Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бүген чыгарылышлар өчен соңгы кыңгырау чыңлый

    25 майда районыбызның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Әлеге көн укучылар өчен дә, укытучылар, ата-аналар өчен дә аеруча истәлекле. Чөнки унбер ел буена бергә белем алган укучылар, мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк басарга җыена, укуларын алга таба да дәвам итү өчен учи-лище, техникум, югары уку йортларын сайлый. Бу көнне алар яраткан укытучылары белән сабуллаша, шуңа да күңелләрендә моңсулык, күзләрендә матур киләчәккә өмет чаткысы балкый.

    Вакыт шулкадәр тиз уза. Әле кайчан гына укучыларны дәрескә чакырып, беренче кыңгырау чыңлаган иде. Күз ачып йомган арада дияр¬лек, күп төрле вакыйгаларга бай булган тагын бер уку елы узып та киткән. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да әле дүшәмбе көнне генә үткәрелгән планеркада шулай диде. Чыгарылышларга мөрәҗәгатендә исә мондый юллар бар: 
    – Хөрмәтле чыгарылыш класс укучылары! Бүген барыгыз өчен дә дулкын-ландыргыч көн – 11 ел буена белем алган яраткан мәктәбегез белән хушла-шасыз. Кулыгызга чәчәк бәйләме, үзегездән дә зуррак сумка тотып, беренче класска баруыгызны, беренче укытучыгыз каршы алуын бүгенгедәй яхшы хәтерләсәгез, соңгы кыңгырау чыңлавы да күңелегезгә мәңгегә кереп калачак. Безнең тормышыбыз мәктәптән аерылгысыз, шуңа да Белем көне гомумха-лык бәйрәменә әйләнә. Соңгы кыңгырау көнендә өлкәннәр дә үзләренең мәктәпне тәмамлаган чакларын искә төшерә. Кайбыч районы мәктәпләрендә көндәшлеккә сәләтле, тирән белемле укучылар әзерләү өчен бөтен мөмкин-лекләр дә бар. Бездә алган белемнәрегез киләчәктә дә ярдәм итәр,тормышта үзегезнең лаеклы урыныгызны табарсыз дип ышанам. Һөнәри белем алгач, туган якларыбызга кайтыгыз. Авылның киләчәге яшьләр кулында. Сезгә, яшь дусларым, мавык¬тыргыч белем дөньясына сәяхәттән якты тәэсирләр алуыгызны, бәхет, сәламәтлек телим. 
    Мәгариф бүлегеннән хәбәр иткәнчә, быел район мәктәпләрен 104 укучы тәмамлый.Тугызынчы класста 126 укучы белем алды. Хәзер унберенчеләр зур сынау алдында тора, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырасылары бар. Тугызынчыларны да имтиханнар көтә. 
    Чүти мәктәбенең чыгырылыш класс укучысы Эльмира Шәрәфетдинова да безнең белән фикерләрен уртаклашты. 
    – Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелләрдә кала торган иң шатлыклы һәм бәхетле мизгелләрнең берсе. Мавыктыргыч мәктәп еллары тиз узып китте. Уку дәверендә төрле хәлләр булгандыр, ләкин хәтердә балачакның күңелле чаклары гына калыр.Безне 11 ел буена тәрбияләгән,укыткан укытучылары-бызга рәхмәтебез чиксез. Алар безгә ныклы белем бирде, хәзер инде шул белемнәрне сынар чак җитте, – диде ул. – Әнием укытучы, шуңа да хезмәтләренең ни дәрәҗәдә авыр икәнлеген яхшы беләм. Мәктәпкә килеп керү белән шат елмаеп каршы алган, үзләренең киңәшләрен биргән укыт-учыларыбызга, безнең өчен янып-көеп йөрүче директорыбыз Лариса Буха-ровага, сыйныф җитәкчебез Раилә Козловага зур рәхмәтемне әйтәсем килә. 
    Мәктәп укучыларын өч айга сузылган җәйге каникуллар көтә. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллинның планеркадагы чыгышыннан күренгәнчә, бездә 17 мәктәп лагере ачыла, алар 10 июньнән эшли башлый. Олы Кайбыч мәктәбендә ул бераз соңрак – 17 июньдә ачыла, чөнки анда бердәм дәүләт имтиханнары уза. Лагерьларда барлыгы 360 укучы ял итәчәк. Олы Кайбыч, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Федоровское, Олы Подберезье мәктәпләрендә ачылачак хезмәт һәм ял лагеренда 100 укучы хезмәт белән ялны бергә алып барачак. Республиканың башка лагерьларында, “Сәләт”тә ял итәргә теләүчеләр мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Күңелле җәйләр сезгә, укучылар! 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: