Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындык урамында бер йодрык булып тәгәрәп үскән Латыйфа оныклары

    Исән булса, быел Латыйфа дәү әнигә 125 яшь тулыр иде. Ул яратып йөздән артык оныгын һәм онык­чыгын сөяр, Борындык үзәннәренә какы, кузгалак җыярга алып төшеп китәр иде...

    Әнә, оныклары аның турында һәрбер истәлекне мәрҗән кебек тезеп сак­лый, матур бер хикәят итеп киләсе буынга сөйли.
    Латыйфа Нигъмәтҗанова Яшел Үзән районы Муллаиле авылының затлы нәсел кызы. 19 яшендә Борындыкта яшәүче Гарифуллага хатын булып килә ул. Борындык авылына беренче тапкыр аяк басканда Гарифулланың инде бер тапкыр өйләнгән булганын да, ике баласы булуын да белми шул әле. Чаршау артында килен төшкән хөрмәткә май чыжлый, нидер пешә, булышырга кергән күрше хатыннар чыш-пыш килә. Күптән түгел генә әниләрен югалту ачысыннан өзгәләнгән балаларга "хәзер әниегез кайта", дип аңлатып куя­лар. Латыйфа өйгә кереп бишмәтен элгечкә элеп куя, каяндыр әни дип тилмергән теге ике бала йөгереп чыгып, "Әни кайткан!" дип Латыйфага таба атылалар. Чаршау артындагы хатыннар балаларның юлларына аркылы төшеп, кире алып кереп китәләр китүен дә, әмма Латыйфа ул арада барысын да аңлап ала... Ә Гарифулла үзенең тормыш хәлен бераз соңрак аңлатырмын дип уйлаган була, күрәмсең. Яшь булса да, Латыйфа төпле кыз була. Бу хәлдән соң да ул, "әйдә, Гарифулла, утырып бер дога кылыйк та, аннан мин кайтыр юлга кузгалыр­мын, тормышны болай ялганнан башлап булмый," - ди. Киенеп ат чанасына таба атлый. Ул да булмый, артыннан теге ике бала йөгереп чыгып, "әни, безне калдырып китмә!" - дип аның аягына сарыла. Балаларны кочаклап елый да, язмышым шулдыр, дип йортта кала кыз. Балаларның берсенә биш яшь, икенчесе саусыз була. Озакламый Гарифулла белән Латыйфаның Мөнирә исемле кызлары дөньяга килә. Аннан дүрт малай: Галимҗан, Фәргать, Рәшит, Равил исемле дүрт малай туа. Күп балалы гаилә гомер буе дус-тату яши. Малайлар өйләнгәч, өй матчасына өч бишек элеп, өч киленнең бергә яшәгән чаклары да була әле. Аннан соң да Борындыкта бер йодрык булып яшиләр. Өйләре дә бер урамда бер-бер артлы урнашкан аларның. Вакыт су кебек ага. Ул арада 27 онык дөньяга килә. "Без мәктәптә укыганда һәр класс саен апабыз, абыебыз яки туганнан туганыбыз укый иде. Бер-беребезне яратып, ярдәмләшеп тату үстек," - дип искә ала ул чакларны Латыйфаның бер оныгы Чулпан Камалиева.
    Оныклар, киленнәр, уллар, туганнар... Боларның барысын да туплап торучы - зирәк Латыйфа дәү әни була инде. Киленнәр дә аңа елыша, ә ул акрын гына тормыш җаен җайлый, нәсел ныклыгын кайгырта. Алай гына да түгел, әле авылдашлары да төрле йомыш белән киләләр. Кемдер сәдака китерә, кемгәдер күз тигән... Үзе дини, үзе тормышчан була шул ул. Балаларны туган җиргә, табигатькә гашыйк итеп үстерә.
    Борындыкның гаҗәп әбисе турында бу матур истәлекләр "Латыйфа оныклары" дип аталган кичәдә сөйләнде. Анда икенче, өченче, дүртенче буын - 54 онык җыелган иде. Дәү әни турында һәркемнең үз хатирәсе, үз истәлеге бар.
    - Кешене соңгы юлга озатканда гына бөтен нәселе җыела. Ә без бу хакыйкатьне җимерергә булдык. Нигә соң әле Латыйфа дәү әнине онык­лар, безнең балалар бергә җыелып күңелле итеп искә алмаска?! - дип оныклар очрашуын башлап җибәрде Галимҗан улының кызы Рушания апа Лотфуллина. Аннан сүзне аның абыйсы, иң беренче онык Рөстәм абый Гарифуллин белән Мөнирә апаның кызы Фирая апа Каюмова алды.
    Бу очрашуда кулыма фотокамера алган килеш кенә булса да катнаша алуыма мин бик шат булдым. Һәркемнең күңеле иҗатка ачык: кемдер җырлый, кем шигырь язып килгән, барысы да оста итеп сөйли белә. Һәркемнең нык­лы, ишле нәсел вәкиле икәнлеге әллә каян күренеп тора!
    Ни өчен Гарифулла онык­лары дип түгел, ә Латыйфа оныклары дип аталды соң бу очрашу?
    - Сәбәбе гади, - дип аңлата оныклар. - Дәү әтие­без Гарифулланың гомере кыска була, ул бик иртә дөньядан китә. Без барыбыз да Латыйфа дәү әни итәгендә, дәү әни төзегән тормыш кануннары нигезендә бербөтен булып үскән балалар. Бу очрашуны оештыруыбызның төп сәбәбе: өченче һәм дүртенче буын балаларны очраштырып таныштыру. Киләчәктә алар да үзләренең кемлеген белеп, нәсел җебен барлап бер-берсенә терәк булып яшәсеннәр иде.
    Ә дүртенче буынга туры килгән нәни балалар янында, әнә, кечкенә генә Латыйфа исемле бер шук кыз уйнап йөри. Үскәч, ерак дәү әнисенең исемен йөртүче асыл кыз булачак ул, Алла боерса! Нәсел җебе шулай дәвам итә.
    Латыйфаның нигез килене Люция Нигъмәтҗанова истәлеге:
    Мин килен булып килгәндә Латыйфа әнкәйгә 71 яшь иде. Ул бик дини, биш вакыт намазын калдырмаган. Матур тавыш белән мөнәҗәтләр әйтә иде. Ул безгә балалар карап үстерергә дә булышты. Бишектә бала елый башласа, әнкәй барып өшкерә, шуннан бала яңадан тынычланып йоклап китә. Авыл халкының күбесе йорт сәдакасын да әнкәйгә китерә иде. Латыйфа әнкәй сабыр, акыллы хатын булды. Ирен дә ир итеп торган, балаларына да төпле тәрбия бирә. Урының, әлбәттә, җәннәттәдер синең, әнкәй. Оныкларың, оныкчыкларың да йөзгә кызыллык китермиләр. Рухың тыныч булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: