Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бөтенроссия күләмендә авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды

    Өегезгә "Росстат" дип язылган зәңгәр жилет, кепка-козырек кигән, иңендә шулай ук "Росстат" сүзле сумкасы, кулында планшеты булган кеше килеп керсә, бер дә аптырап калмагыз. Димәк, сезгә исәпкә алучы килгән. Бүгеннән Бөтенроссия күләмендә авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды һәм ул 15 августка кадәр дәвам итәчәк.

    - Авыл хуҗалыгында исәпкә алуның төп максаты - аграр тармакның бүгенге халәте турында рәсми статистик мәгълүматлар алу. Бу мәгълүматлар алга таба авылга ярдәм итү өчен яңа төр дәүләт программалары кабул итү, кече һәм урта бизнесны үстерү, авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга кагылышлы карарларга нигез булып торачак, - диде статистика бүлегенең белгеч-эксперты, безнең районда әлеге кампанияне үткәрү өчен җаваплы итеп билгеләнгән Фәрдия Җамалетдинова. - Авыл хуҗалыгында исәпкә алу соңгы тапкыр 2006 елда үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәсендә авылларны үстерүгә юнәлдерелгән 23 дәүләт программасы кабул ителде.
    Исәп алу буенча уполномоченный Лилия Закирова әйтеп узганча, безнең районда исәпкә алыначак алты авыл хуҗалыгы оешмасы, 22 крестьян-фермерлык хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәрләр, ике микропредприятие, бер ярдәмче авыл хуҗалыгы предприятиесе, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир участоклары булган 6219 кеше исәпләнә. Исәпкә алучыларга шәхси хуҗалыкларны, эшмәкәрләрне, крестьян-фермер хуҗалыкларын йөреп чыгу бурычы куела. Алар сездә ничә баш терлек асралуы, кош-корт, бакча исәбе, анда нәрсәләр үсүе турында сораштырачак.
    Исәп алуны алдан махсус оештырылган укуларда белем алган үзебезнең районда яшәүчеләр үткәрә. Авыл халкы барысын да белә һәм ышана. Аларның күпчелеге авыл җирлекләре секретарьлары, араларында ике китапханәче дә бар. Авыл хуҗалыгында исәп алуны үткәрүче 14 кеше 19 июньнән эшкә кереште инде. Үзләренә беркетелгән участокларда 24-30 июнь аралыгында кайбер йортларда якынча йөреп чыктылар.
    - Миңа Олы Кайбыч авылы беркетелде. Үзәк урамында яшәүчеләрнең барысының да йортларында булдым, исәп алуның асылын аңлаткан хатлар бирдем. Күбесе исәп алучыларга җавап бирергә әзер, Бөтенроссия күләмендә авыл хуҗалыгы исәбен алу башлануы турында хәбәрдар. Араларында салым түләттерү өчен эшләнә бу дип уйлаучылар да бар. Әмма бу алай түгел, бланкларда бернинди дә исем-фамилия күрсәтелми. Без аларга исәп алуның максаты турында кат-кат аңлатабыз, - диде китапханәче булып эшләүче Эльмира Хәялиева.
    Эльмираның исәп алу буенча тәҗрибәсе бар инде. Ул 2010 елда үткәрелгән халык санын исәпкә алуда да катнашкан. Фәрдия Җамалетдинованың бу яктан тәҗрибәсе тагын да зуррак: 2006 елда авыл хуҗалыгын исәпкә алуда да ул районда җаваплы кеше булган.
    Безнең районда ике инструкторлык, 14 исәпкә алу участогы оештырылган. Инструкторлык учас­токлары Олы Кайбычтагы район Советы бинасында урнашкан. Беренче учас­токта документларны Эльвира Камалиева, ә икенчесендә Колаңгыдан Илсөяр Сибгатуллина кабул итә.
    - Исәпкә алучыларның барысы да мәгълүматларны планшетка кертә. Һәм аларны ике көн саен безгә тапшыралар. Ә исәп алучылар көн саен үзләренә беркетелгән участокларда йөри, һәр көнне кич үз инструкторларына шалтыратып, көннең ничек узуы турында хәбәр бирәләр, - диде Эльвира Камалиева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: