Бәрлебашы мәктәбе укытучысы комсомолга керү турындагы хатирәләре белән уртаклаша
Үзенең мәктәп елларын кем генә сагынмый икән? Беренче класста сине Октябрь бәйрәмендә октябрятка кабул итәләр. Горурлык белән Ленин бабай сурәте төшерелгән йолдыз формасында значок таккач, бер башка үсеп киткән кебек буласың. Октябрятның үз кагыйдәләре, үз законнары. Үтәмичә генә кара!
Синең тәртибеңә, укуыңа пионерлар контроль ясап кына тора. Өченче класста 22 апрель – Ленин бабайның туган көнендә пионерга кабул итәләр. Муенына кызыл галстук таккан, түшенә пионер значогы кадаган балалар бу оешмада яши башлый. Пионерга керер өчен күп белергә, герой пионерлар тормышы белән таныш булырга, законнарыннан чыкмас¬ка, кыскасы, пионер сүзенең мәгънәсенә тугры калып, гел алда барырга тиеш буласын. Нинди генә эш башкарылмый пионер булгач: макулатура, тимер- томыр җыю да, өлкәннәргә булышу, фермаларга ярдәм итәргә йөрү дә.... Саный китсәң, озын исемлек килеп чыгар иде. Бу эшләр укуыңа хилафлык китерергә тиеш түгел. Аларны үтәп, син пионердан да югарырак оешма – комсомолга керергә әзерләнәсең.
Унынчы класста 29 октябрь – Комсомол туган көнендә зур комиссия алдында комсомолга кабул итәләр. Кабул итәләр дигәнең гади генә яңгырый. Комсомол булу – бик зур дәрәҗә. Моның өчен тагын да күп өйрәнергә, комсомол Уставын, алты орденын, аларны кайчан, ни өчен бирелгәнен белергә тиешсең. Аңа керү теләге көчле булганга, барысын да өйрәнәсең. Менә син комсомол! Кулыңда кызыл тышлы комсомол билеты, күкрәктә Ленин бабай сурәтләнгән значок! Бер генә көн такмыйча мәктәпкә килеп кара син! Әле аның сафына кабул итмәскә дә мөмкиннәр. Кабул ителмәсәң, яңадан Устав өйрәнәсең, тиешле сорауларга җавап эзлисең. Әзер булгач, тагын махсус комиссия алдында җавап тотасың.
ВЛКСМ дип аталган әлеге оешма күңелгә аеруча якын булып кереп урнаша. Көч-куәт ташып торган яшь чак. “Комсомолга ни өчен керәсең?” – дигән сорауга “Коммунизм төзүгә үз өлешеңне кертү өчен!” – дип җавап биргәнен комсомол булган һәр кеше хәтерлидер. Менә шул коммунизм¬ны төзергә әй тырыштык. Коммунизмда нинди тормыш күзаллануын белмәгәнбез дә, югыйсә. Комсомол булу – күп юллар ачык дигән сүз дә әле ул. Оештыру сәләте, тәртип, уку алдынгысы булу –болар барысы да комсомол булган кешегә хас сыйфатлар. Бүгенге сәясәтчеләр, депутатларның бөтенесе дә диярлек кичәге комсомоллар. Шушы яшьләр оешмасы системасында кем күбрәк эшләп кала алган –бүген ул карьера баскычыннан югарырак үрмәли.
ВЛКСМ әгъзасы булган чаклар минем хәтеремдә системага салынган тәрбия үрнәге буларак саклана. Сугыш чоры балалары тормыш юлларын шул вакыйга белән безгә үрнәк итеп куйсалар, без, комсомол чоры балалары, шуның белән бәхетлебез.
Мин үзем комсомол сафларына Олы Кайбыч мәктәбендә укыганда кердем. Полиция хезмәткәре Александр Куликов үзе хәтерләмәсә дә, аның сорау¬лар бирүе, Устав соравы бүгенгедәй истә. Мәктәпнең комсомол секретаре булып Фәнзилә Җәләлиева (хәзер Вахитова – “Сандугач” балалар бакчасы мөдире), ул киткәч, Гөлнара Гыйниятуллина (хәзер Сафиуллина – район сырхауханәсе баш табибы) эшләделәр. 29 октябрьдә комсомол оешуны район мәдәният йортында үткәрәләр иде. Зур бәйрәм көне булып истә калган ул. Класс белән макулатура җыюлар, мәктәптә дуңгыз караган өчен Мәскәүгә юллама отулар, класс җитәкчебез Чулпан Камалиеваны Апас районына комсомол секретаре итеп җибәрмәс өчен көрәшүләр комсомол булуның истәлеге булып кына калды. Менә шулай патриотизм, эш сөючәнлек, тырышлык, үҗәтлелек тәрбияләгән ВЛКСМ оешмасы. Безнең буын бүген дә, кулга комсомол билеты тотып, “Мин комсомол!” дип чын күңелдән горурланып әйтә. Чөнки аңа юл йөрәк аша салынган.
Исламия МУСИНА,
Бәрлебашы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев