Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бәрлебашындагы заманча күпфункцияле үзәкнең ачылу тантанасыннан репортаж

    Бәрлебашы авылы халкының күптәнге хыялы чынга ашты: бу авылда да күпфункцияле үзәк ачылды. Бер түбә астында хәзер мәдәният йорты, китапханә, почта элемтәсе бүлеге эшләячәк.

    Йөз урынга исәпләнгән яңа үзәкне ачу тантанасына авылның олысы-кечесе, яше-карты гына түгел, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр, район үзәгеннән дә җитәкчеләр, мәдәният хезмәткәрләре килгән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авылдашларын әлеге зур вакыйга белән кайнар котлады:
    -Бөтен уңайлыклары булган күпфункция­ле үзәк районда "Авыл клублары" программасы буенча төзелгән бишенче үзәк булып санала, - диде ул. - Авылны шушы программага керткән өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Республикада мондый программалар эшләмәсә, шундый матур бинаны төзи алмаган булыр идек. Төзүчеләргә тирән рәхмәтемне белдерәм. Безнең җирлектә күпмилләтле халык яши. Бу үзәк милли дуслыкны тагын да ныгытучы мәдәни учакка әйләнсен иде.
    Район башлыгы шушы үзәкне сафка бастырган төзелеш оешмасы җитәкчесе Фәнис Хәйруллинга, прораб Рөстәм Сөнгатуллинга һәм Бәрлебашында мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше өчен хәзер китапханәче булып эшләячәк Галина Кротовога Рәхмәт хатларын тапшырды.
    Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та Бәрлебашы авылы халкының шатлыгын уртак­лашырга кайткан иде.
    - Без әлеге үзәкне тулысынча карап чыктык һәм матурлыгына сокландык. Ул озак еллар буена халкыбызга хезмәт итсен иде. Безнең әби-бабайлар бер-берсе белән аулак өйләрдә аралашкан, вәгъдәләр бирешкән, чөнки ул вакытларда клуб булмаган. Бу үзәк тә яшьләрне берләштерүче мәдәни урынга әйләнсен иде, - диде ул. - Хәзер күп җирләрдә яшьләр шәһәргә китү җаен карый, без моңа бик борчылабыз. Авыл яшәсен өчен алга таба да барысы да эшләнер: юллар да, мәдәният йортлары да төзелер, мәктәпләр дә төзекләндерелер, хезмәт хаклары да күтәрелер. Мәктәп, клуб, эш урыннары булу - авылны яшәтүче зур көч ул. Без барысын да булдырабыз, Татарстан өчен бер команда булып эшлибез.
    Фәнис Хәйруллин күпфункцияле үзәктә методист булып эшли башлаячак Гүзәл Өметбаевага символик ачкыч тапшырды. Рес­публика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең оештыру-аналитика, методик эш бүлеге мөдире Рита Дедюлева әлеге үзәкнең матди-техник базасын ныгыту өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды. "Бу үзәк балалар, яшьләр, урта һәм өлкән буын кешеләренең ял итү урынына әйләнсен, монда төрле кичәләр узсын", - дигән теләген белдерде ул.
    Авыл кибетчесе Фәридә Рәхмәтуллина үзенең рәхмәт сүзләрен шигъри юлларга салган, туган авылын гына түгел, бөтен районны шулай кайгыртканы өчен Альберт Илгизәровичка рәхмәтен җиткерде. Берлинга кадәр барып җиткән Бөек Ватан сугышы ветераны, зенитчы Евдокия Вакатованың да теләкләре изге: бүгенге тыныч тормышның кадерләрен белеп, туган җиребездә бәхетле булып яшәргә язсын. 78 яшьлек Тукай Әскәров та туган авылының күзгә карап үзгәрүенә, юллар салынуына, модульле фельдшер-­акушерлык пунк­ты ачылуына шат.
    Җирлектә Илгиз Борһанов, Фирнат Өметбаев кебек оста җырчылар бар, район үзәгеннән килгән мәдәният хезмәткәрләре белән алар да сәхнә тотты.
    Бу көнне Бәрлебашында авылның иң үрнәк гаиләсе -58 ел бергә яшәүче Гөлсинә апа белән Илгизәр абый Рәхмәтуллиннарга Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан махсус чыгарылган бәйрәм бүләге - медаль дә тапшырдылар. ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина әлеге затлы гаиләнең тормыш юлы турында сөйләде. Оныклары Зиләнең дәү әни белән дәү әтисе хөрмәтенә башкарган җыры иң зур бүләк булды аларга. Сәхнәгә балалары, оныклары, кияү-киленнәре күтәрелде, кадерлеләрен чәчәкләргә күмделәр. Олы кызлары Талия Гарифуллина, алар безне үзләре кебек үк ярдәмчел булырга, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтте, хезмәт белән тәрбияләде, диде. Әлеге гаиләнең мәхәббәт тарихы белән сез газетабызның бүгенге санында журналист Нәсим Акмал язмасы аша таныша аласыз. Аннан соң сәхнәгә "Ана" (Гаилә) капиталына сертификат алу өчен Чулпан һәм Рафис Әфлиевларны чакырдылар. Алар икесе дә ветеринария хезмәткәрләре. Район башлыгы тәбрикләгәннән соң, баш ветеринария врачы Илсур Зиядиев та бүләген тапшырды аларга. Бу көнне 25 ел бергә яшәүче Людмила һәм Сергей Аниннар, энҗе туйларын билгеләп үткән Рузания һәм Фирдүс Ярхәмовлар, Татьяна һәм Евгений Ерамасовлар, тормыш юлыннан 55 ел бергә атлаучы Александра һәм Алексей Матрениннарны да бүләкләделәр. Районда балалар күбрәк тусын, яшьләр авылда калсын өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар хәзер, үрнәк гаиләләр тормышыбызны бизи. Мондый фикерләр күп яңгырады тантана барышында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: