Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындыклыларны кәрәзле элемтә баганалары борчый

    Борындык авыл җирлегендә узган хисап җыелышыннан авыл халкы белән сокланып кайттым: үзләрен борчыган мәсьәләләрнең берсен генә дә күтәрми калмады алар, кайберләрен хәтта икешәр-өчәр кат кабатладылар. Кая-кая, ә монда авыл җирлеге башлыгына чын мәгънәсендә халык алдында җавап тотарга туры килде.

    Баксаң, монда да халыкны борчыган проблемалар шул ук инде: ел дәвамында су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булгалый икән (кайсы авылда юк инде ул?), урам баганаларында утларны алыштырасы бар (һәр торак пунктта баручы эш), юллар юк (югыйсә, авылга кадәр дә бөтенләй асфальт булмаган җирлекләр дә бар инде), җир пайлары мәсьәләсендә аңлашылмаучанлык килеп чыккан, авыл тирәсендәге чүп-чар таулары арта бара (монысы замана бәласе), киләсе җәйдә көтүче таба алырлармы... Бер карасаң, хәл ителмәслек тә түгел болар, әмма барыбер ел саен баш калкыта торган сораулар. Өстәвенә, авырткан башка тимер тарак, дигәндәй, тагын бер замана шаукымы борындыклыларның йокысын качырган: имеш, кәрәзле телефон элемтәсе өчен куела торган вышкалар сәламәтлеккә зыян сала, кош-кортны да зарарлый икән. "Кешегә зыяны булса, күрәләтә авыл янына куймаслар иде лә", дип, бу фикергә каршы чыгучылар да булды.

    Йорт-җирне рәсмиләштерү буенча да фикерләр каршылыклы биредә. "Минем бабам колхозга кергәндә бар мал-мөлкәтен тапшырган бит, ә колхоз бетерелгәндә без бернисез чыктык. Җир крестьянныкы ла ул, ник мин аңа кәгазь ясатыйм - электән үк безнең нәселнеке ич!" дип, күкрәк кагучыларга Кайбыч район прокуроры урынбасары Василий Макаров аңлатуны кирәк тапты:
    - Закон таләбе шул: документың булмаса, үзеңнеке икәнлеген ничек раслыйсың? Үз җирең икән, димәк, аның налогын да син түләргә тиеш дигән сүз. Җир өчен түләми генә куллану законга каршы килә, - дип әйтеп караса да, авыл халкының фикерен үзгәртә алдымы икән?


    Бу як авылларда иминиятләштерү буенча да аңлашылмаучанлык килеп туган. Электән үк халыкка хезмәт күрсәткән компаниядән китеп, яңасына күчә башлаганнар. Иминият компаниясе җитәкчесе Рәмис Хәйретдинов сөйләгәннәрдән:
    - Бездә эшләүче бер агент, "бу компаниянең киләчәге өметсез, менә монысы әйбәт", дип, алдау юлы белән халыкны башка компаниягә күчергә өндәгән. Халык пошаманга калган, безгә ышанычлары калмаган, "яклаучысыз калдык, ничә ел түләп барган акчаларыбыз җилгә очкан икән...", дип уйлаганнар. Бәла аяк астында, алдагы көнне ни буласын кем белгән. Борындык авыл җирлегендә яз айларында су басулар да булгалый, иминиятләштерсәгез, зыян өчен акча алу мөмкинлеге бар. Үзебез район кешеләрен бәла вакытында ташлап калдырасы килми безнең...
    Хисап җыелышына нәтиҗәне, гадәттәгечә, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ясады.


    - Моң-зарларны шулай уртага салып сөйләшкәндә генә, мәсәләләр чишелә дә инде. Зарланудан баш чыкмый анысы, элеккегеләрдән сабак алмыйбыз, булганына шөкерана кылырга онытабыз. Искедә казынып ятсак, әллә кайчангы гаепләрне, үпкә-үчләрне истә тотсак, яшәүнең ни матурлыгы калыр соң? Киләчәгебез өметле бит, райондашлар. Әнә, узган ел авылыгызда клуб бинасы төзекләндерелде, әмма минем өчен аның эше бетмәде әле, җылылык системасын да алыштыру уе белән йөрим. Быел баганаларны да, урамны яктырту системасын да ясаячаклар. Республика бюджетыннан акча бирелсә дә, юллар төзекләндерү программасына сезнең җирлекне дә кертәчәкбез. Һәр авылга ярдәм итәсе килә: көтүен дә көтәсе, юллар да саласы, болын-күлләрен дә чистартасы... Бер көндә генә эшләнми болар, авыл җирлеге башлыгына да сезнең ярдәм, аңлавыгыз кирәк. Ил-көнгә кайгы килмәсен, калганын үз көчебез белән тырышырбыз!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: