Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бүген Кайбычта 34 яшьлек егет өйләнә

    Бүген Олы Кайбыч авылында яшәүче Фәнил Миңнуллин белән Венераның туй көннәре.

    Чын күңелдән бәхетле, матур киләчәк телибез аларга! Гомер буе бер-берсен күз карашыннан аңлап, булганнан канәгать булып, иман белән яшәргә язсын! Фәнил үзе дә шактый тормыш тәҗрибәсе җыеп, 34 яшендә генә өйләнә. Венера белән икесе дә «Салават күпере» спорт комплексында эшли, шунда танышканнар да. Берничә ай очрашып йөргәннән соң, егет кызга тәкъдим ясый. Ризалык алгач, барлык йолаларны туры китереп, никах укыталар.
    Башкаларга да озак сайланып йөрмәскә киңәш итәр идем. Өйләнми йөргәнгә якыннар, туганнар да борчыла. Язмышымны көтеп мин дә менә шушы көнгә җиткәнмен. Инде үз ярымны тапканга бик сөенәм, барысы да хәерлегә булсын! - ди Фәнил.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: