Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бәрлебашыннан Эльмира Рәхмәтуллина - “ТАТМЕДИА” конкурсы җиңүчесе

    Кайбычлылар «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте үткәргән "Подписка өчен телевизор" конкурсында актив катнаша. Исегезгә төшерәбез, узган ел районыбыз мәктәпләрендә белем бирүче дүрт укытучы - Бәрлебашыннан Исламия Мусина һәм Эльмира Рәхмәтуллина, Кошманнан Розалия Садриева, Хуҗа Хәсәннән Резеда Матвеева әлеге конкурста җиңү яулаган иде.

    Традицион конкурста бу юлы йөз илледән артык кеше катнашты. 18 апрельдән 20 июльгә кадәр «ТАТМЕДИА»ның «Подписка өчен телевизор!» акциясендә катнашу өчен гаризалар кабул ителде. Конкурсның төп шарты - анда катнашучы агымдагы елның икенче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА"ның кимендә өч бас­масына язылырга тиеш. Татарстанның 38 районыннан гына түгел, хәтта Башкортостан Республикасыннан һәм илебезнең башка регионнарыннан да 161 кеше бәхетен сынап карарга булган. Бүләк отарга теләүчеләрнең күбесе - Арча, Саба, Әгерҗе районнарыннан һәм Казаннан. Акциядә катнашучы подписчиклар арасында 12 комплект "Кукмара" савыт-сабасы, өч цифрлы фотоаппарат һәм төп приз - телевизор уйнатылды. Савыт-саба комплектына ия булган 12 җиңүче арасында безнең районнан Бәрлебаш мәктәбе укытучысы Эльмира Рәхмәтуллина да бар. Моннан тыш, һәр районда «ТАТМЕДИА» бас­маларына иң күп суммага язылучы да ачыкланды. Эльмира Рәшитовна әлеге номинациядә дә җиңүгә иреште һәм «ТАТМЕДИА»ның махсус бүләгенә лаек булды. Шулай итеп, бәхет кабат Бәрлебаш мәктәбе укытучысына елмайды. Җиңүчегә бүләкләрне Кайбыч районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә район газетасы редакторы Луиза Сөнгатуллина тапшырды.
    - Хәреф таный башлаганнан бүгенге көнгәчә газета-журналлардан аерылганым юк, - диде Эльмира Рәхмәтуллина. - Мәктәптә укыган елларда "Ялкын", "Яшь ленинчы" басмаларын яратып укыдым. Дәресләргә әзерләнгәндә күп кенә мәгь­лүматны әлеге газета һәм журналдан таба идем. Үзем дә, яшь хәбәрче буларак, аларга язмалар жибәрдем. Бүгенге көндә бу журналларны балаларыбыз көтеп ала. Гаиләбездә өч буын вәкиле яшәгәч, вакытлы матбугатка күпләп язылабыз, бергәләп укыйбыз. Өлкәннәрнең үз газеталары булса, укытучы буларак, үзем "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналларына бик теләп язылам. "Кайбыч таңнары"н укып, районыбыз тормышы белән танышабыз. Киләчәктә дә газета-журналлардан аерылмабыз дип ышанам.
    Хөрмәтле газета укучылар! «ТАТМЕДИА» басмаларына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә. Акцио­нерлык җәмгыяте газета-журналлары ярдәмендә вакыйгалардан хәбәрдар булыгыз һәм бүләкләр уйнатуда катнашыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: