Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындык мәктәбе яңара

    «Кулларынннан гөл тама», дип кулы бар эшкә дә оста булган кешеләр турында әйтәләр. Борындык мәктәбен шәһәрдәгеләр дә көнләшерлек итеп ремонтлаган төзүчеләргә дә кагыла бу сүзләр. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән авылларның йөзе үзгәрә, чөнки ремонт өчен акча ул кабул иткән программалар буенча бирелә бит.

    1970 елда ук төзелеп, беркайчан да мондый күләмле ремонт күрмәгән мәктәпне бүген танырлык та түгел, анда искелекнең эзе дә калмаган. Белем йортының капкасын ачып керүгә, металл сайдинг белән тышланган яңа мәктәп каршы ала. Директор Рамил Гарәфиев белән бергә мәктәп эченә узабыз. Класс бүлмәләре, коридор көлеп тора!

    - Безнең мәктәп Татарстанда 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү программасы буенча яңартылды. Аның өчен республика бюджетыннан 11 миллион сум акча бүлеп бирелде. Авылыбызның балалар бакчасы да мәктәп эчендә урнашкан, ул да ремонтланды, төзелеш эшләре ике миллион сумга төште. Анда да ремонт төгәлләнде инде, - диде директор.

    1 сентябрь көнне укучылар үз мәктәпләрен танымаслар да инде. Тирә-юне матур рәшәткәләр белән тотып алынган. Идән-түшәмнәре, тәрәзәләре, җылылык системасы гына түгел, стенасына кадәр үзгәргән аның. Санузел бүлмәсе нинди шәп, укучыларга да, коллективка да салкыннарда урамга чыгып йөрисе булмый хәзер. Ә спортзал! Спорт яратучы бу мәктәп өчен менә дигән зур бүләк! Бадминтончылары Татарстанның җыелма командасында уйнаган мәктәп ич бу! Әле шушы араларда гына баскетбол сеткалары да куйганнар. Элек ремонт узучы мәктәпләргә килеп керүгә, борынга буяу исе килеп бәрелә иде. Ә монда өр-яңа җиһаз исе! Бер класста ике ир кешенең җиһаз җыюын күреп алдык. Рафаэль Ярхәмов белән Ирек Хуҗин дип таныштырдылар үзләре белән.

    - Безнең тормыш иптәшләребез укытучылар бит, мәктәпкә бергәләп булышабыз, - диде алар, елмаешып.

    - Укулар тәмамланса да, бөтен коллективыбыз белән мәктәптә әле без. Бүлмәләрне, мәктәп территориясен җыештырабыз, бакчага чәчәкләр утыртабыз, - дип сүзгә кушылды Рания Хуҗина.

    - Мәктәп бакчасында да эш җитәрлек. Укучылар практика уза. Яшелчәләр матур гына үсеп китте, - диде Минзилә Ярхәмова.

    Салкын кыш та куркытмас мәктәпне, әле бу атнада гына яңа котельныйга нигез сала башлаганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: