Борындыклар язгы ташуны шатланып каршы ала?

Борындык халкы язгы ташуны чиксез дулкынлану һәм зур әзерлек белән каршы ала. Зөя елгасында суның кискен күтәрелүе күзәтелмәсә дә, борындыклылар көтелмәгән хәлләргә әзер тора.
Олы юлдан узган машина йөртүчеләр әлеге авыл тирәсенә җәелгән суга игътибар итми калмагандыр. Баксаң, урамнарга, бәрәңге бакчаларына су керүе - Борындык өчен гадәти хәл икән. Иң мөһиме - өйләргә кермәве, зыян салмавы. Авыл урамыннан үтеп, танышым, клуб мөдире Ләлә Ярхәмовалар капкасын ачтым. Хуҗаларның тавышы ачык келәт ишегеннән яңгырый. Тормыш иптәше белән икмәк капчыкларын югарырак күтәреп урнаштырулары икән.
- Суның авылга кермәвен беләбез, тик, сакланганны саклармын, дигәнме әле? Без язгы ташуны шулай әзерлек белән каршыларга күнеккән инде. Зөядә бүген-иртәгә боз китәчәк дип көтәбез, әллә ни куркыныч тудырмас кебек, - дип, аңлатуны кирәк дип тапты Ләлә апа.
- Ничек инде куркыныч тудырмый, юл буйларына су җәелгән бит! - дим, аптырап.
Ләлә апа, елмаеп, дәвам итте:
- Борындык өчен мондый гына су пүчтәк лә ул! 1979 елдагыгы, менә ичмасам, су басу иде! Чормага менеп, коймак пешереп ашавыбыз мин - урта класс баласының күңелендә күңелле бер хатирә булып саклана. Дөресен әйткәндә, язгы ташуга шат кына без. Бер елны, исемдә, ул бөтенләй булмады. "Иии, быел ташу да юк, нинди яз инде бу - ташусыз-нисез?!" - дип йөрүчеләр байтак иде. Ташуга әзерләнү, аны көтеп алу - авылдагыларның бер традициясе ул, беләсегез килсә! Иң мөһиме - елгада боз вакытлы китсен дә, зур су Зөя ярлары буйлар үз юлы белән агып китсен, - диде ул.
Бүген су басу куркынычы янаган урыннарда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин булып кайтты. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең күчмә утырышы да шунда билгеләнгән иде.
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.6000
-
21 февраль 2019 - 08:432018 елда Казан Кремлен 3 миллионга якын турист килеп караган Татарстанга килгән туристлар арасында бигрәк тә Болгар музей-тыюлыгы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге популярлык казанган.4800
-
19 февраль 2019 - 16:11ТР Президенты программасы буенча беренче балалар лагерьларын 2019 ел җәенә ремонтлаячаклар Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт ясау буенча дәүләт программасы Рөстәм Миңнехановның шәхси инициативасы белән тормышка ашырыла.7900
-
19 февраль 2019 - 08:40Казанда WorldSkills-2019 илкүләм чемпионатында 1,6 мең кеше катнашачак Чемпионат ярышларының төп мәйданчыгы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге булачак.5800
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.27200
-
15 февраль 2019 - 14:19Кайбыч районында яшәүче тракторчы әбине телевизордан күрсәтәчәкләр "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалыннан күрсәтелүче «Туган җир» тапшыруының иҗат төркеме күптән түгел Борындык авылында эшләде.14300
-
15 февраль 2019 - 13:47Кайбычта Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуның 30 еллыгын билгеләп үттеләр Бүген район үзәк Мәдәният йортында Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуның 30 еллыгын билгеләп үттеләр.35600
-
15 февраль 2019 - 13:45Кайбыч медиклары киңәшмәгә җыелды Бу атнада районның медицина учреждениеләре 2018 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясап, агымдагы елга эш планын билгеләде. Медицина киңәшмәсе Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, рес¬публика клиник сырхау¬ханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Айрат Хәйруллов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров катнашында узды.18500
-
14 февраль 2019 - 08:442018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.13300
-
13 февраль 2019 - 15:47Дмитрий Песков Путин белән Миңнеханов мөнәсәбәтләрен бик ышанычлы булуын әйтте Россия Президенты матбугат секретаре дәүләт башлыгының төбәк җитәкчесенә шаярып кына кисәтү ясаганын аңлатты.22500
-
13 февраль 2019 - 15:37Олы Кайбычта яшәүче Русовлар өчен иң зур бәхет – балалары Аны һәркем үзенчә аңлый. Авыру кеше өчен ул – сәламәтлек, ярлыга – кесә тутырып байлык, ач кешегә – өстәл тулы ризык, баласызга – өй тулы бала-чага.36800
-
13 февраль 2019 - 14:14Олы Кайбычта вәгазь кичәсе үткәрелә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Зөлфәт хәзрәт Габдуллин 15 февральдә Олы Кайбыч мәчетендә халык белән очраша.15800
-
13 февраль 2019 - 12:54Казан Кремле: Путин сәфәре нәтиҗәләрен уңай бәялибез Татарстан «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча киң фикер алышкан беренче төбәк булды, дип билгеләп үтте Лилия Галимова.9200
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
20 февраль 2019 - 13:46Кайбыч районы башлыгы урынбасары цифрлы телевидениегә ничек итеп кушылырга мөмкин булуы турында сөйләдеКайбычта халык җыеннары тәмамланды. Аларның һәркайсында авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең район башлыгына, шулай ук, оешма, учреждение җитәкчеләренә дә сорау бирү мөмкинлеге бар иде. Халык җыеннарында күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү буенча районда чаралар планы төзелде. Кайбер җирлекләрдә барлык кайбычлылар өчен актуаль булган сораулар яңгырады. Әлеге рубрикада без бу сорауларга җаваплар һәм аңлатмалар бастырабыз.13400
-
20 февраль 2019 - 13:46Кайбыч районы башлыгы урынбасары цифрлы телевидениегә ничек итеп кушылырга мөмкин булуы турында сөйләде Кайбычта халык җыеннары тәмамланды. Аларның һәркайсында авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең район башлыгына, шулай ук, оешма, учреждение җитәкчеләренә дә сорау бирү мөмкинлеге бар иде. Халык җыеннарында күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итү буенча районда чаралар планы төзелде. Кайбер җирлекләрдә барлык кайбычлылар өчен актуаль булган сораулар яңгырады. Әлеге рубрикада без бу сорауларга җаваплар һәм аңлатмалар бастырабыз.13400
-
21 февраль 2019 - 14:35Рөстәм Миңнеханов: Путинның Юлламасында телгә алынган карарлар Татарстан өчен бик тә мөһим ТР Президенты Лаеш район Советының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиясендә чыгыш ясады.6000
-
21 февраль 2019 - 08:432018 елда Казан Кремлен 3 миллионга якын турист килеп караган Татарстанга килгән туристлар арасында бигрәк тә Болгар музей-тыюлыгы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге популярлык казанган.4800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика