Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бәрлебаш авылында яшәүче Гөлсинә һәм Илгизәр Рәхмәтуллиннар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булды

    Менә шушы данлы нәселнең тырыш хезмәтле, ихлас йөрәкле бер вәкиле, якты дөньяда сигез дистәдән артык еллык юл узып, инде үзе дә нәселнең көчле-куәтле тармагын барлыкка китергән Илгизәр ага хәзерге вакытта Бәрле буеның гүзәл почмагында, заманчалап салынган мәһабәт йортта гомерлек яры Гөлсинә апа, улы - Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт, килене...

    Бу гаиләне бәхетле кешеләр җәмгыяте дип атасак та буладыр. Илгизәр абый белән Гөлсинә апа өчен олыгайган көннәрендә уллары һәм киленнәре тәрбиясендә түр башында кадер-хөрмәт күреп яшәүдән дә олырак бәхет була аламы? Юк, билгеле. Ә инде Альберт белән Эльмира өчен эштән кайтып кергәндә әти-әнисенең сау-сәламәт булып, якты йөз белән каршы алуы нинди зур бәхет! Бәхетнең иң олысы, әлбәттә, Салават, Зилә һәм Сәйдәшкә тәтегән. Чөнки әби-бабай, әти-әни булган йортта әхлак кануннары өстенлек итә, балалар ояларында ук алар арасындагы үзара хөрмәт, ихтирам мөнәсәбәтләрен күреп, шул мисалда тәрбияләнеп үсәләр. Димәк, алар үзләре дә очкан чак­ларында шундый булачаклар.
    Сөю-сәгадәтле 58 ел
    Бер-бер артлы еллар уза тора. Нәни чагыннан ук буразна арасына кергән Илгизәр дә ир-егет булып өлгереп җитә. Башта Бәрлебашының татар ягында урнашкан башлангыч мәктәпне, аннары Кайбычка йөреп, җидееллыкны тәмамлагач, җиң сызганып колхоз хезмәтенә керешә. Сабый чагыннан ук атка мәхәббәт саклап үскән егет, атлы эшкә керә. Ул елларда сукалау, тырмалау, чәчү - барысы да ат белән башкарыла бит әле.
    Шул арада армиягә чакыру килеп төшә. Яшьтән чыныгып ныгыган егетне Балтыйк флотына җибәрәләр. Бил тиңентен Бәрле суында коенып үскән авыл малае өчен диңгезче булу - үзе бер дан, әлбәттә. Тик шунысы бар: туган нигезеңнән аерылу 5 елга сузылачак - ул заманда срок шундый. Бәхетенә, нәкъ шул тирәдә СССР оборона министры итеп данлык­лы полководец Г.К.Жуков билгеләнә, һәм ул флотта хезмәт итү вакытын 4 елга калдыра.
    Хәрби хезмәттән типсә тимер өзәрлек гайрәт туплап кайткан егет туган авылында «корыч айгыр»­лар иярли. Шөкер, армиядән ул тракторчы һөнәрен дә үзләштереп кайта. Бераз алгарак китеп әйтик, Илгизәр ага гомере буе эшен яратып башкарды, ДТ-74, КДП, МТЗ-80, Т-70 тракторларында эшләде, механизаторлар арасында барган ярышларда гел алдынгы булды, 1992 елда лаеклы ялга чыкканчы шушы хезмәтеннән аерылмады.
    ...Башлы-күзле булу, гаилә кору турында да еш уйландыра торган егерме бишенче яше якынлашып килә үзенең. Ә инде башкаена яр табу уе кергән егет ул елларда кая барырга тиеш? Аулак өйгә! Җырларда җырлаганча:
    Шунда яшьләр җыела,
    Шунда ярлар сөелә...
    Гөлсинәнең ягымлы нур сирпелеп торучы күзләрен аулак өйдә күреп ала Илгизәр. Аның серле карашын тойган саен йөрәгенең сулкылдап-сулкылдап куйганын сизә ул. Баксаң, кыз үзе дә әлеге озын буйлы, арысландай көчле-җитез, шул ук вакытта сөйкемле-итәгатьле егеткә битараф түгел икән. Көннәрнең берендә ике йөрәк арасында сузылган мәхәббәт җеп­ләре аларны бер-берсенә тартып китерә. 1958 елда Бәрлебашы авылында тагын бер яңа гаилә барлыкка килә.
    - Мин ул чакта Олы Кайбыч белән Кече Кайбыч арасында урнашкан яшелчә киптерү комбинатында эшли идем, - дип, кавышу көннәренең кайбер нечкәлекләре турында да сөйләде Гөлсинә апа. - Әлеге комбинат сельпо карамагында булып, без анда хәрби флот өчен бәрәңге, суган, кишер, чөгендер киптерә идек. Күбрәк бәрәңге әрчү эше эләкте, станциягә килгән вагоннардан яшелчә бушату да безнең өстә булды. Бәрлебашыннан килеп эшләп йөрүче дус кызларым гел үзләренә кунакка чакыралар иде, Илгизәрем белән язмыш безне шулай очраштырды...
    Гөлсинә өчен Бәрлебашы электән дә ят авыл түгел, аның әнисе Хәлимә нәкъ менә шушы авылның Мөҗениса Мөхетдин кызы (1881) һәм Гариф ага Хәсәновлар гаиләсендә туып үсә, буйга җиткәч, Иске Чәчкабка килен булып төшә. Хәбибулла атлы егет белән кавышып, ул 3 кыз, 4 ир бала таба. Җиде бөртекнең иң беренчесе - Гөлсинә, ул 1936 елда дөньяга килә, аннары Гарифулла, Рафис, Кәрибулла, Рәшит исемле энеләре, сеңелләре Фидания, Рушания туа.
    - Минем балачак сугыш елларына туры килде, - дип искә ала Гөлсинә апа сабый вакытларын. - Авыр булды. Шулай да Иске Чәчкаб көчле авыл иде. Бездә бәрәңге җирен кул белән казыган кеше булмады, ат белән сөрә идек, эшләгән кешеләргә икмәк тә бирелде. Дөрес, безнең гаиләдән бер әни генә эшләде, шуңа күрә әллә ни күп тими иде. Әтине «трудармия»гә алдылар. Кайвакыт әбигә дә бүләк итеп берәр пот он бирәләр иде. Әле ул чакта гаилә зур түгел, сыер да булгач, без инде кычытканга калмадык, сөт-катыктан аерылмадык...
    Әлбәттә, биредә Иске Чәчкабның чагыштырмача гына тернәклерәк булуы хакында сүз бара. Чынында исә, бу авыл халкы да сугыш елларының бөтен михнәтен, югалтуларын үз җилкәсендә кичерә. Гөлсинәнең нәселенә дә кара кайгылар китерә сугыш афәте. Мәсәлән, әнисе ягыннан бабасы Миңнегәрәй беренче Герман сугышында үлгән булса, аның ятимлектә, әбисе тәрбиясендә үскән Сәлимҗан атлы улы Бөек Ватан сугышы кырларында ятып кала. 1939 елда унтугызынчы елгылар армиягә алына. Гөлсинәнең әтисенең беренче хатыныннан туган Бибиҗамал апасының улы Нурхәмзә белән бергә китә хәрби хезмәткә Сәлимҗан. 1941 елның язында: «Әби, күп калмады, өч айдан күрешәбез!» - дигән хаты килә. Ләкин сугыш аның Бәрлебашына кайтыр юлын кисә. Сәлимҗан сугышта разведчик була, кордашы Нурхәмзәгә юллаган хатларыннан күренгәнчә, батыр­лыклары өчен берничә тапкыр бүләкләнә. Кыю татар егете сугыш кырында мәңгелеккә ятып кала.
    ...Безнең көннәрдә сабыйларның олылар белән иңгә-иң торып эшләвен күз алдына китерүе дә кыен. Ә менә сугыш чорының кырыс чынбарлыгы күпләрнең балачагын тартып ала. Курчак уйнар чагы да чыкмаган тугыз яшьлек Гөлсинәне дә аяп тормый сугыш.
    - Безнең колхозда яшелчә һәм тәмәке үстерәләр иде, - дип сөйләде ул. - Бер түтәлгә өч хатын-кыз утырта, без, кечкенәләр, алар артыннан су сибеп барабыз. Зурлар, эшләрен тәмамлап, кайтып китә, ә без кичен тагын бер кат сугарабыз. Кыярларга суны таңнан торып сибә идек...
    15-16 яшьләренә җиткәч, кыз атлар карый, ат җигеп салам да ташый, урак ура, ашлык китерүдә эшли, лобогрейка артыннан көлтә бәйли, кыскасы, авыл хуҗалыгының җелекләрне суыра торган авыр хезмәтен башкара яшүсмер. Әле бит кичләрен өйдәге маллар өчен үлән дә җыярга кирәк, колхоздан бер уч салам да алып булмый торган вакытлар... Ә аннары, инде беләсез, яшелчә киптерү комбинаты, шунда эшләп йөргән елларда Илгизәр белән кавышу мәлләре.
    - Өйләнгәндә, мин аңа әллә ниләр вәгъдә итмәдем, - дип искә ала ул чакларны Илгизәр ага. - Ризалыгын сораганда турысын әйттем: «Ун балалы йортка киләсең, шуның кадәр халык белән бергә яшәргә көч тапсаң, әйдә, өйләнешик», - дидем. Гөлсинә ризалашты.
    Бу хакта сүз чыккач, Гөлсинә апа ирексездән көлеп үк җибәрде. Аның күзләре озак еллар бергә гомер иткән тормыш юлдашына якын итеп, сөеп карыйлар иде. Гомумән, бу ике кеше арасында нечкә күңел белән генә тоемлап була торган мәхәббәт җылысының әле бүгенгә кадәр сүрелмичә, саф-садә булып калуы сокландыра.
    - Без дус кызларым белән җыелышып утырган чакларда, әни: «Әй, кызлар, күп балалы гаиләгә бармагыз, ялгызрак кешене эзләгез», - дия торган иде. Әни сүзенә карап торылмаган инде, мәхәббәт үзенекен иткән. Аннары мин килен булып төшкәндә, бу йорттагы балалар таралыша башлаган иде бит инде: Искәндәр абый ФЗУда, каенсеңлем Сәкинә кияүдә иде. Беркадәр вакыттан Нәзирә, укуын бетереп, Кошманга медсестра булып эшкә китте. Мөнирә сәүдә институтын тәмамлап, Казанда эшли башлады. Шулай да гаиләне бик бәләкәй дип тә булмый иде: Флүрә ул елларда Буада шәфкать туташына укып йөрде, Гүзәл - өченчедә, Гөлсем икенчедә укый, Гөлнур биш яшендә, Илдар бөтенләй бәләкәй иде, ул ике елдан гына беренче класска керде.
    Варислар
    Гаиләләрендә үрнәк, эшләрендә бөтен районда алдынгы булып гомер итә Гөлсинә һәм Илгизәр. Тик уртак тормышларының беренче елларында, күз тиюдәнме, бәхетләре бераз кителеп куя: көтеп алынган беренче балаларының туып ике атна үтүгә үк гомере киселә. Икенчесе дә лейкоз авыруыннан биш яшендә дөнья куя. Аны савыктыру өчен ниләр генә эшләп карамый ата-ана, Мәскәү профессорларына кадәр барып җитәләр. Шунда медицина галиме Гөлсинәгә: «Бисмиллаларыңны укып эчер, файдасы тими калмас», - дип, үзе уйлап тапкан яңа препарат тәкъдим итә. Тик инде тәнендә авыру которынган баланы ул да коткарып кала алмый.
    Ниһаять, 1962 елда Гөлсинәнең баласын җуйган аккоштай боеккан күңеленә яшәртү көче биреп, кызлары Талия дөньяга килә. Аннары бу гаиләгә бер-бер артлы өч ир-егет - Рәхмәтулла бабаларының фамилиясен дәвам иттерүчеләр өстәлә: Айрат, Азат, Альберт исемле уллары туа.
    Гомер дигәнең сизелмичә дә үтә икән ул, - дип куйды Гөлсинә апа, балалары хакында сүз чыккач. Шулай диярлек тә шул, баксаң, кыз-уллары үзләре дә олыгаеп киләләр бит. - Илгизәрем тракторда эшләде, мин дә колхоз эшендә булдым, пенсиягә чыкканчы 15 ел сыер саудым. Балалар бик булышты инде, өй эшләрен үз өсләренә алдылар, рәхмәт аларга. Каенанам белән 36 ел, каенатам белән 24 ел бергә тордык, әрләшкән, ачуланышкан чагыбыз булмады, Аллаһыга шөкер...
    Илгизәр ага белән Гөлсинә апаның тагын бер шөкер итәрлек бәхетләре бар: балаларының барысы да диярлек туган авылларында төпләнеп калган. Әнә төпчекләре Альберт та бөтен Бәрле буена ямь биреп торучы йортын Казангамы, башка шәһәр тирәсенәме салып куя алыр иде. Әмма ул аны үзе туып үскән нигезгә - Һибәтулла, Рәхмәтулла бабаларының нигезенә төзеп куйган. Бу турыда сорагач, Илгизәр ага болай диде:

    - Һәрбер эшнең җае бар, энем! Мин бәләкәй чакларыннан ук аларны авылда калдыру политикасын алып бардым - авыл җиренә кирәкле һөнәрләр белән кызыксындырып үстердем. Укытучылар кирәк авылга, зоотехниклар, автомеханиклар. Талия­ләре, Морза Бәрлебашы егете Әмир Гарифуллин белән гаилә кора, хәзер Бәрлебашы мәктәбендә укыта. Айратлары «Ак Барс Кайбыч» җәмгыятенең Ябалак бүлеге управляющие. Азатлары Яшел Үзәндә яши. Ә төпчекләренә Альбертка - ата-ананы тәрбияләү, туган нигезен саклау-ныгыту вазифасы йөкләнгән. Киленнәрнең өчесен дә тигез күреп яраталар. Нәселеңне куәтләндерү өчен Аллаһы Тәгаләдән бирелгән зур бүләк бит ул килен кеше!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: