Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бортас авылында яшәүче Гомәрхан Исмәгыйлевка 90 яшь тулу уңаеннан илебез Президенты Владимир Путиннан Рәхмәт хаты килде

    Бортас авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Гомәрхан Исмәгыйлевка да 90 яшь тулу уңаеннан илебез Президенты Владимир Путиннан рәхмәт сүзләре белән сугарылган рәхмәт хаты килде. Юбилярга әлеге хатны һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүләген башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов тапшырды. Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы...

    Язмыш Гомәрхан Исмәгыйлевка сынауларның җитдиләрен җибәргән. Унбиш яше тулып киткәч кенә Бөек Ватан сугышы башлана. Барлык чордашлары кебек аңа да окоп казырга, җирен дә сукаларга, игенен дә игәргә туры килгән. Барлы-юклы техникада эшләргә ирләр калмагач, аның кебек үсмерләрне Мөрәле МТСында тракторда эшләргә өйрәтәләр.
    - Көнне төнгә ялгап, ачлы-туклы эшләргә туры килде безгә. Кияргә юньле киемебез дә юк иде. Яшем җитмәгәнлектән, мине сугышка алмадылар. Әтием дә карт иде инде, ул 1943 елда авырып үлеп китте. Яшьли чыныгу алгангадыр инде, Ходай Тәгалә миңа гомерне биргән, Аллага шөкер, - ди юбиляр яшьлеген искә алып.
    Сугыштан соң авылны аякка бастырган елларда да Гомәрхан ага тракторда эшли. 1951 елда Борындык кызы Мәрьям белән гаилә корып җибәрәләр. Тормышлары җайланганда гына, 1960 елның мартында гаиләгә кара кайгы килә. Көчле җил вакытында авыл читендәге җил тегермәненең бер канаты сынып, Мәрьям өстенә төшә, яшь ананың гомере өзелә. Ул вакытта олы уллары Рушатка сигез, Ринатка алты, Фирдәвескә дүрт кенә яшь була. Ялгыз иргә өч малайны аякка бастыру җиңел булмый, билгеле. Колхоз эшенә дә йөрергә, йорт эшләренә дә өлгерер­гә кирәк. Ничек кенә авыр булса да, улларын ятимнәр йортына тапшыру уена да кереп карамый аның Аларга әни булырга Нурия апаны алып кайта. Яшел Үзән шәһәрендәге "Серго" исемендәге заводта, аннан соң балык хуҗалыгында эшли ул. Тату гаиләдә Рушания белән Миләүшә дөньяга авыз сала. Әти-әни­ләре эштә булганда йорт эшләрендә булышу, нәни сеңелләрен карау өч малай җилкәсендә була. Хәзер инде алар үзләре өлкән кешеләр. Бабайның бүгенге көндә 11 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Шунысы кызганыч, Гомәрхан аганың юбилееннан соң берничә көн үткәч, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче төпчек улы Фирдәвес вафат булган...
    Гомәрхан ага колхозда озак еллар механизатор, бригадир булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та 13 ел эшли әле. Хезмәт ветеранының тырышлыгын тиешенчә бәялиләр, ул "Татарстан Рес­публикасының атказанган механизаторы" исемен горур йөртә.
    Бүгенге көндә карт белән карчык Бортас авылында үзләре генә яшәп ята. Балалары әти-әни­ләре янына еш кайта. Апас районында яшәүче кызлары Рушания аларда еш була.
    - Аралар якын булгач, әти-әни янына еш киләбез, хуҗалык эшләрендә булышып китәбез. Аллага шөкер, олы яшьтә булса да, әти үзен яхшы хис итә, хәтере дә яхшы. Буш вакытларында балыкка йөрергә ярата. Әти бик тырыш кеше, 73 яшенә кадәр колхозда эшләде. Әни белән безне үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән итеп үстерделәр, рәхмәт аларга. Узган ел бергә гомер итүләренә 55 ел булды. Алар безнең өчен үрнәк, - диде олы кызлары Рушания.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: