Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бәрәңгедән югары уңыш алырга теләүчеләргә нәрсәгә игътибар итәргә?

    Яз көннән-көн үз хокукларын яулый бара. Кырларда кар катламы күзгә күренеп кими. Озак та үтмәс, бөтенләй эреп бетеп, басуга чыгар чак җитәр. Шуңа күрә дә бүген бәрәңге турында сөйләшергә булдык. Чөнки икенче икмәк уңышы соңгы елларда бер дә мактанырлык түгел. Матур гына тишелеп үсеп чыккан бәрәңге сабаклары корый да китә....

    - Ямь-яшел булып үсеп утыручы бәрәңге сабакларының саргаеп коруы - фузариоз дигән авырудан. Аны гөмбәчекләр китереп чыгара. Фузариоз белән бәйле черек баштарак илнең көньяк, көньяк-көнчыгыш районнарында гына күзәтелсә, соңгы елларда Татарстанга килеп җитте. Бу чир тидеме, бәрәңгенең сабаклары корый башлый һәм үсемлек берничә көн эчендә һәлак була. Авыруның билгеләре бигрәк тә көн урталарында - кояш кыздырып торганда сизелә. Бу вакытта үсемлек дымны аеруча күп сарыф итә. Өстәге яфраклары агара һәм, көймә формасына кереп, бөгәрләнә. Озак та үтми, алар саргая һәм һәлак була. Сабагы туфрактан 10-12 сантиметр өстәрәк коңгырт төскә керә, ә инде дым күп булса, чери һәм элпә белән каплана. Аннан соң ул кибә.

    - Бу авыру үсеп утыручы бәрәңгегә генә куркынычмы яисә баз яисә нәүрәптәгесенәдәме?

    - Кышка саклаган чагында бәрәңгедә эчкә батып торган тонык соры таплар күренсә, фузариоз тигән дигән сүз. Тора-бара әлеге таплар астындагы тукыма кибә, һәм бәрәңгенең өслеге җыерчыклана, еш кына ак төстәге гөмбә матдәсе белән тулган урыннар барлыкка килә. Зарарланган урында ак һәм алсу төстәге споралы мендәрчекләр сизелеп тора. Черегән урыннан үзенчәлекле ис килә.

    - Фузариоз кайдан килеп чыга, анардан сакланып буламы?

    - Зарарланган үсемлек, бәрәңге калдыклары, туфрак - барысы да инфекция чыганагы булырга мөмкин. Авыру барлыкка килү өчен 23-25 градус эсселек оптималь температура санала. Туфракның әчелеге әллә ни зур роль уйнамый. Авыру бәрәңгегә тамыр системасы аша эләгә. Авырудан саклану чаралары, әлбәттә, бар. Моның өчен түбәндәге киңәшләрне тотарга кирәк.

    Ц Беренчедән, чәчү әйләнешен сакларга кирәк. Ул, гадәттә, 4-5 ел. Мөмкинлек булса, бәрәңгене яңа урында игәргә кирәк. Чиста туфракка зарарланган бүлбеләр утыртырга ярамый. Участок белән бергә чәчүлекне дә алмаштырырга кирәк.

    Ц Икенчедән, бәрәңгенең югары уңыш бирүче, авыруларга каршы торырга сәләтле сортларын сайларга тырышыгыз. Шуны да онытмаска кирәк: сортына бәйле рәвештә, теләсә-кайсы бәрәңгенең 3-4 елдан уңыш бирү сәләте кими.

    Ц Фузариоз эләгү куркынычы бәрәңге яралган вакытка туры килүдән саклану өчен, төрле вакытта өлгерә торган берничә сорт утыртыгыз. Киң таралган сортларга иртә өлгерүче - Ароза, Винета, Жуковский, Ред Скарлет, Удача, Риги, чагыштырмача иртә өлгерүчеләргә - Гала, Радонежский, уртача өлгерүчеләргә Ладожеский керә. Иртә өлгерүче сортларның өстенлеге шунда - иртә утырткан һәм барлык агротехник таләпләрне үтәгән очракта, югары уңыш җыеп алырга мөмкин.

    Ц Туфракның өске катламын тикшереп торырга. Ул 20 сантиметрга кадәр купшак булырга тиеш. Дым саклансын өчен, мүлчәләргә мөмкин.

    Ц Утыртыр алдыннан һәм саклауга куйганчы "Максим", "Фитоспорин" препаратлары белән эшкәртергә. Шулай ук "Циркон", "Силиплант", "Альбит" препаратлары, гумат һәм башкаларны кулланырга була. Вегетация чорында профилактика өчен "Ревус" препаратын сиптерергә киңәш ителә. Барлык эшләр үсемлек нык булсын өчен башкарыла. Нык үсемлек авыруга алай ук тиз бирешми.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: