Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындыкта үткән “Авыл көне” турындагы матур язманы монда укый аласыз

    Борындык мәдәният йорты методисты Илсинә Хөснетдинова белән сөйләштек тә, "Авыл көне" уздырырга булдык. Үзебезчә программасын да төзедек, кайда уздырырга икәнлеген дә сөйләштек. Финанс ягына килеп төртелгәч, кайбер авылдашларыбызга мөрәҗәгать иттек. Яңалыкны бердәм яклап чыктылар. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итте. Авылдашларыбыз, "Ак Барс Кайбыч-1" җәмгыяте директоры Александр Тутаев ярдәме...

    Бәйрәмгә халык без көткәннән дә күбрәк җыелды. Читтә яшәүчеләр дә "Авыл көне"нә дип махсус кайткан. Авыл уртасында булгач, өлкән яшьтәге әби-бабайлар да, коляска этеп, яшь әниләр дә килгән иде. Авылыбыз бәйрәме салмак көй астында авылдашыбыз Илдар Шәмсетдиновның "Борындык" шигыре белән башланып китте. Аннары мәдәният йорты каршында оешкан "Настроение" бию төркеме кызлары биеде. Бәйрәмне Илсинә Хөснетдинова белән бергә алып бардык. Авылыбыз имам-хатыйбы Тәфкил Сафиуллин фатыйхасы белән башланып китте ул. Авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев авылдашларыбызны сәламләде, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Равил Бикмуллин авылыбыз тарихы белән таныштырды, мәгариф ветераны Әлфия Гыймадиева шушы бәйрәмгә махсус язган шигырен сөйләде. Җыр-бию, уеннар тынып тормады. Гөлфәния апа Габдуллина, Фәрит абый Мулюков, Илсөяр апа Сабитова гармун сыздырды.
    Авылыбызның хөрмәтле кешеләрен дә бүләкләдек. Бергә 55 ел гомер кичергән Нигъмәтуллин Җәүдәт абый һәм Рәхилә апаларны, 50 ел бергә яшәүче Мулюков Фәрит абый һәм Гөлфирә апаларны, авылыбызның иң өлкән хатын-кызы Нурзыя Гайфетдинованы, иң өлкән ир-аты Галимҗан Бикмуллинны, быел гаилә корган яшь парларны, 2016 елда туган сабыйларны котлап бүләкләр бирелде. Алар хөрмәтенә Талия апа Хәлиуллина, Ринат Нуруллин, Гөлнара Хәйруллина, Ландыш Нигъмәтуллина, Ризидә Галиәкбәрова, Энҗе Миңгалиевалар башкаруында җырлар яңгырады.
    Халык арасында кәлүш атыш, чүлмәк вату, гер күтәрү, аргы як белән бирге як арасында аркан тартыш уеннары гөрләп барды. Уеннарны Борындык төп белем бирү мәктәбе директоры Рамил Гарәфиев белән авылдашыбыз - Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов оештырды. Барысы да отышлы булган лотерея билетлары уйнатылды. Түләүсез ашханә дә эшләде. Мәдәният йорты хезмәткәре Рушания Насыйрова белән мәктәп пешекчесе Резедә Зәйнуллина халыкны пылау, коймак, кайнар чәй белән сыйлады, сәүдә хезмәте дә күрсәтелде. Ә балалар авылдаш егетләребез алып кайткан батутта уйнап рәхәтләнде.
    Бәйрәмнең беренче өлеше салют белән тәмамланды. Аннан соң яшьләр өчен дискотека оештырылды. Төнге сәгать 11гә кадәр мәйдан гөрләп торды. Әлеге чара авыл халкына бик ошады, рәхмәтләр әйттеләр, һәр елны август аеның беренче атнасын "Авыл көне" итеп билгеләп үтәргә тәкъдим керттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: