Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бүген Кайбыч бадминтончыларны кабул итә

    Иртәнге сәгать унда Олы Кайбычтагы "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Идел аръягы зонасына кергән Кайбыч, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан районнарының 2001 һәм аннан да яшьрәк укучылар командалары катнашында бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы үтте.

    Районыбыз данын яклап бу ярышларда Борындык төп мәктәбенең Хәзмә Юнысов җитәкчелегендәге командасы чыгыш ясый.

    Ярышта катнашучыларны сәламләп Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясенең хөкемдарлар коллегиясе рәисе Альфред Шәмгуллин, Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады һәм барлык катнашучыларга уңышлы чыгыш ясауларын теләде. Көн дәвамында барган ярышларда җиңүчеләрне 1 ноябрьдә хәбәр итәчәкбез.
    1 ноябрьдә шул ук залда өлкән класслар укучылары, өлкәннәр катнашында ярышлар үтәчәк. Спорт сөючеләрне тамаша кылырга чакырабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: