Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындыкның яшисе килә

    Кайбер авылларда отчет җыелышларына халык бик ялындырып кына җыелса һәм килгәннәре дә авызына су капкан кебек утырып торса, Борындыкта исә нәкъ киресе - биредә буш урыннар бөтенләй юк иде диярлек. Авыл клубы кызган табаны хәтерләтте.

    Кагыйдә буларак, иң элек авыл башлыгы Рифат Гыймадиев авыл җирлеге территориясендә ел дәвамында башкарылган эшләргә хисап тотты. Шуларның иң зурлары - Шүширмә авылын тулысынча су белән тәэмин итүдер, мөгаен. Моннан тыш, Борындык клубында күләмле ремонт эшләре башкарылган, авылның бер урамына таш җәелгән.

    Халык, нигездә, терлек асрап көн күрә. Ике авылга 255 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 99 башы - сыерлар. 26 баш ат, 200гә якын вак терлек, 140 оя умарта бар. Терлек һәм умарта саны узган ике елдагы белән чагыштырганда арткан. Авылларның күбесендә көтүче булмау кыенлык тудырса, биредә 2010 елдан бирле ялланып эшләүче көтүчеләр бар. Халык әлеге көтүчеләрдән канәгать. Авыл башлыгы әйтеп узганча, терлеген көтүгә кумаучылар бар икән. Андыйларга терлеген авыл башына чыгарып бәйләүгә чик куелачак дип кисәтелде.

    Эшләгән кеше табыш та ала. Көненә 20-25, 45-50, хәтта 60ар литр сөт тапшыручы хуҗалыклар да бар. Авыл җирлеге буенча бер хуҗалыкка туры килгән уртача керем 35 612 сум тәшкил итә.

    Авылны төзекләндерү, чистарту буенча эшләр алып барыла. Гадәттә, анда бюджет оешмаларында эшләүчеләр һәм мәктәп укучылары катнаша. Җыелган чүп-чарны каты көнкүреш полигонына чыгару проблема тудыра. Урыннар булса да, аны халыктан җыеп, илтеп түгәргә транспорт юк.

    Ике авылга шактый зур мәйданнарны биләгән өч зират бар. Мәңгелек йортны чистартып карап тору бик саваплы булса да, халык бу эшкә барырга бик атлыгып тормый. Өмәгә һәрвакыт бер үк кешеләр чыга. Бу инде барлык авылларга да хас кимчелек. Авыл җирлегендә булып узган референдумда һәр сайлаучыдан 500әр сум күләмдә үзара салым җыярга карар кылган булганнар. Әлеге акчаны ике авылның зиратларын заманча материаллар белән әйләндереп алырга уйлыйлар. Акча калса, янгын сүндерү машинасына гараж төзергә ниятлиләр. Ә хәзергә аны сакларга җылы урын юк.

    Авыл башлыгының хисабын тыңлаганнан соң, бер-бер артлы сораулар яудыра башладылар. Ә сораулар күп һәм төрле иде. Юллар тиешенчә чистартылмый дип зарланучылар бар. Борындык уртасындагы күлне чистартырга дигән тәкъдим дә яңгырады. Бу мәсьәлә инде берничә ел рәттән күтәрелә икән. Мәктәпне су белән тәэмин итә торган башня иске. Аннан килгән су тиешле таләпләргә җавап бирми. Телевизор күрсәтми дип зарланучылар булды. Элеккеге балалар бакчасы бинасы ишелеп бара. Заманында гөрләп эшләп торган бу бинаның шулай әкрен генә юкка чыгып баруына халыкның җаны әрни. Гараж итеп үзгәртеп булмасмы дигән фикерләр дә яңгырады. Җыелыш озакка сузылса да, һәркем үзен борчыган сорауны бирергә өлгерде һәм җавабын да алды, минемчә.

    "Мондый җыелышларны яратам мин", - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, йомгак ясап. - Димәк, Борындыкның яшисе килә.

    Районыбыз капкасы саналган Борындыкны, чынан да, матур, күркәм итеп күрәсе килә. Очрашуда яңгыраган мәсьәләләр игътибарга алынмый калмас, сакаллы проблемалар да хәл ителер дип уйлыйм. Өстәвенә, быел биредәге мәктәптә зур ремонт эшләре көтелә. Спортның бадминтон төре буенча районыбызны бөтен республикага таныткан өчен, биредәге спортчыларга, аерым алганда укытучы-тренер Хәмзә Юнысовка район башлыгы бөтен халык алдында рәхмәт белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: