Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бәрлебашыннан сугыш ветераны Җиңүне Германиядә каршы алган

    Хатын-кызның яшен сорамыйлар дисәләр дә, Бәрлебашында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Евдокия Вакатова аны беркайчан да яшерми.

    Чөнки һәр яшәгән көнен Ходайдан бирелгән зур бүләк итеп кабул итә. Фронт кырында, әллә исән калам, әллә үләм, дип йөргән көннәре аз булмаган аның. Сугыш елларын зенитчы булып узган якташыбызга 8 Мартта 96 яшь тулды. Сугыш һәм хатын-кыз сүзләрен бер-берсенә һич кенә дә якын куеп булмый. Әмма, илебез азатлыгын якларга китүчеләр арасында гүзәл затлар да күп булган.
    Еллар узса да, әле дә матурлыгыгын югалтмаган Евдокия Ивановнаны туган көне белән котларга, гадәттәгечә, чәчәкләр, бүләкләр күтәреп, иртәдән үк авылдашы, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде.
    – Сугышының үзәгендә кайнап, Җиңүне якынайтуга зур көч куйгансыз, – диде ул. – 9 Майга санаулы гына көннәр калып бара, аны да бергәләп каршы алырга язсын. Күкрәгегезне орден-медальләр бизи. Бүген менә чираттагысын – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медален тапшырам.
    Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйз¬зә¬¬туллина, ветеранны кайгыртып тору өчен районнан билгеләнгән куратор – сан¬эпидстанция җитәкчесе Наталья Решеткина да  җылы теләкләрен җиткерде.
     – Тормыш безнең буынны төрле яклап сынады: ачлыгын да, ялангачлыгын да күрдек, – диде Евдокия Вакатова. – Сугышчан юлым Иске Чәчкаб авылы янында окоп казудан башланып китте. Яланаякка чабата киеп, кышкы салкыннарга кадәр окоп казыдык, тамагыбыз ачлы-туклы булды. Бер көнне әни эштән елап каршы алды: «Кызым, сиңа армиягә повестка килгән!» Аңымны югалтып егылганмын. Абыйларым  Яков белән Тимофейны да сугышка алганнар иде. Яков фронт кырында һәлак булды. Кайбычка хәрби комиссариатка кадәр әни озата барды. Әти авыру иде, урын өстендә генә ятты.
    Бу 1943 ел була. Евдокия кебек унтугызы әле генә тулган 11 кызны хәрби комиссариаттан Казанга, аннан Киевка озаталар. Украина башкаласына кадәр барып җитә алмыйлар, чөнки анда көчле сугышлар бара.Илебезнең төрле почмакларыннан җыелган яшь кызларны зенитчы-пулеметчылар курсларында зенит җайланмалары, карабин, пулемет, автоматтан атарга өйрәтәләр. Аларга хәрби заводлар, юллар, шәһәрләрне фашистларның һава һөҗүменнән саклау бурычы куела. Өйрәнүләрдән соң, Белоруссия фронтының 41 нче зенитчы-пулеметчылар полкына җибәрәләр. Әлеге полк составында Берлинга кадәр барып җитә.Җиңүне дә шунда каршы ала. Бәрлебашына 1945 елның августында кайта.
    – Поезд туган илгә ыргыла. Анда зур хәрефләр белән «Ватаным, җиңүчеләрне каршы ал! Без Берлиннан кайтабыз!» дигән сүзләр язылган иде, – ди ветеран.
    Чибәр кызга күрше егете Павел Вакатов гашыйк була. Ул да, Евдокия Ивановна кебек, Белоруссия фронтында катнашкан, әмма икесе ике якта. Фронтовиклар гаиләсе тормышның кадерен белеп яши. Балалары булмый. Урын өстендә яткан каенансы Евдокия Тихоновнаны 19 ел буена карый. Ире дә күптән вафат инде.
    Ялгызы гына яшәүче әбине социаль хезмәткәр, күршесе Татьяна Аннина карый.
    Ветеран үзен котларга килүчеләрне рәхмәт сүзләре белән озатып калды.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: