Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындык авылы янындагы Зөя елгасы аша салынган күпер буенда бозны шартлаттылар

    Елгалардан бозны алып китүче, кыш буена яуган карны эретүче апрельгә дә кердек. Язгы көннәрнең кисәк җылытуы безне мул су алдында көчсез калдырмасмы? Чарасын күрмәсәң, елгаларның да ярларыннан ташып агуы ихтимал. Зөя ел саен характерын күрсәтергә ярата.

    Районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе 30 мартта Борындык авылы янындагы Зөя елгасы аша салынган күпер янындагы бозны шул максатта шартлатуны оештырды да инде. Әнә шулай республикада язгы ташуларга каршы елгаларда шартлату эшләре башланып китте, Зөядәге күпер астында бозлар терәлү куркынычы да бетерелде.

    Авылларны су басу, күперләргә зыян салуны булдырмас өчен Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ел саен Ульяновск өлкәсенең "Геофизик" җаваплылыгы чикле җәмгыятенең шартлатучылар бригадасы белән берлектә республиканың су басу куркынычы булган елгаларында шартлату эшләрен алып бара. Зөядә бозны шартлатканда, ЮХИДИ хезмәткәрләре юлдагы машиналарны җибәрми торды. Шартлату урнында "Татавтодор"ның Кайбыч бүлекчәсе, "Челтәрле компания", газ хезмәте, медицина хезмәткәрләре, Буа шәһәренең 1 нче зона эзләү- коткару отряды да чакырылган иде..

    Шартлату эшләре башланганчы әлеге чарада катнашучылар белән РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең инженер- техник чаралар хезмәте начальнигы, подполковник Георгий Баженов инструктаж үткәрде.

    Шартлатучылар бозда уналты тишек тишеп, 2,4 әр килограмм күләмендә шартлаткыч урнаштырып чыкты. Алар әйтүенчә, Зөя елгасы уртасында боз калынлыгы 40- 50 сантиметр тәшкил итә. Георгий Баженов сүзләренә караганда, биредә барлыгы 40 килограмм шартлаткыч матдә тотылган. Бу күпергә 1979 елдагы көчле су басу вакытында да зыян китерелмәгән. Башка шәһәр-районнарга илтүче федераль дәрәҗәдәге әлеге юлга салынган күперне язгы ташу чорында күз карасыдай саклыйлар.

    Район территориясендә су басуларны булдырмас өчен, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенә, җитәкчеләргә асфальт юллар астына салынган торбаларны кардан арындыру, агрофирмалар, хуҗалыкларга фермаларга, ындыр табакларына су кермәслек итеп, карны чистартырга, су юллары ачарга күрсәтмә бирде.

    Авыл җирлекләренә елгаларда бозлар агуына комаучаулык иткән агач, куакларны кисү бурычы куелган иде.

    - Язгы ташу бәла- казаларсыз үтсен өчен без һәр елны планлаштырылган чаралар үткәрәбез. Безнең районда 1382 кешесе булган ун торак пункт су басу зонасына керә. Зөя елгасы ярларыннан ташыган очракта Федоровское, Борындык, Малала, Кече Мәме авылларына су басу куркынычы яный. Моңа юл куймас өчен, ел саен Зөя аша салынган күпер янында шартлату эшләренә заявка бирәбез. Тулаем алганда, районда су басу куркынычын булдырмас өчен барлык әзерлек эшләре дә башкарылды. Быел да язгы ташу тыныч үтәр дип уйлыйм, - диде гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров.

    Язгы ташу вакытында бәла- казалар булмасын өчен һәркем үзенә беркетелгән территориядә уяу булырга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: