Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борындык кызлары - «Илһам” бәйгесе җиңүчеләре

Бүгенге көндә яшь язучыларга, шагыйрьләргә үзләрен табу һәм үстерү өчен республикабызда бик күп мөмкинлекләр бар – сәләтеңне һәм эшеңне күрсәтергә оялмаска гына кирәк. Мисал өчен, “Сәләт”кә нур булган йолдызлар”, “Глаголица”, “Үз юлым”, “Илһам” кебек бик күп бәйгеләр сәләтле балаларны үзенә җыя һәм иҗади яктан үстерә.

«Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар конкурсы турында без үзебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бикмуллина Миләүшә ападан белдек һәм әлеге бәйгенең “Проза” номинациясендә үз көчебезне сынап карарга булдык. Бу бәйге ТР Язучылар берлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан федераль университеты белән берлектә 2014 елдан бирле үткәрелә. Ул сәнгать белән кызыксынган, иҗатка гашыйк балаларны җыя. Әлеге бәйгедә укучылар дүрт номинациядә (проза, шигърият, драма, публицистика) һәм өч яшь категориясендә (5-7 сыйныфлар, 8-9 сыйныфлар, 10-11 сыйныфлар) көч сынаша. 
Быел “Илһам” бәйгесенә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 1624 эш килә. Шуларның иң яхшы дип табылган 600е икенче турга үтә. 
Безнең районнан дүрт бала Казанда шушы бәйгенең икенче турында катнашу бәхетенә иреште: Кошманнан Шәмсетдинова Камилә, Чәчкабтан Хөсәенова Илгизә һәм Борындыктан без – Айзилә белән Ләйсән Абдрахмановалар. Әлеге бәйге ничек үтәсен алдан белмичә, бернинди әзерлексез катнашырга туры килде. Иң авыры да, куркынычы да ярышның икенче өлеше булган икән. Сынау шундый: һәр бала берәм-берәм сәхнәгә чакырыла да, бөтен катнашучылар һәм жюри алдында аның әсәрне үзе язганмы-юкмы икәнлеге тикшерелә. Шулай итеп, без күп кенә сорауларга җавап бирдек; сәхнәдә басып торган килеш, иҗади бирем дә үтәргә туры килде. 
Мәсәлән, миңа, Айзиләгә, мизгел эчендә, хикәя уйлап чыгарырга кушылды. “Бер кечкенә балага көчек бүләк итәләр. Шуннан...” Менә шушы җөмләне дәвам итеп, кызыклы вакыйга уйлап табарга кирәк булды. 
Жюри әгъзалары бик таләпчән иде. Күп кенә укучылар җавап бирә алмыйча югалып та калдылар. Шуңа күрә, үзебезнең чыгыш ясау вакыты җиткәнче, эчкә шактый гына курку да үрмәләгән иде инде. Мәсәлән, мин, Ләйсән, үз хикәям хакында чыгыш ясаудан һәм сорауларга җавап бирүдән бигрәк укыт-учымның миңа булган ышанычын аклый алмам дип, бик борчылдым. Жюри безнең җаваплардан канәгать калды. 
25 апрель көнне икебезне дә бүләкләү тантанасына чакырдылар. Ул Казанның Идел буе спорт һәм туризм академиясендә узды. “Регистрация үткәрүче апа: “Сез Абдрахмановалармы? Котлыйм, молодцы, икегезнең дә беренче урын”, – дигәч, ни кичергәнебезне белсәгез! Чак кына егылып китмәдек, күзләребезгә яшьләр тулды. Бу бик сөенечле минутлар иде... 
Олы сәхнәгә чыгып, җиңүче дипломына ия булу чиксез зур бәхет булса, үзебезнең әсәрләребез басылган “Илһам” альманахы һәм ун мең сумлык сертификат белән бүләкләнү көтелмәгән шатлык иде. 
“Илһам” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Бөтенроссия Туган тел форумы кысаларында үтте. Шунда ук татар теле һәм әдәбиятыннан Ха-лык¬ара олимпиада җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, җырчы Фирдүс Тямаев, “Казан егетләре” төркеме дә җиңүчеләрне котларга килгән иде. 
Бу чарада без, укытучыбыз әйтмешли, ике куянның койрыгын бергә тоттык: Финлядиядән һәм Япониядән килеп, Халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулаган егетләрдән интервью алу бәхетенә дә ирештек. 
Дөресен генә әйткәндә, бу бик күңелле көн булды, без икеләтә бәхетле идек. Безне әлеге бәйгегә алып барган укытучыбыз Миләүшә апа Бикмуллинага, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас абый Хәмидуллинга, андагы белгеч Энҗе апа Гарифуллинага, жюри комиссиясенә, оештыру комитетына олы рәхмәте-безне белдерәбез. Иҗатыбызны шулай бәяләвегез, сәләтебезне күреп, күңелдә үз көчебезгә ышаныч уятканыгыз өчен, бик зур рәхмәт сезгә! 

Ләйсән һәм Айзилә 
АБДРАХМАНОВАЛАР, Борындык төп мәктәбенең 7 һәм 9 сыйныф укучылары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев