфраклы җир­ләргә известь кертү мәсьәләсе дә күтәрелде.

    Шул ук вакытта терлекчелек тармагын да гел күз уңында тотарга кирәк. Аерым хуҗалыкларда сөт җитештерү узган елгыдан кимегән. "Гөбенә" агрофирмасында ул, киресенчә, узган елгыдан алты тоннага күбрәк. Кай­бер фермаларда кардаларда салам да юк, ашату тиешенчә оештырылмаган. Язгы кыр эш­лә­ре барышында да, тер­лекчелек тармагын икенче планга калдырырга ярамый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: