Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындык мәктәбе укытучысы авыл тарихын өйрәнә

    Риваятьләргә караганда, Борындыкның оешу тарихы 13нче гасырларга ук барып тоташа. Болгар җимерелгәннән соң, Арыслан бабаның ике улы - Чулпан белән Борындык - бу якларга килеп, ике авылга нигез салган.

    Борындык бик бай авыл булган. Анда завод-фабрикалар тотучы байлар, зур-зур мәдрәсәләрдә дәрес әйтүче галимнәр бик күп яшәгән. Алар арасында иң күренеклесе Мансур ахун икән, дип яза К.Насыйри.

    1670 елдан 1730 елларга кадәр яшәгән Мансур бине Габдеррахман бине Әнәс әл - Борындыкый 18нче гасыр галимнәре арасында иң танылганы була. Ул - галим, шагыйрь, дәреслекләр авторы, тәрҗемәче, тарихчы. Борындыкта, күп шәкертләр җыеп, зур мәдрәсә тотып, дәрес әйткән. Аңа "Мансур ахун", "Мансур хафиз", "Мансур әфәнде" дип зурлап эндәшкәннәр; "Гобәйдулла суфи" дигән әдәби кушаматы да булган. Мансур Борындыкый - гаярь табигатьле, гадел һәм туры сүзле булуы белән танылган. Ул - нык иманлы имам булып, үз мәхәлләсе халкын көчләп чукындырудан саклап калган шәхес. Казан ханлыгы Россия хакимлегенә кертелгәннән соң, Бохарага барып гыйлем алучыларның иң беренчесе безнең авылдашыбыз Мансур Борындыкый булган.

    Мансур әл - Борындыкый бик күп дәреслекләр язган. Мәсәлән, аның фарсы телендә язган «Гавамил китабы» татар мәдрәсәләрендә күп еллар буе гарәп теле дәреслеге буларак кулланылган. Галимнең "Тәракыйбе Мансурия" китабы турында Ризаэтдин Фәхретдин дә югары фикердә булган: "Бу әсәр арабызда шулкадәр күп күренә ки, мондый зур күләмле бер китапның каләм илә язылып, бу кадәр күп таралуыннан әлеге шәхеснең шәкертләре вә шөһрәте дә аеруча зур булуы турында нәтиҗә ясарга мөмкин," - дип язган ул.

    Бохарада укып кайтканнан соң, башка муллаларның хаталарын күрсәтеп бирүе аркасында, Мансур Борындыкыйның дошманнары арткан. Нәтиҗәдә, нахак гаепләр тагып, аны төрмәгә утыртуга ирешкәннәр. Ләкин Мансур Борындыкыйның юлын шәкертләре һәм үз балалары дәвам иткән.

    Мансур Борындыкыйның нәселе тарихка бик күп күренекле кешеләрне биргән. Аларны ике тармакка бүлеп карарга мөмкин. Беренчесе - улы Хөсәен нәселе, икенчесе - улы Хәсән нәселе.

    Хөсәен нәселе

    Мансур Борындыкыйның оныгы Мөхәммәтҗан Хөсәенов 1756-1824 елларда яши. Ул Россия мөселманнарының беренче мөфтие итеп билгеләнә һәм шушы вазифада 50 елга якын идарә итә. Бу вакыт эчендә Россиянең өч патшасы алмашына, ә ул, шундый авыр заманда барлык җитәкчеләр белән дә уртак тел табып, ислам динен күтәрү юлларын эзли. Ул мөфти булып торганда, Апанай һәм Мәскәү мәчетләре, Ахун һәм Әмирхан мәдрәсәләре төзелә, Петербургта Коръән басыла. 1773 елда "Барча диннәргә мөнәсәбәттә түзеп торучанлык турында" дигән указ игълан ителә, 1792 елда җомганың мөселманнар өчен ял көне булуы турында указ чыга. Болар барысы да мөфти Мөхәммәтҗанның тырышлыгы нәтиҗәсендә була.

    Мөфти Мөхәммәтҗанның балалары арасында иң күренеклесе - кызы Фатыйма. Ул казах ханы Җиһангирга кияүгә чыга. 1826 елда Фатыйма ире Җиһангир белән Николай I нең тәхеткә утыру тантанасына бара, ә кайтканда 4 көнгә Казанга туктала һәм Карл Фуксның хатыны шагыйрә Александраны кунакка ала. Карл Фукс Фатыйманы русчасы "җырлап тора" торган ягымлы, күркәм кыз итеп сурәтли.

    Фатыйманың Чыңгыз фамилиясендәге дүрт улы һәм ике кызы була. Бер кызлары Зөләйха - татар морзалары Тәфкилевләр килене. Ә улы Гобәйдулла Чыңгызхан казах халкының иң беренче генералы буларак таныла, император киңәшчесе һәм элемтә министры булып тора.

    Хәсән нәселе

    Мансур Борындыкыйның улы Хәсән нәселе дә буыннар чылбырын өзмичә, бүген дә мәгариф өлкәсендә хезмәт итә.

    Мәсәлән, Гыйсмәтулла әл-Борындыкый - Сибириянең мәшһүр галиме. Ул 19 нчы гасырда Төмәнгә күчеп килә һәм җәдитчә укытыла торган мәдрәсәнең мөддәрисе булып эшли. Аның улы Ибраһим Бурундуков 1907 нче елда Төмән шәһәренең беренче имам-хатыйбы итеп билгеләнә. Ибраһим Бурундуков шагыйрь буларак та таныла. Аның "Мәрхүм Тукаевка" исемле бәете халык арасында бик популяр була.

    Ибраһим Бурундуковның кызы Халидә Бурундукова-Фәхретдинова озак еллар мәктәптә укытучы булып эшли. Нәселләренең Мансур

    26.09.14

    муллага барып тоташуын күрсәткән шәҗәрә дә Халидә апада саклана икән.

    Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: авылдашым Мансур Борындыкыйның балалары, кайда гына яшәсәләр дә, берничә гасыр дәвамында Борындыкый (яки Бурундуков) фамилиясен саклап калган һәм бабаларының эшен дәвам иткәнн. Бу - безнең өчен зур горурлык!

    Без мәшһүр галим, шагыйрь, дәреслекләр авторы, тәрҗемәче, тарихчы авылдашыбыз Мансур Борындыкый һәм аның нәселеннән чыккан күренекле кешеләр белән горурланабыз. Р.Фәхретдин: "Мәшһүрләрен оныткан халык сакланмас", - дигән. Мансур Борындыкыйны онытырга хакыбыз юк безнең.

    Мин элек-электән үк татар халкының тарихы белән кызыксынам. Укучыларымда да үз милләте, үз ватаны белән горурлану хисе тәрбияләргә тырышам. Ә ватанпәрвәрлек хисе, иң беренче чиратта, үзең туган авыл һәм аның күренекле кешеләре белән горурланудан башлана. Кызганыч, Тау ягының тарихы бик аз өйрәнелгән. Шуңа күрә мин еракта калган тарихны үзем өйрәнергә керештем. Шактый күп мәгълүматны күренекле галимнәребез Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани китапларыннан алсам, Риза Фәхретдиннең дүрт томнан торучы «Асар» китабы минем өчен чын хәзинә булды. Шушы китапларда тупланган муллалар исемлегеннән мин 17-18 гасырларда яшәгән күренекле авылдашыбыз - галим Мансур Борындыкыйны һәм аның нәселен эзләп таптым. Шул хакта язылган хезмәтне кыскартылган вариантта сезгә тәкъдим итәм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: